Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
“Кошларга җимлек” 15.12.2017

Салкын кыш айларында безнең якларда кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Без мәктәпкә хәзерлек торкемендә әтиләребез көче белән кошларга ярдәм итәргә булдык – алар өчен җимлекләр ясадык. Җимлекләребез үзенчәлекле килеп чыкты. Без аларны бакча тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Җимлекләргә ипи, ярмалар салдык. Башка көннәрне дә чыгып, кошлар өчен ризыклар салабыз. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен үзебез дә сөендек, әти-әниләребездә канәгать калгандыр, дип уйлыйбыз! (Тәрбияче: Солтанова Г.Г).
-
"Кышлаучы кошлар" 15.12.2017

Бу атна безнең балалар бакчасында "Кыргый хайваннар һәм кошлар тормышы" дип исемләнгән тема астында үтте. Балалар төрле шөгыльләрдә үзләренең кошлар турындагы белемнәрен баеттылар.Йомгаклау чарасына рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. (Сайфутдинова Г.З.).
-
"Вот такие мы смешные!" 14.12.2017

Балачак - кызыклы, мавыктыргыч вакыйгаларга бик бай чор ул. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Вот такие мы смешные" дип исемләнгән газета чыгардык. (Сайфутдинова Г.З.).
-
"Нәни дуслардан кошларга бүләк" 14.12.2017

" Без бит әле кечкенә!" ,- дип тормыйлар төркемебез әти- әниләре, бакчабызда үткән конкурс, күргәзмәләрдә актив катнашалар. Курбановлар, Ярмухаметовлар һәм Насибуллиннар гаиләләре үзләренең матур җимлекләре белән канатлы дусларыбызга бүләк ясадылар. Гараева М.М.
-
“Математикада сәгать темасы” 13.12.2017

Мәктәптә хәзерлек торкемендә тагын бер мөһим фән – математика бар. Баланы иң башта дөрес итеп санарга өйрәтергә кирәк. Мәсьәләләр чишәргә өйрәткәндә дә, кызыклы булсын өчен практик рәвештә предметлар белән эшләргә һәм бала әйбернең санын төрле юллар белән белергә тиеш. Сәгать темасын өйрәнгәндә бала көн тәулеген күзаллап вакытны өйрәнә.Сәгатьне белү балага уен аша бирелгәндә күбрәк истә калачак. (Тәрбиче: Солтанова Г.Г).
-
"Кар йомарламы" 13.12.2017

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары янына тиен баласы кунакка килде.Урманда үзенә күңелсез булуын, бер нинди дә уеннар уйный белмәвен сөйләде. Балалар аңа яратып уйнаган кышкы уеннарын өйрәтеп, бүләккә кар йомарламы ясадылар. (Сайфутдинова Г.З.).
-
"Хәрәкәтле уеннар" 12.12.2017

Хәрәкәтле уеннар балаларның төрле яктан үсүен тәэмин итә, иҗади мөмкинлекләрен, хыялларын баетуда, фикер активлыгы һәм зиһеннәрен үстерүдә ныклы этәргеч булып тора. (Сайфутдинова Г.З.).
-
"Матур кувшиннар" 11.12.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әвәләү шөгелендә чүлмәкче һөнәре белән танышып, матур кувшиннар ясарга өйрәнделәр.(Сайфутдинова Г.З.).
-
"Менә без нинди оста!" 08.12.2017

"Йорт хайваннары һәм кошлары" атналыгы зурлар төркемендә төрле материалдан ясалган йорт хайваннарын ясау эшчәнлеге белән төгәлләнде. Ул күргәзмә итеп оештырылды. Балалар күңеленә табигать материаллары, төсле җепләр, төрле ярмалар кулланып ясау аеруча хуш килде. Шулай ук алар үзләренең осталыкларын рәсем сәнгатендә, әвәләүдә, кисеп ябыштыруда да күрсәттеләр. Күргәзмә бик матур һәм мавыктыргыч булды. (Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
"Пирамида" 08.12.2017

Икенче кечкенәләр төркеме балалары кисеп ябыштыру шөгелен бик яраталар. Бүген алар үзләре яратып уйнаган пирамида уенчыгын ясарга өйрәнделәр. Матур килеп чыккан эшләре буенча бер-берсе белән фикер алышып, өйгә кайткач әниләргә дә ясап күрсәтәбез дип сөенеште балалар. (Сайфутдинова Г.З.).









