Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
Мәктәпкә әзерлек. 15.05.2013

Бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының мәктәпкә әзерлекләрен ачыклау максатыннан диагностика үткәрелде. Диагностиканы район мәгариф бүлеге комиссиясе түткәрде. Барлык балаларның да мәктәпкә әзер булулары , балалар бакчасының белем бирү программасы үтәлүе ачыкланды. Балаларны һәм аларның тәрбиячеләрен котлыйбыз. Балаларга мәктәптә дә зур уңышлар телибез.
-
"Каен кызы" 15.05.2013

Экологик айлыкны тәмамлап, зурлар төркеме "Каен кызы" экологик күңел ачу- бәйрәм иртәсе үткәрделәр. Бу кичә аша без балаларны каенның файдасы белән таныштырудык. Табигатьнең гүзәллеген , байлыгын күрү һәм сак караш тәрбияләүне дәвам итәбез.
Пәке белән чокып ак каенның
Яралаган кемдер кайрысын
Табылырмы дәва ярасына
Кемнәр аңлар каен кайгысын?
Кышкы салкыннарга бирешмәсен
Сынмаган ул җилгә -давылга.
Шул сылукай бүген яшен түгә
Шаулап яфрак ярыр чагында.
И, дусларым !Тыңлагызчы
Корытмыйк яшеллекне
Агачларга карата
Булыйкчы кешелекле.
-
Җиңү парады. 11.05.2013

Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.
Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быел яз көне 68 нче тапкыр бүләк итә. Безнең коллектив бердәм булып җиңү парадына чыкты.
-
Мәңгелек утка чәчәкләр. 08.05.2013

Уртанчылар һәм икенче кечкенәләр төркеме балалары мәңгелек ут янына бардылар һәм сугышчылар истәлегенә чәчәкләр куйдылар.
Җиңү көне иң зур бәйрәм —
Туп тавышы тынган көн.
Сабый бала саф күзләрен
Кырда түгел, карда түгел,
Бишегендә йомган көн.
Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн — горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.
-
Җиңү көне- бу дөньяның яңадан туган көне! 08.05.2013

Яшь кешеләр! Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, сез шул иртәдәге өй каршындагы тирәкләрдә кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез — бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның, фашизм тоткынлыгында үлеп калган солдатларның ялкынлы тормышы бар. Әгәр дә сезнең әбиегез, я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән, үзенең моңлы күзләре белән сезнең күзләрегезгә тутырып карый икән — белегез — ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз һәм әтиләрегез турында тирән сагыш бар. Әгәр сез тыныч өйдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз, айлы кичтә үзегезнең дусларыгыз белән серләшеп утырасыз икән, белегез — бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Бу яшьлекнең, бу тормышның кадерен белегез, яшь кешеләр!
Хөрмәтле ветераннар!
Кылдан нечкә һәм кылычтан үткен
Сират күперен кичкән буын сез.
Үзе үлсә дә, илне исән килеш
Безгә бүләк иткән буын сез.
Безгә сезнең буынның
Һәр бөртеге — бер дөнья.
Илебезнең тарихының
Данлы бите сез монда.
-
Волнтерлар белән берлектә Ветераннар өчен чәчәкләр. 08.05.2013

8 май көнне безнең бакчада ГАОСО КЦСОН "Балкыш" ның "Гаилә һәм балалар" бүлеге вәкилләре һәм волонтерлар белән очрашу булды. Алар балалар белән Бөек җиңү көне уңаеннан "Җиңү алып килгән яз”темасына әңгәмә үткәрделәр. Балаларга сугыш һәм тыл ветераннары өчен бүләкләр ясарга тәкъдим иттеләр. Балалар бик теләп ветераннарга үз куллары белән чәчәкләр ясадылар. Бу бүләкләрне волонтерлар белән берлектә балалар ветераннарга тапшырачаклар.
-
Рус милләте. 06.05.2013

Рус теле атналыгында балаларны рус милләте, аның гореф- гадәтләре, культурасы, сәнгате белән таныштырдык. Рус теле тәрбиячесе Ляйлә Рафаэловна мәктәпкә әзерлек төркеме белән “Посиделки” кичәсе үткәрде. Бу атна кыска булу сәбәпле тема тагы дәвам ителәчәк.
-
9 май- Җиңү бәйрәме! 06.05.2013

“Җиңү алып килгән яз” темасы буенча балаларга сугыш турында, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан, Чечня җирендә сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбыз турында сөйлибез, төрле чаралар үткәрәбез. Аның истәлеге алдында баш иябез. Сугышлар булмасын, күгебез тыныч булсын. Һәрбер баланың ” әти”дип теле ачылсын, әтисенең киң җилкәсен тоеп яшәсен.
Иртән гел кояш чыксын,
Көннәр гел аяз булсын.
Кешеләр исән булсын
Илдә сугыш булмасын!
-
Игътибарлы булыйк! 06.05.2013

Саба районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге җибәргән хатны ( 23.04.2013 ел,№183) буенча, ата-аналарга тагын бер кабат узләренең балаларына карата игътибарлырак булуларын, балаларга карата кылынган җинаятьләрне булдырмый калу өчен профилактик чара – гомуми әти- әниләр җыелышы үткәрелде. Ата-аналарга балаларына карата игътибарлы булырга, баланы тәрбияче кулына кул куеп иртә белән тапшырырга һәм кул куеп алып китәргә, балалар бакчасына ишекләрдән керү графигы һ.б. белән мөдир Мубаракшина А.М. таныштырды. Әти- әниләргә махсус буклетлар таратылды.
-
Г.Тукай туган көне 30.04.2013

Сабый Габдулла, ятим Апуш.
Дөньяьның ачысын- төчесен татып үсәр бу моңлы бала, “Габдулла Тукай” дигән олуг шагыйрь булыр, халкыбыз күңелендә мәңгегә урын булыр. Аның әсәрләрен олысы да, кечесе дә яратып укыр...
Әйе, без һәр ел саен бөек Тукаебызның туган көнен билгеләп үтәбез. Җыел да аның иҗатына багышланган кичә үткәрдек. 26 апрель көнне балалар аның шигырьләрен сөйләделәр, әдипләребезнең аңа багышлаган шигырь, җырлары яңгырады. Ә әкият геройлары бәйрәмгә үзләре килделәр. Һәр бала аның иҗатын ярата, шигырьләрен теләп өйрәнәләр. Әсәрләре буенча рәсем күргәзмзсе оештырылды.












