МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район,д.Мешабаш,Г.Тукая улица, 21. |
| Телефон: | 88436246753 |
| E-Mail: | Dsadmeshabash.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-"Мешабашский детский сад" Тюльпан" |
| Руководитель: | Маликова Залия Ренатовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 17 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Безнең ишегалдында 26.10.2013

"Мияу - мияу", - ди песи,
Гел йоклап кына ятмый.
Йорт - кураны, келәтне
Күсе - тычканнан саклый,
Эт ишегалдында көн - төн
Ул кизүдә, ул - сакта
"Һау - һау" дип өреп куя,
Шыгырдап алса капка.
-
Корбан бәйрәме 17.10.2013

Бәйрәмнәр кешеләрнең тормышында мөһим бер вакыйга булып тора. Ислам динендә дини бәйрәмнәр бик күп. Шуларның иң олысы Корбан гаетедер. Безнең Мишабаш "Тюльпан" балалар бакчасында да Корбан гаете бәйрәме үткәрелде. Балаларга вәгазь, динебезне олылаучы сүрәләр сөйләргә Гафиятова Надия апаны кунакка чакырдык. Ул балаларга бик тә кирәкле булган әдәп кагыйдәләрен, Бөек Коръән китабы турында сөйләде. Корбан гаете , балигъ булган балаларга намаз укырга кирәклеге турында тәфсилләп аңлатты. Надия апа һәрбер балага үзенең күчтәнәчләрен өләште. Без бакча коллективы, балалар исеменнән Надия апага бик зур рәхмәтләр җиткердек.
-
Иҗади эшчәнлек/Аппликация "Көз күчтәнәчләре" 02.10.2013

Көзге табын - бай табын,
Кыяр, карбыз һәм кавын
Телем - телем теленгән,
Өем - өем өелгән.
Алмалары ал төсле,
Балкып торган таң төсле.
Капсаң эри авызда,
Һәр кисәге бал төсле.
-
Кабак бәйрәме 28.09.2013

Быел да районыбызда кабак бәйрәме гөрләп узды. Бу бәйрәм дә безнең бакчабызда бик теләп катнашты. Бәйрәмдә хезмәткәрләр һәм әти - әниләр көче белән ясалган бик күп төрле әкият геройлары, чәчәкләр, вазалар һәм тәм - томнар бар иде.
-
Марафон - 2013 21.09.2013

“Хәрәкәттә – бәрәкәт “ диләр, балалар белән көзге йөгерү марафонында катнаштык һәм катнашкан һәрбер балага истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Алтын көз 20.09.2013

Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде
Сап - сары яфраклар
Җиргә сибелде.
-
Спорт - сәламәтлек атналыгы 10.09.2013

Чыныкканны корыч белән
Дөрес тиңлиләр.
"Таза тәндә - таза рух " - дип ,
Дөрес сөйлиләр.
-
Экология елын дәвам итеп. 07.09.2013

Табигатебезне яшеллеккә күмү максатыннан уен мәйданчыгына агач үсентеләре утырттык. Саф һавага чыккан саен без аларны күзәтеп, тәрбияләп торабыз.
-
Күргәзмә 2013 23.08.2013

Безнең "Тюльпан” балалар бакчасында 2012 – 2013 уку елында район мәгариф бүлегенең август конференциясендә күргәзмә – материаллар әзерләү буенча III урынга лаек булды. Бакчада эшләүче һәр хезмәткәр бу эштә үзенең барлык хезмәтен,тырышлыгын һәм сәләтен күрсәтте.Мин бакча мөдире буларак аларга чиксез рзхмәтемне белдерәм, эшләрендә һәм гаиләләрендә зур уңышлар телим. Безнең коллектив һәрчак дус һәм тату. Бакча тормышында нинди генә эшләр башкарылмасын барысынада уртак тырышлык куела. Киләсе уку елында да бердәм дус коллектив булып эшләргә язсын.Барыгызгада уңышлар телим!
-
Универсиада 2013 24.05.2013

Универсиада тиздән,
Була безнең Казанда.
Нык көчлеләр, сәламәтләр,
Катнашалар ,ди, анда...








