МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | с.Кильдебяк, ул.Школьная 22 |
Телефон: | +7(843)-624-55-25 |
E-Mail: | kildebeksaba@yandex.ru, Skil.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кильдебякская СОШ" |
Руководитель: | Мавлитов Нияз Миннахматович |
Год основания учреждения: | 1968 |
У нас учатся: | 127 учеников, из них иностранных граждан 8 |
У нас учат: | 22 |
МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
23.12.2017
Кичә мәктәбебездә районыбыз мәктәпләре арасында мини футбол буенча зона ярышлары узды. Егетләребез беренче урынга чыкты, кызларыбыз 3 нче урынны яулады. Алга таба да укучыларыбызга зур уңышлар телибез.
-
22.12.2017
Мәктәбебез Яңа ел бәйрәмнәренә әзер. Укучыларыбыз, укытучыларыбыз классларны, коридорларны, мәктәп ишегалдын бизәүгә зур өлеш кертте. Әти-әниләребез белән бергә бик матур кар сыннары ясадык. Ир-ат укытучыларыбыз мәктәпнең гирляндалар белән бизәлешен үз өсләренә алды. Кич белән яраткан мәктәбебез бик матур утлар бәйләме эчендә утыра. Яңа елга газеталар чыгардык. Матур концерт номерларыбыз да эзер.
Хуш киләсең, Яңа ел!!!
-
21.12.2017
Мәктәбебездә бадминтон тугәрәге эшли. Бу түгәрәкне ГабдуллаТукай исемендәге Арча педагогия колледженың Физик культура бүлеген тәмамлаган Шамсутдинова Илзия Илфатовна җитәкли. Яшь, энергияле , күп кенә мәртәбәле ярышлар җиңүчесе ул. Укучыларыбыз бу түгәрәккә бик яратып йөриләр. Тренерлары таләпчән булса да, түгәрәккә йөрүчеләр Илзия Илфатовнаны хөрмәт итәләр. Укучыларыбызга һәм җитәкчеләренә зур уңышлар телибез.
-
Яңа ел кучтәнәче 20.12.2017
Ерактан суык яклардан,
Боз чанага утырып,
Бәйрәмгә килде кыш бабай.Күчтәнәчләр тутырып.
Безгә Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел кунакка килде. "Иртәрәк эле",- дисезме? Нәкъ вакыты. Һәр класска кереп күчтәнәчләр өләшеп йорде алар безгә. Иии, күңелле булды да соң. Рәхмәт аларга. Чыршы бәйрәменә дә килергә сүз бирделәр.
10 нчы сыйныф укучыларыбыз менә шундый матур бәйрәм оештырды.
-
Родительское собрание 14.12.2017
Завтра состоится Республиканское родительское собрание.
-
Алтын башмак 12.12.2017
Бүген Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы балалар иҗат үзәге” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясе «Алтын башмак» («Золотой каблучок») район бию конкурсы үткәрде. Безнең "Сәйлән" бию түгәрәгенә йөрүчеләребез дә бу конкурста катнашты. Бәйгегә сюжетлы бию әзерлисе иде. Безнең укучылар "Атлар чаба" дип аталган бию белән чыгыш ясадылар һәм 3 нче урынга лаек булдылар. Афәрин!
-
Ватаныбыз батырлары көне 10.12.2017
9 нчы декабрьдә мәктәбебездә бердәм рәвештә "Ватаныбыз батырлары көнен" билгеләп үттек. Авыл китапханәчесе Ләйсән апалары 6 нчы сыйныф укучыларына герой пионерлар һәм районыбызның Бөек Ватан сугышы каһарманнары турында сөйләде. Тарих укытучыбыз сигезенчеләргә ерак тарихларда батыр булган Ватан уллары турында искәртте. Һәр класс җитәкчесе укучыларыбызга геройларыбыз турында мәгълүматлар ирештерде. Мондый чаралар укучыларыбызда ватанпәрвәрлек , батырларыбыз белән горурлану хисләре уята.
-
Читательская грамотность 09.12.2017
Обучающиеся 7 класса в рамках оценки читательской грамотности и проектно - иследовательской деятельности в течение двух недель провели ряд небольших исследований. 4 группы подготовили и оформили отчетные материалы. 9 декабря 2017 года в школе состоялось обсуждение образа будущего "Прекрасное далеко" затем проголосавали за лучшую работу и заполнили лист самооценки.
-
Бәйрәм якынлаша 07.12.2017
Менә декабрьгә дә аяк бастык. Тиздән Яңа ел бәйрәме килеп җитә. Шул уңайдан укучыларыбыз бәйрәмгә әзерлекне башлап җибәрделәр: стенгазета чыгарырга , концерт номерлары әзерләргә, рәсем һәм сувенирлар конкурсында катнашырга , яңа ел җырларын кабатларга, кар сыннары ясарга, мәктәпне бизәргә кирәк. Шул вакытта укуны да онытырга ярамый. Олимпиадаларга, контроль эшләргә дә әзерлекне дәвам итәбез.
-
Знание – ответственность – здоровье 02.12.2017
1 декабря 2017 г. в нашей школе для обучающихся 10-11 классов прошел Всероссийский открытый урок «День единых действий " по информированию детей и молодежи против ВИЧ/СПИДа «Знание – ответственность – здоровье» в рамках Всероссийской акции «Стоп ВИЧ/СПИД», приуроченный к всемирному дню борьбы со СПИДом.