Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
"Уңыш бәйрәме" 23.10.2019

Көзнең үз яме, үз матурлыгы. Муллыгы, байлыгы белән кадерле бу ел фасылы. Яз-җәй буе тир түгеп тапкан хезмәтнең нәтиҗәсе көзләрдә чагыла. 6-8 класс укучылары өчен узган Уңыш бәйрәмендә көз, уңыш турында матур чыгышлар төрле күңелле уеннар белән чиратлашты.
-
Әби-бабайлар-безнең кадерлеләребез. 23.10.2019

5 класста "Әби-бабайлар- безнең кадерлеләребез " дип исемләнгән очрашу-кичә узды. Өлкәннәр оныкларына үз яшьлекләре, яшүсмер чаклары турында сөйләсә, балалар аларга матур чыгышлар бүләк иттеләр. Гореф-гадәтләрне саклау, буыннар чылбырын дәвам итү максатыннан оештырылган чара әби-бабайлар өчен дә, укучылар өчен дә файдалы, күңелле булды.
-
"Гаилә белән ГТО" ярышлары 22.10.2019

Сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, спорт белән шөгыльләнүчеләр санын арттыру максатында узучы "Гаилә белән ГТО" ярышларының зона этабында безнең мәктәптән Хабибуллиннар гаиләсе катнашып, 3 урынга лаек булды.
-
"Иҗади гаилә" бәйгесе 21.10.2019

Район күләмендә узучы "Иҗади гаилә" бәйгесендә мәктәбебездән Шәриповлар гаиләсе катнашты. Әти-әни һәм 3 кыз янына бабайның тальян моңнары да кушылгач, чыгыш бик матур килеп чыкты. Балаларында өлкәннәргә хөрмәт, гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләүче бу гаилә "Су юлы" дип исемләнгән татар халык җырын башкарды.
-
"Тату сыйныф серләре" 21.10.2019

Ата-аналр комитетлары арасында узучы "Тату сыйныф серләре" бәйгесендә мәктәп ата-аналар комитеты чыгыш ясап, "Киләчәккә адымнар" проектын тәкъдим итте.
-
Татарча диктант 19.10.2019

19 нчы октябрь көнне 13.00 сәгатьтә мәктәбебездә дөньякүләм белем бирү “Татарча диктант” акциясе уздырыла. Татарча диктант — татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан үткәрелә. Әлеге чарада актив катнашырга чакырабыз!
-
Безопасность в наших руках 18.10.2019

Сегодня ОПОП Исполнительного комитета Сабинского района РТ Исхакова А.Р. с обучающимися 1-4 классов провела беседу на тему "Использование светоотражающих элементов" и раздала буклеты о правилах дорожного движения.
-
Пожарная безопасность 18.10.2019

Сегодня пожарный ГАУ "Пожарная охрана РТ" Башаров А.Г. провел беседу с обучающимися 9-11 классов на тему "Пожарная безопасность". Рассказал о профессси пожарного.
-
"Россия-минем тарих" тарихи паркында 16.10.2019

Туган ил тарихына кызыксыну уяту -мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. 16 декабрь көнне 7-11 класс укучылары Казан шәһәрендә "Россия-минем тарих" тарихи паркында булдылар. Укучыларга Россиянең 20нче гасыр тарихы турында бик бай мәгълүмат бирелде.
-
Рәхмәт сиңа, укытучым" 05.10.2019

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап яздыгыз,
Өмет тулы күпме күзләргә сез
Яшәү чактылары салдыгыз.
Кайгыртып гел кеше кайгыларын
Безнең янәшәдә эшлисез.
Ходай сезгә озын гомер бирсен,
Рәхмәт сезгә, чып-чын кеше сез!
Хөрмәтле укытучылар, Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез!!!








