муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 112 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Искечә Яңа ел! 13.01.2023
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп.
Иске яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын.
Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын!
Бүген бакчабызда искечә яңа елны билгеләп балалар белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап, җыр, бию, шигырьләрне искә төшереп Искечә Яңа ел бәйрәмен үткәрдек.
-
Хәрәкәтле уеннар 11.01.2023
Хәрәкәтле уеннар яш буынны физик яктан нык һәм сәламәт тәрбияләү , аның хәрәкәт итү мөмкинлекләрен үстерү һәм сәләтләрен камилләштерү кебек бер-берсенә тыгыз бәйләнгән комплекслы бурычларны хәл итүдә алыштыргысыз чара булып тора. Хәрәкәтле уеннар баланың иҗатын, хыялын, игътибарын үстерүгә, инициативалылык, мөстәкыйльлек тәрбияләүгә, җәмәгать тәртибе кагыйдәләренә хөрмәт уятуга юнәлдерелгән. Әлеге бурычларны хәл итү, уеннарның үзләрен үткәрүдән бигрәк, аларны оста итеп оештыруга, методик таләпләрне катгый саклауга бәйле. Хәрәкәтле уеннар, хәрәкәтләр шулай ук координацияне камилләштерүгә комплекслы йогынты ясыйлар. Бу яшьтә уен эшчәнлегенең нигезләре салына. Алар иң элек йөрү, йөгерү, сикерү, ыргыту кебек хәрәкәтләрне: тупны тоту, предметны бер кешедән икенчесенә тапшыру, туп ыргыту , туп сикертү кебек уен кагыйдәләрен; урын сайлау, партнер, команда белән килешеп хәрәкәт итү кебек техник-тактик гамәлләрне камилләштерүгә юнәлдерелгән . Тәрбия һәм белем бирү барышында балалар бик күп уен төрләре белән танышалар, алар уен эшчәнлегенә карата кызыксыну уята, мөстәкыйль рәвештә уенны сайларга һәм иптәшләре белән буш вакытта уйнарга өйрәнә.
-
Тау шуарга чаналар 11.01.2023 Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары әвәләү эшчәнлеге барышында кунакка килгән Барс исемле көчеккә һәм аның дусларына тау шуарга чана ясадылар.
-
"Аюга кунакка" 09.01.2023
Нәниләр төркемендә бүген балалар Аюга кунакка бардылар. Хәрәкәтне үстерү эшчәнлеге барышында балалар эскәмиядән үрмәләп бару күнегүен ныгыттылар.
-
Новогодние утренники 24.12.2022
Этот праздник любит каждый,
Этот праздник каждый ждет,
Для детей он самый важный,
А зовется — Новый год!
Новый Год - это самый волшебный, веселый праздник, которого дети ждут, веря в сказку и чудо. 24 декабря в нашем детском саду прошли новогодние утренники. Красиво украшенный зал, нарядная елка, подарки, Дед Мороз и Снегурочка, Леший и Баба Яга, Медвежонок, Зайчонок и множество других сказочных персонажей ожидали детей дошкольного учреждения. Ребята погрузились в мир чудес, приключений, невероятных превращений и сюрпризов. Дошколята танцевали, пели песни, читали стихотворения, водили хороводы, с удовольствием участвовали в играх и конкурсах. Дети получили массу положительных эмоций и долгожданные подарки из рук Деда Мороза.
-
Яңа елга биләмәләрне бизәү 23.12.2022
МБМБУ Саба 1 нче "Шатлык" балалар бакчасы коллективы елдагыча биләмәне кар сыннары, утлар белән бизәп "Әкият иленә" әйләндерде. Кыш бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре, матрешкалар, әкият геройлары, төрле төстәге утлар һәркемне серле әкият иленә алып керде. Зәвык белән бизәлгән сихри дөнья балаларны гына түгел өлкәннәрне дә сокланандырды.
-
Кыш Бабай бүләкләр алып килгән 21.12.2022
Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде.
Бакчадагы Һәр балага
Бүләк бирде.
Кар кызы да яңа елга
Кунакка килгән.
Кыш бабай бездә икәнен
Ул каян белгән?
Бүген бакчабызга балаларны сөендереп Кыш Бабай, Кар Кызы килде. Балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап матур теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр өләштеләр.
-
Әдәби сәгать "Кышны яратам" 15.12.2022
Бүген Саба район балалар китапханәсе Саба №1 «Шатлык» балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары өчен «Кышны яратам» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды. Китапханәчеләр балаларга шагыйрьләребез: М.Сафинның “Тәүге кар яугач”, Р.Вәлиеваның “Бөтен дөнья ак кына”, “Яңа ел”, А.Юнысованың “Кышны яратам”, “Беренче кар”, Б.Рәхмәтнең “Кыш һәм Кеше”, “Яңа ел килгәч” шигырьләрен укып, әңгәмә үткәрделәр. Чара “Маша һәм Аю” мульфильмның Яңа елга багышланган сериясен карау белән дәвам итте, кышкы бияләйләрне буяу белән тәмамланды.
-
Юбилеегыз белән!!! 13.12.2022
Бүген мөдиребез Рушания Гыйлемхан кызының - гомер бәйрәме - туган көне, юбилее. Саба муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү методисты Луиза Мәҗитовна, профсоюз комитеты рәисе Айгөл Маратовна юбилярны котлап Грамота тапшырдылар, матур теләкләрен җиткерделәр. "Шатлык" балалар бакчасы коллективы исеменнән профсоюз комтеты рәисе Алсинә Фаиловна котлады.
-
Кар бабай! 08.12.2022
Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Беренче кечкенәләр төркеме балалары әвәләү эшчәнлеге барышында Кар бабай әвәләделәр.