Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
“Машина төзүчеләр” 25.11.2016

Зурлар төркемендә балалар төзү эшчәнлегендә транспорт төрләре темасын өйрәнеп ныгыттылар. Үзләре киләчәктә төзелештә эшләүне күзаллап машина төзү белән кызыксынды-лаәр.Төрле төрдәге машиналарны төзү алымнарын кулланып эшләделәр. Машина төрләренә карап нинди хезмәт башкаруларын белделәр.”Кайсы транспорт төре”уенында дөрес фикер йөрттеләр.Шакмаклы кәгаздә машина схемасын тоташтырдылар .Киләчәктә үзләрен шофер булгач без апаларны утыртып йөртергә сүз бирделәр.Эшчәнлек ФДББС таләпләренә яраклаштырылып үткәрелде.
Тәрбияче: Солтанова Г.Г.
-
"Әкияттә кунакта" 25.11.2016

Бүген безгә кунакка "Теремкәй"әкиятеннән әкият геройлары килде.Балалар бик "җылы" кабул иттеләр кунакларны.Алар белән рәхетләнеп сөйләштеләр,уйнадылар,тагын килегез дип озатып калдылар.
Тәрбияче:Абубакирова Р.Г.
27.11.2016.
-
“Каршы алсын безне юллар” 24.11.2016

24 нче ноябрь көнне Сабаның №2 нче “Әллүки” балалар бакчасының зурлар төркемендә әниләр көненә багышланган “Каршы алсын безне юллар” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Балалар әниләргә багышланган җырлар,уеннар,күңелле биюләрен күрсәтеп үттеләр. Әниләр үзләредә актив катнаштылар.Бәйрәм бик күңелле узды. Балалар бакчасының гаилә белән хезмәттәшлек итү эше максатлы һәм юнәлешле булды. Бу максатларны тормышка ашыруда да яңа эш формалары уйлап таптык. Бакчабызда әниләр көче белән “Әниемнең җылы куллары”дигән темага кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Гаилә белән балалар бакчасын берләштерүче үтемле нәтиҗә дуслык, үзара аңлашу, ярдәмләшү. Тыныч-тату гаилә атмосферасындада үскән балалар гына әдәпле - әхлаклы, иманлы, акыллы-тәүфыйклы була, һәм шундый милләтнең, халыкның ышанычлы киләчәге, таянычы була ала.
Тәрбияче: Солтанова Г.Г
-
" Бүген бездә КВН".
23.11.2016
Бүген 23 ноябрь көнне уртанчылар төркемендә әниләр көне уңаеннан " Бүген бездә КВН" исеме астында бәйрәм кичәсе булып узды. Ярыш " Шофёрлар" һәм "Мактанчык үрдәкләр" командалары арасында төрле кызыклы биремнәр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Ике команда да үзләренең бит оста, үткен, кыю икәнлекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм әниләр белән бергәләшеп " Барбарики" биюен бию белән тәмамланды. ( Тәрбиячеләр Шарипова Ф.М, Ахтямова Р. М.).
-
Бәйрәм кичәсе "Әнием күз нурым"
22.11.2016
Әни – һәркайсыбыз өчен иң якын һәм кадерле кеше. Әни - безне бу дөньяда каршы алучы, беренче адымнар ясарга, яхшыны яманнан аерырырга өйрәтүче кеше. Без II нче кечкенәләр төркеме балалары белән (тәрбиячеләр Хайрутдинова Г.М., Шарипова Ф.М.) әниләр көнен билгеләп үттек. Кичәбез бик күңелле узды. Балалар өйрәнгән җырлары, биюләре белән чыгыш ясап әниләрен сөендерделәр. Әниләр дә бик кызыксынып “Сорау бирәм – җавап тап” уенында катнашты. Бәйрәмебезне күмәк бию белән тәмамладык.
-
Транспорт төрләре
21.11.2016
21 ноябрь көнне Саба 2 нче номерлы "Әллүки" балалар бакчасының 1 - нче кечкенәләр төркемендә “Светофор” түгәрәге эшчәнлеге күрсәтелде. Тәрбияче – Корбанова Нурия Хаҗиахметовна. Максат: балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү, траспорт төрләре белән таныштыру. Җир транспортларын бер - берсе белән чагыштыру, аларның өлешләре турында белемнәрен арттыру. Кызыксынучанлык, кабул итү сәләтен үстерү, тәрбияче һәм яшьтәшләре белән аралашу теләге тәрбияләү.
-
"Юл йөрү иминлеге кагыйдәләре" 18.11.2016

Бүген зурлар төркемендә балалар педагогларга (тәрбияче - Солтанова Г.Г һәм музыка җитәкчесе Валиева Л.И җитәкчелегендә) "Юл йөрү иминлеге кагыйдәләре "темасы буенча күңел ачу чарасы күрсәттеләр.Балалар транспорт төрләренә табышмак аша җавап табып, килгән кунак убырлыны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәттеләр, Светофор турында шигыр сөйләп, биеп - җырлап , уеннар уйнадылар, үскәч үзләрен чын шоферлар итеп күреп күзаллап күмәк эшчәнлектә кисеп ябыштырып киләчәк машиналарын кәгазьдә ябыштырдылар.Балалар алган белемнәрне үзләштереп максатка ирештеләр.
-
Семинар в детском саду “Экият”.
18.11.2016
Сегодня, 18 ноября, мы, воспитатели английского языка, были гостями семинара в Шеморданском МБДОУ №1 “Экият”. Семинар прошёл по теме “Играя, изучаем английский язык”. Мы присутствовали в нескольких мероприятиях у Люции Тимербаевны. И все были в восторге от её работы с детьми и безграничной любви к своему делу. Педагог оказывает колоссальную поддержку и нам коллегам, совершенствует свои знания, ищет методы и приемы в работе с детьми. Она очень коммуникабельная, всегда легко находит контакт, как с детьми, так и со всеми. Про таких как она, говорят: “Педагог от Бога”. Желаем ей творческих успехов, процветания и новых побед!
-
Бүген бездә- КВН!
17.11.2016
Урамда машиналар ташкыны! Беркавем каушап каласың! “Ә син нәни дустым, юлда йөри беләсеңме!?” Бер карасаң гади генә сорау? Максатыбыз - балаларыбызны тиешенчә итеп юлда дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтү. Шул уңайдан бакчабыз педагогларының катлаулыда, мавыктыргыч хезмәтләрен уңай бәялисе килә. Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары арасында үткәрелгән бәйгедә алар бик теләп үзләренең көчләрен сынадылар. Бу сынауда тагын бер кат шаянлыкларын, кызыксынучанлыкларын күрсәттеләр.
-
"Йөк машинасы". 16.11.2016

Бүген зурлар төркемендә "Йөк машина"сы темасы буенча рәсем эшчәнлеге булып узды.Балалар йөк машинасының өлешләрен,формасын өйрәнделәр.Рәсем ясаганда геометрик фигуралар белүне дә ныгыттылар.Йөк машинасының авыр йөкләр ташу өчен кирәклеген аңладылар.Юлда йөргәндә тәртипле булу,үз-үзеңә ышанучанлык,төгәллек тәрбияләү,юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү дә практик рәвештә ныгытылды.









