МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | с.Кильдебяк, ул.Школьная 22 |
Телефон: | +7(843)-624-55-25 |
E-Mail: | kildebeksaba@yandex.ru, Skil.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кильдебякская СОШ" |
Руководитель: | Мавлитов Нияз Миннахматович |
Год основания учреждения: | 1968 |
У нас учатся: | 127 учеников, из них иностранных граждан 8 |
У нас учат: | 22 |
МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Күңелле ял итәбез 29.11.2017
Кичә, ягъни 28 нче ноябрь көнне, бездә әниләр көне уңаеннан җырлы-биюле, уенлы бәйге узды . Бәйгедә 5-8 нче сыйныф укучыларыбызның әниләре катнашты. Безнең әниләребез бик тапкыр, җитез, уңган, җырга-биюгә бик оста булып чыктылар. Командаларга берләшеп, һәр бәйгедә актив катнаштылар, төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Укучыларыбыз үзләренең иң матур җыр-биюләрен башкарды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Зал тулы әти-әниләр, килгән кунаклар безне алкышларга күмде.
-
Иң газиз кешем 25.11.2017
Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр.
Эниләр бәйрәме уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар узды. Әниләргә багышлап язылган шигырь конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләребезнең әсәрләре район конкурсына җибәрелде. Бу шигырьләре белән безне дә таныштырдылар. Радио узелдан мәктәбебездә эшләүче барлык әниләрне бәйрәм белән котлап чыгышлар ясадылар. Укучыларыбыз әниләренә бүләкләр дә әзерләделәр.
Әниләребез сәламәт булсын, балаларыннан бары игелекләр генә күреп яшәсеннәр.
Озак яшә әнкәй җир йөзендә,
ИҢ КАДЕРЛЕ КЕШЕ СИН БЕЗГӘ!
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз 24.11.2017
Бүген бездә мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты "Кес-баскет" кысаларында район этабының баскетбол буенча финал ярышлары үтте. Иң көчлеләр очрашты. Шәмәрдән, Гимназия, Шиңар, Икшермә урта мәктәпләренең егетләр командалары җиңүчеләр исеме өчен көч сынашты. 1 нче урынга Шәмәрдән , 2 нче урынга Гимназия, 3 нче урынга Шиңар мәктәпләре лаек булды. Котлыйбыз!
-
Футбол түгәрәге 18.11.2017
Укучыларыбыз футбол түгәрәгенә яратып йөриләр. Җитәкчеләре дә яшь, энергияле ,тырыш егет - Мингазиев Марсель Радикович. Безнең чыгарылыш укучыбыз. Мәктәптә укыганда ук төрле спорт ярышларында катнашып, призлы урыннар яулаган егет. Бүгенге көндә Казан федераль университетының физик тәрбия һәм тормыш иминлеге бүлегенең 4 нче курс студенты.
-
Баскетбол 17.11.2017
Бүген мәктәбебездә мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты "Кес-баскет" кысаларында баскетбол буенча муниципаль этабының зона ярышлары узды. Безнең кызлар икенче урында. Молодцы! Алга таба да уңышлар телибез сезгә!
-
Республиканское родительское собрание 15.11.2017
17 ноября 2017 года с 12.00 до 13.30 часов состоится Республиканское родительское интернет-собрание .
-
Ел укытучысы - 2018 14.11.2017
Бүген мәктәбебез укучылары районыбыз мәктәпләренең спорт түгәрәге җитәкчеләре үткәргән мастер-классларда катнаштылар. Чөнки бүген бездә "Ел укытучысы - 2018" кысаларында спорт түгәрәге җитәкчеләре арасында бу конкурсның район этабы узды. Бу конкурста өстәмә белем бирү педагогларыннан Нагимов Мударис Зиннурович (Корсабаш мәктәбе), Зарипова Гульнара Хамитовна (Завод Нырты мәктәбе), Фазылов Ильнур Ильсурович (Явлаштау мәктәбе), Ибрагимов Рамиль Зуфарович (Мичән мәктәбе) катнашты. Алар бадминтон, баскетбол, футбол спорт төрләре буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Безнең укучыларыбызга бу үзләренең осталыкларын арттыру өчен тагын бер мөмкинлек булды.
-
13.11.2017
11 нче ноябрьдә мәктәбебезнең ОБЖ укытучысы Халимов Идеал Гаптелхамитович 11 сыйныф укучылары белән мәктәбебез укытучыларына "Армия хезмәте" исеме астында класстан тыш ачык дәрес күрсәтте. Армия хезмәтенең нечкәлекләре, кемнәр бу хезмәткә алына, кемнәр армия хезмәтеннән азат ителәләр - боларның барсы турында мәгълүмат бирелде. Укытучы үзе хезмәт иткән чакларны искә төшерде. Туган илне саклау һәркемнең изге бурычы булуын ассызыклады. Идеал Гаптелхамитович укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тудыруга иреште.
-
Яшь гражданнар форумы 10.11.2017
Бүген безнең мәктәп укучылары районыбызның "Шәмәрдән лицеенда " узган Яшь гражданнар форумында катнашты. Саба районы активист укучылары , яшусмерләр дөньясындагы мәсьәләләр турында сөйләштеләр, шулай ук алар бу мәсьәләләрне хәт итү өчен үзләренең идеяләрен һәм проектларын тәкъдим иттеләр. Бу проектлар һәм идеяләр яшүсмерләр тормышындагы булган проблемаларның, төрле тармакларына тәэсир итәрләр дип ышанып калабыз.
-
09.11.2017
Бүген 9 нчы ноябрьдә мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы узды. Мәктәп дирекциясе 1 нче чиректә мәктәп эшчәнлеге белән таныштырды. Алда торган планнар, бурычлар турында сөйләнде. Шулай ук укыту эшләре буенча директор урынбасары Исмагилова Л.М. укучыларыбызның төп эше уку булуын, әти-әниләргә өй эшләрен әзерләүне ныклы контрольгә алырга кирәклеген ассызыклады. Укучыларның интернет киңлекләрендә утыруы чикле булырга тиешлеге кабат искәртелде. Гомуми өлештән соң жыелыш класс кабинетларында дәвам итте. Әти-әниләр класс җитәкчеләре белән генә түгел , фән укытучылары белән дә очрашып сөйләштеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.