муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 112 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
"Витаминнар – сәламәтлек дуслары" 08.07.2022
А дигән витамин бар,
В дигән витамин бар,
С дигән витамин бар,
Д дигән витамин бар,
Күп төрле витамин бар.
Түм-түгәрәк, вак-ваклар,
Әйтерсең лә борчаклар
Кайсылары ап-аклар,
Кайсылары ал гына,
Ә үзләре бал гына!...
Ш.Галиев
Уртанчылар төркеме балалары белән "Витаминнар - сәламәтлек дуслары" темасына әнгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балаларга витаминнарның куп төрле, бигрәктә яшелчә, җиләк-җимештә күп булуы аңлатылды. Туклануда күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш кулланган очракта сәламәтлеккә файдалы булуы төшендерелде. Әңгәмә барышында алган белемнәрен балалар рәсемләү вакытында ныгыттылар.
-
"Хәрәкәттә- бәрәкәт" 07.07.2022
Балаларны кече яшьтән сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, спорт белән шөгыльләнеп сәламәтлекне ныгыту, үстерү максатыннан уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән мәктәп яны спорт мәйданычыгына экскурсия оештырылды. Балалар белән сәламәтлекне ныгыту өчен күп төрле җайланма, җиһазлар булуын күзәттеләр, алар белән ничек шөгыльләнергә кирәклеген аңлаттылар. Волейбол, баскетбол, футбол мәйданчыкларында булып эстафета уеннарында катнашып җитезлектә, өлгерлектә көч сынаштылар. Җәйге кояшлы, матур көндә күңелле ял иттеләр.
-
"Спорт белән шөгыльләнеп - сәламәт һәм шат яшик" 06.07.2022
Кемнәр уйнарга ярата,
Кемнәр өлгер һәм җитез?!
Безнең белән ярышырга
Кемнәр тели, әйтегез!
Безнең белән ярышырга
Җитез балалар кирәк.
Кемнәр ярышырга әзер
Чыгып басыйк тизрәк!
Уртанчылар төркеме балалары спорт уеннарын яратып уйныйлар. Ике командага бүленеп җтиезлектә, өлгерлектә көч сынашуда теләп катнашалар..
-
Әдәби алан 30.06.2022
Бүген уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Әбрар Каримуллин исемендәге район китапханәсенең балалар булеге оештырган "Җәйге алан" проектының "Җәйге китапханә сәяхәте - 2022" исеме астында үткәрелгән чарада катнаштылар. Балаларны әкият геройлары Шүрәле, Убырлы, Буратино, Нолик каршы алдылар, театральләшкән тамаша курсәттеләр. Кызыклы сорауларга җаваплар эзләп тәҗрибәләр үткәрделәр. Әкият геройлары китаплар ярдәмендә башка бик күп төрле сорауларга җавап табып булганын балаларга аңлаттылар. Китапларны саклап, кадерләп тотарга кирәклегенә төшендерделәр. Чара биюләр, уеннар, асфальтка рәсем ясау белән үрелеп барды.
-
"Зеленая дорога Детства" 01.06.2022
Сегодня воспитанники старшей и подготовительной к школе групп заняли 1 место в районном смотр-конкурсе агитбригад "Зеленая дорога Детства" по пропаганде правил дорожного движения и профилактике детского дорожно-транспортного травматизма среди ДОУ Сабинского муниципального района.
-
"1 июнь - Балаларны яклау көне" 01.06.2022 1 июнь - Балаларны яклау көне уңеннан балалар иҗат үзәгендә күңелле чара үткәрелде. Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын Мальвина, клоун Клепа каршы алдылар. Балалар белән берлектә төрле-төрле уеннар, күңелле ярышлар үткәрделәр.
-
"Үзе бәйрәм - балачак" 01.06.2022 1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан бакчабызда "Үзе бәйрәм - балачак" исемендә чара үтте. Бәйрәм җыр, бию, шигырьләр белән үрелеп барды. Беренче, икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар төркеме балалары хәрәкәтле, эстафета уеннарда катнашып күңелле ял иттеләр.
-
"Сау бул, бакча!" 28.05.2022
Бүген бакчада үзе шатлаклы да, үзе бераз моңсу да. Чөнки алты ел бакчабызда тәрбия һәм белем алган балаларыбызны мәктәпкә озатабыз. Әле кайчан гына килгән нәниләр инде зур үсеп, башлангыч белем туплап мәктәпкә әзер булганнар.
Яраттык бакчабызны
Җырлап уйнадык, көлдек
Чыныгып, тәнгә көч җыеп
Мәктәпкә әзерләндек.
Күп нәрсәне тәүге тапкыр
Без төшендек бакчада
Ни өчен яз ел да килә
Карлар явып торса да.
Бездә бәйрәм!Бездә бәйрәм!
Менә шуңа күрә без.
Шатланабыз, сөенәбез,
Елмаябыз, көләбез.
-
BebySkills бәйгесендә җиңү яулаганнары тәбрикләү 25.05.2022
Бүген балалар иҗат үзәгендә районкүләм, республикакүләм, регионара үткәрелгән BebySkills бәйгесенең җиңүчеләрен котлап үттеләр. Бу чарада мәктәпкә әзерлек төркеменнән Кабиров Кәрим, зурлар төркеменнән Аубакирова Нурлана катнаштылар. Җиңүчеләрне Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы котлады. Бәйгедә катнашып районыбыз данын үстергән балаларга медаль, грамота, истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Урман - җиребезнең матурлыгы, байлыгы. 13.05.2022
Атна дәвамында бар эшчәнлек балаларда урманга һәм аның байлыкларына сак караш тәрбияләү; кешеләр тарафыннан табигатьне сакларга кирәклеге турында нәтиҗә ясарга күнектерү, урман, андагы тереклек турында белемнәрен тирәнәйтү, мул табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен аңлату, балаларда игьтибарлылык, әйләнә-тирә табигатькә, урманга карата сакчыллык, миһербанлык сыйфатлары, экологик кульура тәрбияләү максатыннан оештырылды. Балалар белән бакча биләмәсендә, бистәдә үсүче агач, куаклар күзәтелде. Алардагы язгы үзгәрешләргә зур игьтибар бирелде. Агач, куакларның бөреләре бүртеп, яфрак ярулары күзәтелде.