Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Көз бәйрәме. 20.10.2017

8-11нче сыйныф укучылары белән "Көз бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәмдә төрле уеннар, җыр-биюләр чиратлаштырып алып барылды.Кичәне 10нчы сыйныф укучылары әзерләде һәм алып барды.
-
Тату сыйныф серләре 17.10.2017

Мәктәбебездә "Тату сыйныф серләре" республикакүләм бәйгенең мәктәп туры үткәрелде. Әлеге бәйгедә 5-9 сыйныфларның әти-әниләр комитетлары катнашты. Һәр комитет та бик тырышып, үзенчәлекле итеп әзерләнгән. Комитетларга төрле номинацияләрдә исемнәр бирелде. Бәйгедә катнашкан әти-әниләргә, сыйныф җитәкчеләренә чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Тимурчылар 14.10.2017

Бүген 11нче сыйныф укучылары үзләре шефлык итә торган Зәкия әбидә булып кайттылар.
-
"Зур уен" 14.10.2017

5-7нче сыйныфлар арасында көз бәйрәменә багышланган "Зур уен" ("Большая игра") үткәрелде. Укучылар тукталышларда биремнәр үтәделәр, соңыннан җыелган очколар саналып, сыйныфлар арасында урыннар билгеләнде.
-
Алтын көздә кунакта 13.10.2017

Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары белән "Алтын көздә кунакта" дигән көз бәйрәме үткәрелде.
-
Урман - зур байлык 12.10.2017

Мәктәп китапханәчесе Хабибуллина Ф.Т. 3нче сыйныф укучылары белән "Урман - зур байлык" дип аталган уен-дәрес оештырды.
-
Котлыйбыз! 12.10.2017

Бүген үзенең 31 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, район укытучылары ,мәктәп коллективы, укучылар,әти-әниләр арасында зур хөрмәткә ия булган Рәмзия Рәшитовна Хуҗәхмәтованың 55 яшьлек юбилее.
Чын күңелдән Сезне тәбриклибез,
Котлы булсын туган көнегез.
Куанычтан-куанычка атлап,
Шатлык чәчеп,бәхет игегез.
Таң нурлары булып йортыгызга
Ак бәхетләр генә сибелсен.
Түм-түгәрәк булсын тормышыгыз,
Юлларыгыз гөлгә күмелсен.
Рәхмәт Сезгә барысы,барысы өчен
Яшәү көче , дәрте сүнмәсен.
Сәламәтлек Сезне ташламасын
Авырлыклар бер дә килмәсен!
-
Экология и энергосбережение 10.10.2017

Сегодня в школе прошел урок на тему "Экология и энергосбережение", также была просмотрена презентация с последующим обсуждением, учащиеся начальных классов раскрасили рисунки по энергосбережению.
-
“Сез булганга көзләр матур ул!” 07.10.2017

Бүген хөрмәтле өлкәннәребезгә мәдәният йортында укучыларыбыз көче белән әзерләнгән, күңелле җырлары, матур биюләре, ялкынлы шигырьләре, котлаулар белән концерт тәкъдим ителде, ә соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Уңышларыбыз 05.10.2017

Мәктәбебез коллективы "Лучшее дизайнерское оформление территории общеобразовательного учреждения" номинациясендә 2 урынга, "Самый продуктивный пришкольный участок" номинациясендә 3 урынга лаек булды һәм бүген укытучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында үткәрелгән тантаналы бәйрәм чарасында бүләкләнде. Барлык укучыларыбызга, укытучыларыбызга, хезмәткәрләргә бакчада куйган хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерәбез, алга таба да уңышлар теләп калабыз.







