МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район,д.Мешабаш,Г.Тукая улица, 21. |
| Телефон: | 88436246753 |
| E-Mail: | Dsadmeshabash.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-"Мешабашский детский сад" Тюльпан" |
| Руководитель: | Маликова Залия Ренатовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 17 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Мәчеткә бардык. 10.07.2015

Рамазан ае иң саваплы ай. Бүген без балалар белән мәчеткә килдек. Безне анда мөләем йөзле, дин сабакларын тырышып өйрәнүче Алинә апалары каршы алды. Ул балаларга кыска һәм үтемле итеп Рамазан ае турында сөйләде. Мөселманнарча исәнләшергә өйрәтте. Мәчет белән таныштырды. Изге коръән китабын пакъ күңел, пакъ тән белән генә укырга яраганлыгы турында аңлатты.
-
Тәҗрибә уздырдык. 09.07.2015

Нидер уйлап табу һәр баланың уенда була. Балалар тәрбияче апалары белән бергәләп су, ком, һава белән тәҗрибәләр уздырдылар."Бата батмый", "Нәрсә авырырак", "Суның төсен үзгәртү" дигән уеннар уйнадылар.
-
Җәйге кул эшләре -2015. 04.07.2015

-
Әкияти мәйданчык. 04.07.2015

Балаларда әйләнә - тирәдәге матурлыкка кызыксыну уятуны максат итеп, җәйге мәйданчыгыбызны төрле кул эшләре белән бизәргә булдык. Тырышлыгыбыз бушка китмәде. Әкияти, гүзәл мәйданчык барлыкка килде. Ата-аналарның да өлеше бар бу матурлыкта. Балалар бакчасы тормышына битараф булмаган әти- әниләребезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Җәйге кул эшләре -2015. 04.07.2015

Аю килгән урманнан,
Кемдер аны чакырган.
Бакчадагы балаларга ,
Бер тәпән бал китергән.
-
Җәйге кул эшләре -2015 04.07.2015

Куян йомшак куян
Безгә кунакка килгән.
Анын койрыгы кыска
Колагы җиргә тигән.
-
Җәйге кул эшләре -2015. 04.07.2015

Сазлыктагы бакалар !!!!
-
Җәйге кул эшләре -2015. 03.07.2015

Ул өстенә җәй дә, кыш та
Энәле күлмәк кия.
Шулай да аны әнисе
“Йомшагым” диеп сөя.
-
Тылсымлы куллар. 02.07.2015

Кулдан эшләнгән әйберләр гомер-гомергә затлы саналган.Хәзерге вакытта кул эшләре белән кызыксынучылар көннән - көн арта бара. Бүген без балаларга әби - бабаларыбызның гореф гадәтләрен киләчәк буынга тапшыру ниятеннән, кул эшләре остасы Гөлсәхрә әбигә кунакка килдек. Ул аларга үзенең бәйләгән, чиккән кул эшләрен күрсәтте. Һәр эшләнмәдә күз нуры, күңел матурлыгы, куллар җылысы саклануы турында тәсфилләп сөйләде.Балалар канәгать калды.
-
Урманга сәяхәт. 27.06.2015

Саф һавалы урманга, табигатьнең иң гүзәл җиренә сәяхәткә киттек. Без урманда кошлар сайравын тыңладык, җиләк җыйдык. Дару үләннәрен танырга өйрәндек.








