Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Әлифба бәйрәме 29.01.2020

Әлифба китабын укып бетерү-1 класс укучылары өчен зур җиңү. Укырга, язарга өйрәнгән укучыларыбыз 4 ай мәктәп укучысы булу дәверендә бик күп һөнәрләр үзләштергәннәр. 29 январь көнне узган Әлифба бәйрәмендә 1 класс укучылары үзләренең сәләт-мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Класс җитәкчесе Шайхеразиева Ф.В. һәм әти-әниләр өчен дә бу көн зур бәйрәмгә әйләнде.
-
Спонсорлар белән очрашу 25.01.2020

Өстәмә белем бирү берләшмәләре эшчәнлеген нәтиҗәлерәк итү өчен ел саен мәктәбегезгә иганәчеләр ярдәме күрсәтелә. Бу уку елында Фархуллин И.Т., Шавалиев И.Ш. ярдәме белән "Оста куллар", "Туган якны өйрәнү" түгәрәкләрендә куллану өчен әсбаплар, актлар залы өчен акустик система алынды. Хыялларыбызны тормышка ашырырга булышкан иганәчеләргә зур рәхмәт!
-
"Иң шәп әйдаман" бәйгесе 22.01.2020

10 класс укучысы Гафиятова Илзия "Иң шәп әйдаман" бәйгесенең район этабында чыгыш ясап, "Иң энергияле әйдаман" исеменә лаек булды.
-
ТАССРга 100 ел 20.01.2020

ТАССРга 100 ел уңаеннан китапханәдә күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмәдә Татарстан тарихы турында китаплар, укучыларның эшләре урын алды.
-
"Җимлек" акциясе 16.01.2020

Табигатьне саклау акцияләре мәктәптә еш уза. Кошлар өчен мәктәп тирәсенә бик күп җимлекләр куелды. Балалар көн саен җим сибеп, кошларны сыйлыйлар. Аларны күзәтү һәркем өчен дә күңелле.
-
Чаңгы ярышында 1нче уңышыбыз 12.01.2020

9 класс укучысы Гатиатуллин Ильяс Эзмә авыл җирлегендә узган чаңгы ярышында 9-11 класс укучылары арасында 3 урын алды. Бу- сезондагы 1нче уңышыбыз, калган ярышларда тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешүен телибез.
-
Чит илләргә сәяхәт 27.12.2019

Кышкы лагерьның 3нчн көне дә күңелле мизгелләргә бай булды. "Хайваннар дөньясы" темасына интеллектуаль бәйгесендә көч сынашканнан соң, "Инлиз теле иле"нә сәяхәт ясадылар. Кышкы уеннар да бик күңелле булды.
-
Чыршы утлары яктысында 27.12.2019

27 декабрьдә мәктәбебездә 6-11 класс укучылары өчен "Чыршы утлары яктысында" бәйрәме узды. Зал уртасында Яңа ел күрке булган чыршы бизәлгән, сихри яктылык сирпелеп тора. Укучылар Кыш бабай һәм Кар кызына, тамашачыларга зур бәйрәм бүләге ясадылар. Вальс белән башланып киткән бәйрәмебез күп төрле милләт биюләре, клоуннар чыгышлары, матур җырлар белән дәвам итте.
-
Олимипиадникларны бүләкләү 27.12.2019

Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабында укучыларыбыз 24 призлы урын алды. Яңа ел бәйрәме вакытында олимпиада призерларының әти-әниләренә, укытучыларына Рәхмәт хатлары, укучыларга Грамоталар тапшырылды.
-
Кышкы маҗаралар 26.12.2019

"Дуслык" лагеренда 2нче көн кышкы маҗаралар дип исемләнде. Туган якны өйрәнү музеенда "Туган ягым буйлап" дигән сәяхәттән соң балалар "Кышкы бизәкләр" мастер-классында катнаштылар. Саф һавада уйнарга да, җимлекләргә җим салып, кошларны сыйларга да өлгерделәр.








