муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 112 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Кышкы саф һавада
12.01.2021
Ак мизгел
Яратам мин ап-ак төсне
Бөтен дөнья ак-ак төсле.
Куяннар да ак тун кигән
Каеннар да ак туннан.
Бүреккә дә, керфеккә дә
Борынга да ак кунган.
Биек булып, ап-ак булыа
Урамга ак кар яуган.
Көне буе шау-гөр килеп
Шуабыз шул ак таудан.
Р. Миңнуллин
-
Чыршы әйләнәсендә 28.12.2020
Күрегез бу чыршыны!
Чыршының да чып-чыны
Нинди төз, матур,биек-
Тора түшәмгә тиеп.
Кунак булып яшел чыршы
Килгән безгә.
Ул ямь өстәп тора
Безнең бүлмәбезгә.
Көтеп тора безнең биеп
Җырлаганны,
Тирәсендә әйлән-бәйлән
Уйнаганны.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 26.12.2020
Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз,
Яңа җырлар җырларбыз.
Нинди матур безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел!
-
Яңа елга әзерлек 25.12.2020
Район күләм балалар бакчалары арасында биләмәләрне яңа елга бизәү, матурлау буенча үткәрелгән бәйгедә "Шатлык" балалар бакчасы беренче урынны яулады.
-
"Традицион булмаган алымнар белән рәсемләү" 15.12.2020
Мәктәпкәчә балачак – бала тормышының иң әһәмиятле чоры. Шушы чорда ул кечкенә тикшерүчене хәтерләтә. Алар зур кызыксыну белән әйләнә-тирә мохитны өйрәнәләр. Бала эшчәнлегендә никадәр төрлелек булса, баланың һәрьяклы үсеше камилрәк була. Менә шуңа күрә дә балалар бакчасында сурәтләү эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Сәнгать эшчәнлеге балага зур сөенеч китерә. Бу эшчәнлек вакытында балалар үзләренең күргән, тойган әйберләрен сурәтләп кенә калмыйлар, ә предметка хас үзенчәлекле билгеләр белән дә танышалар. Икенче кечкенәләр төркеме балалары бүген мамык таякчыклары ярдәмендә "Кар астындагы агачлар" темасына рәсем ясадылар.
-
"Дөрес туклану" серләре 14.12.2020
Балаларны кече яшьтән дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү максатыннан презентация күрсәтелде. Балалар презентация аша витаминнар, файдалы ризыклар турында белемнәрен баеттылар, дөрес туклану серләренә төшенделәр.
-
LEGO конструирование 01.12.2020 С помощью лего-конструктора малыши создают свой уникальный мир, попутно осваивая сложнейшие математические знания, развивая двигательную координацию, мелкую моторику, тренируя глазомер. Занятия по конструированию стимулируют любознательность, развивают образное и пространственное мышление, активизируют фантазию и воображение, пробуждают инициативность и самостоятельность, а также интерес к изобретательству и творчеству.
-
Чираттагы педкиңәшмә 26.11.2020 Бүгенге педагогик киңәшмә кече яшьтән балаларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, балаларның сәламәтлекләрен үстерү, ныгыту, чыныктыру өчен заманча технологияләрне кулланып эшләү алымнарын өйрәнүне үз эченә алды. Тәрбияче Хуснулина Г.Г.,Сунгатуллина А.Р, физик тәрбия бирү тәрбиячесе Аухадиева Н.А., музыка җитәкчесе Шарипова Д.И. үзара тәҗрибә уртаклашып чыгыш ясадылар.
-
Олимпиада Эколята 26.11.2020 Сегодня наши воспитанники старшей и подготовительной к школе группы участвовали в Олимпиаде «Эколята – молодые защитники природы»
-
Тәҗрибә уртаклашу 24.11.2020 Үзара тәҗрибә уртаклашу йөзеннән бакчабызда һәрдаим ачык шөгыльлләр үткәрелеп килә. Беренче кечкенәләр төркемендә Каюмова В.А. "Кояш белән сәяхәт", уртанчылар төркемендә математик күзаллауны үстерү буенча бердәм белем бирү эшчәнлеге күрсәттеләр. Эшчәнлек барышында балалар уен формасында төсләрне, геометрик фигураларны, күләмне өйрәнделәр, төрле биремнәрне үтәп әкият геройларына булыштылар.