Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | Korsabash.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 54 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99
-
Котлыйбыз!!! 26.12.2012

Безнең мәктәбебезнең 3 сыйныф укучысы Хайруллин Сәйдәш янгын куркынычсызлыгы буенча конкурсның "Аппликация" номинациясендә башлангыч сыйныфлар арасында 2 нче урынга лаек булды. Ә 6 сыйныф укучысы Магсумова Алсу "Поделка" номинациясендә 1 нче урынны яулады
Аларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Яңадан яңа уңышлар телибез!!!
-
Тарихтан семинар 21.12.2012

21.12.2012 көнне мәктәптә тарих укытучыларының район семинары үтте. Семинарда I категорияле укытучы Юсупова Райлә Ильгизовна 7 нче класста тарихтан “Иван IV чорында Россия” темасына ачык дәрес һәм “Тарих битләренә сәяхәт” дип исемләнгән ачык класстан тыш чара уздырды.
Семинар түгәрәк өстәл артында сөйләшү белән дәвам итте. Методик берләшмә җитәкчесе Әгъләмҗанов Р.К. җитәкчелегендә укытучылар алда торган мөһим бурычлар, бердәм дәүләт имтиханнары, дәүләт аккредитациясе мәсьәләләре турында сөйләштеләр
-
Ачык ишекләр көне 20.12.2012

Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныфлада дәрестән тыш эшчәнлек буенча әти-әниләргә "Ачык ишекләр көне" үткәрелде.
-
Котлыйбыз!!! 12.12.2012

Тарихтан район олимпиадасында беренче урын алган 7 сыйныф укучысы Юсупова Ризәләне , җәмгыять белеменнән беренче урын алган 7 сыйныф укучысы Юсупова Ризәләне, икенче урын алган 9 сыйныф укучысы Шаймурзин Илнарны котлыйбыз! (Укытучы Юсупова Райлә Илгизовна)
Химия фәненнән район олимпиадасында икенче урын алган 11 сыйныф укучысы Саляхиева Алинәне, өченче урын алган 8 сыйныф укучысы Магсумов Зөлфәтне котлыйбыз! (Укытучы Саляхиева Әнисә Котдусовна) -
Инвалидлар декадасы 11.12.2012

Инвалидлар декадасы кысаларында 10 декабрь көнне районда шашка ярышлары булып узды.
-
Олимпиада 10.12.2012

Физика фәненнән район олимпиадасында өченче урын алган 9 сыйныф укучысы Шаймурзин Илнарны котлыйбыз! (Укытучысы Юсупов Зөфәр Закирович)
МХКдан район олимпиадасында икенче урын алган 11 сыйныф укучысы Нафикова Гөлнараны, өченче урын алган 10 сыйныф укучысы Галимуллин Инсафны котлыйбыз! (Укытучылары Юсупова Райлә Илгизовна, Аскарова Зөлфия Рашатовна)Физкультура фәненнән район олимпиадасында өченче урынны алган Саляхиева Алинәне котлыйбы! (Укытучысы Нагимов Мөдәрис Зиннурович)
-
Молодцы! 08.12.2012

Янгын куркынычсызлыгы буенча район конкурсында катнашып безнең мәктәп укучылары: Хәйруллин Сәйдәш(3 сыйныф) II нче урынга һәм Магсумова Алсу (6 сыйныф) I нче урынга лаек булдылар. Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз!!! 07.12.2012

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәйруллина Гөлфия Гаптелислам кызы 4-5 нче декабрь көнне Республика күләмендә уздырылган фәнни – практик семинарда профориентация буенча үзенең методик эшкәртмәсен яклап чыгыш ясады һәм призлы IIIнче урынга лаек булды.
-
Антикоррупция атналыгы 05.12.2012

3 нче декабрьдән 7 декабрьгә кадәр мәктәп күләмендә "Коррупциягә каршы көрәш" атналыгы башланды.
-
Географиядән олимпиада нәтиҗәсе 03.12.2012

География фәненнән район олимпиадасында 1 урынны алган 7нче сыйныф укучысы Магсумова Гулираны котлыйбыз! (укытучысы Саляхиев А.Ф.)
Аңа алдагы укуында уңышлар телибез!




