Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
"Кросс Нации 2017" 16.09.2017

Дети подготовительной группы приняли активное участие в "Кросс нации 2017". (Сайфутдинова Г.З.).
-
"Бигрәк матур күлмәгем" 16.09.2017

Бүген 15 сентябрь көнне уртанчылар төркемендә кызлар арасында " Бигрәк матур күлмәгем" көне булып үтте. Кызларыбыз берсеннән- берсе матур күлмәкләр киеп килгәннәр иде. Аларның һәрберсе үзенең күлмәген мактап, тәэсирләнеп сөйләделәр. Чыннан да кызларыбыз бик матурлар иде. Әйтерсең лә төркемебезгә төрле төстәге күбәләкләр кереп тулган! Менә алар карагыз, күз генә тидермәгез! Шундый көннәр алга таба да үткәреләчәк. Чираттагысы малайлар арасында булачак . Нәрсә турында? Ә анысы әлегә сер! (Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
Әдәплелек дәресләре 15.09.2017

Бу атна бакчабызда “Әдәплелек дәресләре” дигән тема астында үтте. Шул максаттан балалар белән әңгәмәләр үткәрдек, мәкаль һәм әйтемнәр өйрәндек, шигырь һәм хикәяләр аша балаларга әдәплелек дәресләре бирелде. Атнаны “Әдәпле бул-халык сөяр” күңелле уеннар кичәсе белән йомгакладык.
Тәрбияче: Хайрутдинова Г.М.
-
"Әдәплелек иленә сәяхәт" 15.09.2017

Мәктәпкә әзерлек төркем балалары бүген әдәплелек иленә сәяхәткә бардылар. Төрле тукталышларга тукталып көч сынаштылар. Балалар бу кичәгә күп тырышлык кертеп әзерләнделәр: шигырьләр өйрәнделәр, мәкальләргә аңлатма бирергә өйрәнделәр. “Миләш зары” хикәясен тыңлап, фикер алыштылар. Кичәне “Әссәләмәгаләйкем” җыры б/н тәмамлап, балалар иптәшләренә матур теләкләр әйтеп таралыштылар. Бүгенге әхлак кичәсендә алган белемнәре балаларга тормышларында юл күрсәтүче йолдыз булып торыр дип өметләнәм. (Тәрбияче Сайфутдинова Г.З.)
-
" Гаилә гореф гадәтләре"
14.09.2017
12 сентябрь зурлар төркемендә "Гаилә гореф гадәтләре" темасы астында әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелыш барышында әти-әниләр зурлар төркемендәге балаларның яшь үзенчәлекләре, көндәлек режим, шөгыльләр челтәре, төркемдәге эшчәнлек, алда торган бурычлар белән таныштылар. Бакчабызда узучы "Әдәплелек дәресләре" кысаларында әти-әниләр белән "Гаилә гореф гадәтләре" дип аталган тренинг үткәрелде. Җыелыш бик кызыклы һәм максатчан шартларда үтте ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
"Гаиләм гореф гадәтләре"
14.09.2017
13 сентябрькөнне уртанчылар төркемендә "Гаиләм гореф гадәтләре" темасы астында әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышның беренче өлешендә әти-әниләр яңа уку елында төркем алдында торган бурычлар, андагы эшчәнлек белән таныштылар. Икенче өлештә исә әти-әниләр белән " Гаиләм гореф гадәтләре" дип аталган уен үткәрелде. Алар төрле кызыклы сорауларга җавап эзләделәр, үз гаиләләрендәге гореф гадәтләр турында сөйләделәр. Җыелыш бик эшлекле шартларда үтте (Тәрбияче Шарипова Ф.М.).
-
"Кыргый хайваннар" 14.09.2017

Бүген без, мәктәпкә әзерелек төркем балалары белән, төсле кәгазләр һәм туалет кәгазенең үзәген кулланып, зоопаркта яшәүче хайваннарны сурәтләп ясадык.Бу шөгельдә балалар зоопарк, андагы хайван төрләре һәм зоопаркта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышып, иҗади сәләтләрен дә үстерделәр. "Хәзер зоопарк безнең үзебезнең төркемебездә!", - дип сөенеште минем тәрбияләнүче балаларым. (Сәйфетдинова Гөлшат Зөфәр кызы).
-
Бассейнда. 14.09.2017

Быел зурлар төркеме балалары бассейнга йөри башладылар.Иркен,якты, барлык уңайлыклары булган бу бина балаларга бик ошады.Ә инде бассейннын зәп-зәнгәр суында рәхәтләнеп коенуы ,җылы душ астында торуы бөтен балаларның да күңеленә хуш килде.Әхтямова Р.М
-
"Саба дулкыннарында кунакта" 12.09.2017

Мин, Сәйфетдинова Гөлшат Зөфәр кызы, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "В объективе - детская журналистика" түгәрәген алып барам.Беренче эш итеп, без "Саба дулкыннары" теле-радио компаниясында кунакта булдык.Балалар анда эшләүче хезмәткәрләр белән танышып, аларның һөнәрләре буенча интервью алдылар. Кулларына чын микрофон алып әңгәмә үткәрү балаларга зур сөенеч китерде.
-
"Сау бул, җәй!" 08.09.2017

Без, “Әллуки” балаларбакчасыбалаларыбелән “Саубулҗәй” диписемләнгәнбәйрәм фестивале уздырдык. Бәйрәмбиккүңеллеһәмуңайатмосферада узды. Балаларҗәй буе алаганбелемнәренбер-берсе беләнуртаклаштылар, җырладылар, биеделәр, шигырьсөйләпкөчсынаштылар. Һәрвакытта да канәгатьсезйөрүче Угрюм һәмшаярыргаяратучы Хохотушка кызкилепбәйрәмебезнетагын да җанландырыпҗибәрделәр.Безнеңбалаларбәйрәмитүнеңтәменбеләләр, тизарадаУгрюмныүзякларыначакырып, тормышныңничекямьлебулуынаңлаттылар. Угрюм да үзчиратындабалаларгабүтәнмоңаепйөрмәскәһәмүткән-киткәнарадааларянынакергәләпйөрергәсүзбирде. Бәйрәмгәәзерләнгәндәәти-әниләребездәчиттәкалмады, киресенчәберсеннән-берсе матуркиемнәр, бантикларясапбезнесөендерделәр. (Сайфутдинова Г.З.)









