Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
"Кар кызы Сылукайны эзләп..." 25.12.2016

Яңа ел могаен балачакта иң серле,иң истә кала торган бәйрәмнәрнең берсе. Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары да бу мавыктыргыч, әкияти тамашасында Кыш бабайга Кар кызын бәладән коткарырга ярдәм иттеләр. Әкияти кызыклы персонажлар, чегән кызлары, усал разбойниклар бәйрәмгә матурлыкны тагын да ямь әстәделәр.
-
"Кыш бабай килде" 25.12.2016

Яшел чыршы тирәсендә
Җыелып бертугандай,
Әйлән-бәйлән уйный идек,
Килеп керде Кыш бабай.
-
"Хуш киләсең, Кыш бабай!" 25.12.2016

25 нче декабрь көнне II нче кечкенәләр төркемендә “Хуш киләсең, Кыш бабай!” исеме астында үткәрелгән бәйрәм чарасы күңелле, матур булды. Кунакка килгән Кыш бабай, Кар кызы, төлке, куян, әтәч балалар белән бергә җырладылар, биеделәр, чыршы тирәли уеннар уйнадылар. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләде, ә Кыш бабайның күчтәнәч һәм бүләкләр өләшүе балаларны тагын да шатландырды.
-
Яңа ел бәйрәме 25.12.2016

Яңа ел белән сезне!
Бәхетләр елы булсын,
Шатлыклар елы булсын.
Кырларда иген уңсын,
Амбарлар тулып торсын.
Бәрәкәтле ел булсын. (Тәрбияче Корбанова .Н.)
-
Яна ел кургэзмэсе. 24.12.2016

. Яңа ел бәйрәменә багышланган күргәзмәдә әти-әниләребез барысыда бик теләп катнаштылар.Кулдан эшләнгән чыршылар,яна ел уенчыклары матурлыклары белән күзне сөендерделәр, күңелләрне бәйрәм рухы, шатлыклы хисләр белән тулыландырдылар.Әфәрин,барыгызга да зур рәхмәт. Тәрбияче:Әхтәмова Р.М.
-
Чыршыга уенчыклар. 24.12.2016

Группа булмәсендәге чыршыбыз тагында матур булсын өчен балалар ана үзләре ясаган уенчыкларны элделәр.Бергәләп кагәздән кисеп ясаган чылбыр менә нинди матур һә м озын булды.Ул балаларга да,чыршыга да бик ошады.
-
"Кыш бабай бүген бездә кунакта" 23.12.2016

Һәм менә ниһаять зарыгып көткән "Кыш бабай" бүген безгә килеп җитте.Балаларыбыз беренче тапкыр "Әллүки" балалар бакчасында "Яңа ел" бәйрәмен каршыладылар.Кыш бабай үзенең "дусларында" иярткән.Куян,Кар кызы,Әтәч,Төлкедә балалар белән күңел ачтылар,биеделәр,уйнадылар.Кыш бабай бик юмарт бабай балаларга бүләкләр,күчтәнәчләр дә таратты. Рәхмәт аларга.
Рольләргә керүче педагогларыбыз:Гүзәл Наилевна,Гөлнур Габделфәртовна,Гүзәл Марселевна,Гөлүсә Рафисовна,Әлфида Фирдинантовна.
Абубакирова Р.Г. 23 декабрь 2016 ел.
-
"Чыршы бизибез" 19.12.2016

Кызлар белән чыршы бизибез.
Безнең чыршы бик биек
Әтидән дә ул биек,
Әнидән дә ул биек
Тора түшәмгә тиеп .( Тәрбиячеләр: Корбанова Н .Мухаметдинова Г.)
-
"Алсу курчак бүген бездә кунакта" 16.12.2016

Максат:Балаларны Алсу курчак белән таныштыруны дәвам итү.Остенә калын пәлтә,шапкаларын карау һәм курчак белән дус,тату итеп уйный белүләренә игътибар итү
Абубакирова Р.Г. 16 декабрь 2016 ел.
-
"Заманча Йомры икмәк" 16.12.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары әкиятләрне тыңларга һәм аларны сәхнәләштереп уйнарга бик яраталар. Ә бүген без алар белән " Заманча Йомры икмәк" әкиятен сәхнәләштердек. Алар төрле алымнар кулланып Йомры икмәкне хәйләкәр төлкедән саклап калдылар һәм аны әби-белән бабайга алып кайттылар. Әлеге эшчәнлек барышында балаларда куркыныч янаганда башкаларга ярдәм итү сыйфатлары тәрбияләнде.









