МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | с.Кильдебяк, ул.Школьная 22 |
Телефон: | +7(843)-624-55-25 |
E-Mail: | kildebeksaba@yandex.ru, Skil.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кильдебякская СОШ" |
Руководитель: | Мавлитов Нияз Миннахматович |
Год основания учреждения: | 1968 |
У нас учатся: | 127 учеников, из них иностранных граждан 8 |
У нас учат: | 22 |
МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
20.01.2018
Бу атнада безгә Саба районының "Семицветик" психологик ярдәм үзәгеннән педагог-психологлар килде. Алар укучыларыбыз белән төрле файдалы, кызыклы тренинглар уздырдылар. Төрле киңәшләр бирделәр. Ә 5 нче сыйныфларда коллективны берләштерүгә корылган тренинг утте.
-
Мәрҗәни мирасын барладык 17.01.2018
Бөек галимебез Ш.Мәрҗәнинең тууына 200 ел тула. Татар теле укытучысы Нияз Аскаров Ш.Мәрҗәнигә багышланган дәрес үткәрде. 9 нчы сыйныф укучыларыбыз әдип эшчәнлеге белән танышты. Шиһабетдин Мәрҗани – гаять тирән, төпле белемле зат була. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза. Шиһаб хәзрәт (аны еш кына шулай дип йөртәләр) – энциклопедик галим, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. Мондый шәхесләребезнең эшчәнлеген белү һәм олылау кирәк.
-
16.01.2018
Республиканское родительское интернет-собрание состоится 19 января 2018года 12.00-13.30. Тема собрания: "Виртуальная жизнь ребенка:интернет - друг или враг".
-
11.01.2018
Бүгенге көн укучысы китапны компьютер белән телефонга алмаштырды. Әйе, алар информацияне әзер килеш алуның иң җайлы чарасы. Ләкин кулга китап тотып укуны берни дә алмаштыра алмый. Бигрәк тә әдәби әсәрләр укыганда. Геройлар белән бергә борчыласың, шатланасың. Китап тәрбия бирә. Яхшыны яманнан аерырга өйрәтә. Шуңа мәктәбебез китапханәчесе Газизова Алсу укучыларыбызны китап уку белән кызыксындыра. Бүген ул иң актив китап укучы сыйныфны барлады. Болар - 2 нче сыйныф укучылары.
-
07.01.2018
8 нче январь көнне укучыларыбыз авылыбыз китапханәчесе Ләйсән Рәкыйпова үткәргән Хакимҗан Халиковның тууына 85 ел тулуга багышланган чарада катнашты. Балалар әдипнең тормышы , иҗаты белән хәбәрдар булды. Китаплары белән танышты. Соңыннан интеллектуаль уенда катнаштылар. Укучыларыбыз үзләренең әдәбият өлкәсендә булган белемнәрен барладылар. Чара кызыклы һәм файдалы узды.
-
Каникуллар дәвам итә 06.01.2018
Яна ел бәйрәмнәре дәвам итә. Укучыларыбыз чана , чаңгы шуалар. Футбол түгәрәгенә йөрүчеләребез 4, 5 нче гыйнвар көннәрендә"Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе үткәргән мини-футбол ярышларында катнашты. Конкурсларда 2 нче урын яулап кайттылар. 5,6 нчы гыйнварда 9,11 нче класс укучыларыбыз биреп карау имтиханнарында катнашты. Шулай ук балалар әти-әниләре белән кичке Сабага кар сыннары һәм утлар белән бизәлешне карарга, чана шуарга бардылар.
-
Ура!!! Каникуллар! 30.12.2017
Ура!!! Каникуллар!!! Каникулларда да мәктәбебез горләп тора. Түгәрәкләребез эшли. Олимпиадаларның район турында җиңүчеләребез, Республика турына әзерлекне дәвам итә. 9, 11 класс укучыларыбыз биреп карау имтиханнарында катнашты. Мини футбол буенча район беренчелегендә егетләребез 1 нче урын яулады. Өлкән классларыбыз яңа ел бәйрәменә әзерлеккә йөрделәр. Кичә 29 нчы декабрь көнне бик матур чыршы бәйрәме узды. Укучыларыбыз бик тырышып әзерләнгәннәр. Торле конкурс-уеннарда катнаштылар, концерт номерлары, күмәк номерлар белән чыгыш ясадылар. Директорыбыз Нияз Миннахматович олимпиада да җиңүчеләрне , уку алдынгыларын , һәм аларның укытучыларын котлап китте.
Котлы булсын Яңа еллар!
-
it - чемпион 26.12.2017
Наша школа заняла 1 место районном конкурсе "it-чемпион по обучению пенсионеров навыкам электронной оплаты за желищно-коммунальные услуги" в номинации "Самая активная школа".
-
25.12.2017
23 декабрьдә бездә 1 -6 нчы класс укучыларының чыршы бәйрәме узды. Укучыларыбыз Кыш бабайга үзләренең иң матур биюләрен , җырларын әзерләгәннәр. Кыш бабай да юмарт булды ,күп итеп күчтәнәчләр өләште.
-
23.12.2017
22 декабрь көнне бездә әти-әниләр җыелышы үтте. Әти-әниләребез белән 2 нче чирек йомгаклары турында сөйләштек. Укыту һәм тәрбия буенча уңышларыбыз һәм чишеләсе проблемалар турында фикер алыштык. Алда торган бурычларны барладык. Укучыга ныклы белем бирү, уку өчен психологик уңай халәт тудыру безнең бурыч булса, әти-әниләребез алдында укучыларның өй эшләре әзерләүләрен контрольдә тоту, булышу һәм балаларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрү бурычы тора. Һәр үти-әни үзен борчыган сорауларга җаваплар алды. Шулай ук участок полиция хезмәткәре чыгышы да тыңланды.