Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | Korsabash.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 54 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Лагерьның унтугызынчы көне 20.06.2017

Лагерьның унтугызынче көнендә иң оста балык тотучыны ачыкладык. Ә төшке аштан соң, балалар “Алтын балык” аппликацияләр конкурсында актив катнаштылар. Көн күңелле үтте.
-
Лагерьның унсигезенче көне 19.06.2017

Лагерьның унсигезенче көнендә авылыбызның экологиясе турында сөйләштек, викторина үтте, укучылар “Туган авылым табигате” темасына рәсемнәр ясадылар. Көнгә йомгак ясалды, актив укучылар бүләкләнде.
-
Лагерьның унҗиденче көне 18.06.2017

Лагерьның унҗиденче көне иртәнге оештыру эшләре белән башланды. Иртәнге аш ашагач, укучылар Курсабаш мәдиният йорты хезмәктәрләре белән очраштылар, экологик темага видеоролик карадылар, туган җиргә, туган илгә багышланган шигырь конкурсы да үтте. Төшке аштан соң, без экологик акциягә чыктык.
-
Лагерьның уналтынчы көне 17.06.2017

Лагерьның уналтынче көне чишмәләргә багышланды. Иртәнге аштан соң, укучылар белән авылыбыздагы чишмәләр буйлап сәяхәт иттек, тирә-якларын җыештырдык, чүптән арындырдык. Аннан кайткач, “Безнең чишмәләр” темасына рәсем конкурсы оештырылды. . Шулай ук “Наркотикларсыз тормыш айлыгы” кысаларында укучылар ике отрядка бүленеп пионербол уйнадылар. “Алые паруса” отряды җиңүче булды.
-
Лагерьның унбишенче көне 16.06.2017

Лагерьның унбишенче көне Экология атналыгын башлап җибәрде. Укучылар “Туган ягым экологиясе” нә фоторепортаж ясадылар. “Матурлыкны саклыйк” чәчәкләр панносы ясадылар. Төшке аштан соң, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Лагерьның ундүртенче көне 15.06.2017

Бүгенге көн, көндәгечә, оештыру эшләреннән башланып китте. Иртәнге аштан соң, укучылар белән Югары Утар балалар йортының зоопаркына сәяхәт иттек. Анда төрле-төрле җәнлекләр, кош-кыртлар белән таныштык. Кайткач, укучылар белән зоопаркта күргән һәм башка хайваннар белән якынанырак танышу максатыннан, видеофрагментлар карадык. Укучыларга “җәнлекләр дөняьсында” бик ошады.
-
Лагерьның унөченче көне 14.06.2017

Лагерьның унөченче көнендә укучылар Икшермәгә бардылар.Авиатренажерлар, техник иҗат мәйданчыгы белән таныштылар. Балалар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Аннан кайткач, саф һавада уеннар уйнадылар.
-
Лагерьның уникенче көне 13.06.2017

Лагерьның уникенче көнендә укучылар Россия көнен билгеләп үттеләр: Түбән Утар клубына сәяхәт иттеләр, анда концерт програмасында катнаштылар. Төшке аштан соң, балалар Россия көненә карата рәсемнәр ясадылар. Шулай ук “Наркотикларсыз тормыш айлыгы” кысаларында “Яшьләр сәламәт яшәү рәвешен сайлый” рәсем конкурсында актив катнаштылар. Көн файдалы үтте.
-
Лагерьның унберенче көне 11.06.2017

Лагерьның унберенче көнендә укучылар Курсабаш авылы мәчетенә экскурсия ясадылар. Авылыбызның мулласы белән әңгәмә оештырылды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Мәчет янында булган уен мәйданчыгында уеннар уйнадылар. Төшке аш ашап, ял итеп алгач, укучылар саф һавада хәрәкәтле уеннар белән көнне йомгакладылар.
-
Лагерьның унынчы көне 10.06.2017

Лагерьның унынчы көне, көндәгечә,иртәнге оештыру эшләре белән башланып китте. Иртәнге аш..... “Китапханәләр безгә нигә кирәк?”дигән укучылар белән әңгәмә булды. Шулай ук авылыбыз китапханәсенә барып укучылар китаплар алдылар. Әлеге экскурсиядән соң, “Иң, иң.....” интеллектуаль уенында укучылар үзләре арасыннан иң-иңнәрен сайладылар, һәм укучылар арасында шашка-шахмат ярышлары оештырылды. Төшке аштан соң, төрле милли хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көнгә йомгак ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде.




