муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 112 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
"Тәрбияче - 2020" конкурсында җиңүче 17.01.2020 Район күләм үткәрелгән "Тәрбияче - 2020" республика бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Тәрбияче Алсина Фаиловна беренче урынны яулады. Чын күңелдән Алсинә Фаиловнаны котлыйбыз, уңышлар теләп калабыз.
-
Конкурс "Воспитатель года - 2020" 16.01.2020 Бүген МБМБУ Саба 1 нче "Шатлык" балалар бакчасында Республика күләм "Тәрбияче-2020" бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Өченче турда 6 педагог көч сынашты, мастер-класс үткәрде. Бәйгедә катнашучы һәр педагог яхшы әзерлек белән чыгыш ясады, тәҗрибә белән уртаклашты.
-
Проект "Saba Balahoner" 16.01.2020
Продолжается проект "Saba Balahoner". Сегодня воспитанники подготовительной к школе группы много интересного узнали о профессиях флориста, водителя, электрика, врача.
-
Уйный-уйный үсәбез 14.01.2020
Беренче кечкенәләр төркеме кызлары курчакларны йоклатып, чәй эчертеп, ә малайлары машина төзәтеп, машина йөртеп матур гына аралашып уйнылар. Тәрбияче апалары бер-берсе белән килешенеп уйнауларын, бер-берсенә юл куярга кирәклеген төшендерә, аңлата.
-
"Вовка в стране сказок" 14.01.2020
Сегодня воспитанники старшей, подготовительной к школе группы посетили спектакль "Вовка в стране сказок". В спектакле говорилось о том, что учиться надо с малых лет и доводить начатое дело до конца.
-
"Тәрбияче - 2020" конкурсы 13.01.2020
Бүген МБМБУ Саба №3 "Шоколад" балалар бакчасында республика күләм "Тәрбияче - 2020" конкурсының муниципаль этабы үтте. "Шатлык" балалар бакчасы тәрбиячесе Галиакбарова А.Ф. балалар белән бердәм белем бирү эшчәнлеге күрсәтте. Эшчәнлек эчтәлекле, кызыклы, мавыктыргыч булды. Балалар үзләрен әкият илендә хис итеп биремнәрне үтәделәр. Пропп карточкалары ярдәмендә әкият төзеп сөйләделәр.
-
Ярышка әзерләнәбез! 10.01.2020 Саф һавага чыгабыз, чаңгыларда шуабыз! Ярышка әзерләнәбез! Шуабыз Чанада да шуабыз, Чаңгыда да шуабыз. Тимераякта очабыз, Чыжлап тора шома боз. Тауларга да барабыз, Кырларга да чыгабыз. Кар-буран дип тормыйбыз, Шуабыз да шуабыз. Н. Мадъяров
-
Яңа ел бизәкләре 02.01.2020 Яңа ел алдыннан бакчабыз сихри әкият иленә әйләнде. Әти-әниләрнең балалар белән берлектә эшләгән кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Яңа ел символлары, Кар бабай, Кар кызы, Кыш бабай, кышкы табигать күренешләре күргәзмәдә үз урыннарын алдылар. Иҗади якын килеп, зәвык белән эшләгән кул эшләре сокланырлык. Әти-әниләребезгә балалар бакчасы тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Яңа ел белән котлыйбыз. Яңа елда яңа уңышлар теләп калабыз.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 27.12.2019 Яңа ел бәйрәмнәре һәр төркемдә үзенчәлекле, кызыклы сюрприз мизгелләр белән үтте. Урман җәнлекләре Кар кызына Убырлы алып киткән капчыкны эзләшергә ярдәмләштеләр. Кыш бабай, Кар кызы балаларның Яңа елга ныклап әзерләнүләрен, күп җыр, шигырь, биюләр өйрәнгәннәрен билгеләп, матур теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр өләштеләр.
-
Яңа елга әзерлек буенча - икенче урын! 25.12.2019
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан оешма-учреждениеләр биләмәләрен бизәү, матурлау буенча район күләм бәйге игълан ителә. Елдагыча безнең балалар бакчасы бу бәйгегә ныклап әзерләнә. Төрле әкият геройларына кар сыннары ясала, төрле төсәге утлар куела. 2020 нче елда ТАССРның оешуына 100 ел, Бөек Җиңүгә 75 ел тулуы бизәлештә чагылды. Район күләм үткәрелгән бәйгедә безнең коллектив икенче урынны яулады.