Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 231 232 ( 233 ) 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
"Капка төбендә" фольклор- музыкаль кичә. 27.06.2013

Бүген бакчабызда "Капка төбендә" фольклор -музыкаль кичәсе үткәрелде. Иртәнге якта ук балаларны татар көйләре, моңнары астында кабул итеп алдык. Ә аннан соң матур итеп бизәлгән татар өе, аның хуҗалары белән танышып бәйрәмебез башланып китте. Бу кичә дәвамында татар халык уеннары, такмазалары, шигырьләре, җырлары, әлбәттә "Әпипә" биюе һәм башка бик күп төрле уеннар да уйнатылды. Кичә һәр баланың күңеленә хуә килде.Татар милләте, аның бай мирасы, үткәне белән танышуны без һәрдаим көн үзәгендә тотабыз, бик матур чаралар үткәрәбез.
-
27.06.2013

Урамда оештырган татар өендә әбиләребез яратып чиккән сөлгеләр, эскәтерләр, бик күп төрле чиккән япмалар, татар халык ризыклары белән балаларны каршыладык.
Кунакка бардык бүген
Без татар кызы янына.
Күп нәрсәләр белдек
Татар халкы турында.
-
27.06.2013

"Мәликә", "Наза", "Түбәтәй", "Гөлбану", "Йәзек салыш", "Чума үрдәк, чума каз" һәм башка бик күп уйнадылар балалар.
-
Җәйге конкурслар. 25.06.2013

Соңгы педагогик киңәшмәдә "Иң матур участок" конкурсы игълан ителгән иде. Бу уңайдан эш башланып китте. Матур да, балалар да уйный ала торган итеп Муллахметова Т.К. балкортлары һәм умарталыклар ясап куйды. Һәр төркемдә бизәү эшләре дәвам итә.
Иртән торып чыгуыма
Кояш елмаеп тора.
Кояшлы көнне күрүгә
Күңелгә нурлар тула.
Чәчәктән чәчәккә күчеп
Бал кортлары безелди.
Тавыклар чебиләренә
Йөгрә- йөгрә җим эзли.
-
19.06.2013

20 июнь көнне "Саба дулкыннары" радиосында "Хәбәрләр"тапшыруында бакчабызның сабантуе турында чыгыш була.
Кашык кабып йөгерәм дип
Мактанырга ашыкма
Ә син менә йөгереп кара,
Йомырка салып кашыкка.
Һәммәсе дә кашыкка
Салган берәр йомырка
Бәйләп куймаган бит аны
Төшеп китәр дип курка.
-
Бүген бездә - Сабантуй! 18.06.2013

Бүген бездә Сабантуй бәйрәме. Сабантуй-халкыбызның борынгыдан килгән иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе. Татар халкы борын заманнарда ук язгы кыр эшләре, чәчүләр беткәч, болын-тугайларга, яшел аланнарга бәйрәм итәргә чыккан. Бездә дә сабантуйга әзерлек алдан ук башланды, балалалр җыр, бию, шигырьләр өйрәнделәр, һәр гаиләдән бирнә җыелды.
Бүген бакчабызда күңелле көйләр агылды, капкага чиккән сөлгеләр элеп куелды, һәр бала бакчага шатланып килде.
Сабантуй балаларның концерт программасы белән башланып китте һәм уеннар белән аралаштырып алып барылды. Сабантуйда иң беренче ярыш- “атлар чабышы” белән башланып китте, капчык сугышы, чулмэк вату, кашыкка йомырка салып йогеру, кашык белән су ташу, аркан тарту, капчык киеп йөгерү, таяк тартышу уеннарында бар бала да актив катнашты.
Сабан туе, Сабантуй!
Элгәредән калган туй
Безнең халык бәйгеләрдә
Көрәш даны алган туй!
-
Сабантуй батырлары. 18.06.2013

Сабантуйнын топ элементларыннан берсе көрәш –җисем белән ярыш.Физик көчне, саулык, тазалыкны күрсәтү, аны тамаша итү, кешедә зур канәгатьләнү хисләре тудыра. Төркемнәр арасында көрәштә икенче кечкенәләр төркеменнән Мустафин Булат уртанчылар төркеменнән Нуруллин Самир, зурлардан Шарафиев Ильдан , мәктәпкә әзерлек төркеменнән Ахмтов Алим, җиңүчеләр булды, ә баш батыр Шарафиев Ильдан булды.
Ә көрәшә кайсыгыз?
Көч сынашып кайтыгыз
Курыкмагыз егылудан
Йөгереп артта калудан.
Ансыз булмый Сабантуй,
Колагыңа кертеп куй.
-
Котлыйбыз! 13.06.2013

Бөтенроссия "Ангел вдохновения" конкурсында катнашып тәрбиячеләребез Хазиева Алсу Габделхамитовна II дәрәҗә диплом, Ганиева Фәния Фаттаховна, Габбасова Ләйсән Равилевна III дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Комлыкта. 11.06.2013

Бакчабызга ком кайтты. Барлык эшчеләр һәм әти- әниләр дә ком ташыдылар. Балалар рәхәтләнеп комлыкта уйныйлар.
-
12 июнь - Россия көне. 11.06.2013

Россия көне- дәүләт бәйрәме һәм ул иң "яшь" бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Без дә балалар һәм волонтерлар белән берлектә бәйрәм үткәрдек. Бакчабызда балаларның шат авазлары яңгырап торды, алар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, ә соңыннан волонтерлар аларга Россия флагы ленталары тараттылар.
Балачакның шат җырлары
Яңгырасын бөтен җирдә.
Һәрчак тату, дуслар булып
Яшик без туган илдә.












