Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Рәхмәт сиңа, укытучым" 05.10.2019

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап яздыгыз,
Өмет тулы күпме күзләргә сез
Яшәү чактылары салдыгыз.
Кайгыртып гел кеше кайгыларын
Безнең янәшәдә эшлисез.
Ходай сезгә озын гомер бирсен,
Рәхмәт сезгә, чып-чын кеше сез!
Хөрмәтле укытучылар, Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез!!!
-
Өлкәннәр көне 01.10.2019

1 октябрьдә мәктәбебездә Өлкәннәр көне уңаеннан "Бер очрашу-бер гомер" дип исемләнгән кичә узды. Укытучылар һәм укучылар тарафыннан кунакларга бик матур чыгышлар бүләк ителде.
Сезгә булган хөрмәтебез,
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык һәм куанычлар, зур бәхетләр
Юлдаш булсын Сезгә гомергә!!!
-
Ярминкә-2019 28.09.2019

Бүген мәктәп коллективы ярминкәдә катнашып, мәктәп яны тәҗрибә участогында җитештерелгән уңыш белән сату итте.
-
Тату сыйныф серләре 27.09.2019

Мәктәп һәм ата-аналар комитетлары хезмәттәшлегенең иң яхшы ысулларын ачыклау, популярлаштыру максатын күздә тоткан "Тату сыйныф серләре" бәйгесе Саба районында ТАССРның 100 еллыгына багышланган ата-аналар форумы кысаларында уза. Бүген мәктәбебездә әлеге бәйгенең мәктәп туры узды. Бәйге ике турдан торды. Беренче турда 10 ата-аналар комитеты "Безнең күңелле тату сыйныф" визит карточкасын тәкъдим итте, "Иҗади гаилә" дип исемләнгән 2 нче турда гаиләләр иҗади сәләтләрен: җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Ата-аналар комитетларына төрле номинацияләрдә җиңү яулаган өчен Грамоталар тапшырылды.
-
"Тынычлык күгәрчене" акциясе 21.09.2019

Сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт тәрбияләү максатыннан узган "Тынычлык күгәрчене" акциясендә безнең коллектив бик теләп катнашты.
-
Милләтләр йөгереше
21.09.2019
Массакүләм спортны пропагандалау максатында узучы "Милләтләр йөгереше" ярышлары елдан ел күбрәк кешене җәлеп итә. Бүген барлык укучылар әлеге ярышта катнашып, үзләренең сәламәт яшәү рәвеше яклы икәнлекләрен тагын бер кат расладылар.
-
Бар коллектив "Милләтләр йөгереше"ндә 21.09.2019

Барлык коллектив бердәм рәвештә "Милләтләр йөгереше"нең старт сызыгына басты.
-
"Җиңү урманы" акциясе 14.09.2019

Бүген мәктәбебездә "Җиңү урманы" акциясе кысаларында агач утырту оештырылды. Барлык укучылар катнашында мәктәп стадионы тирәсенә 40 төп җиләк-җимеш ага\чы утыртылды.
-
Җиңел атлетика ярышлары 14.09.2019

14 сентябрьдә җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Барлык укучылар төрле дистанцияләрдә көч сынаштылар. Призлы урыннар алучыларга Грамоталар тапшырылды. 1 урын алган укучылар район күләмендә узачак ярышларга әзерлекне дәвам итәләр.
-
Мероприятия, посвященные Всероссийскому дню трезвости
11.09.2019
Сегодня в целях борьбы с алкокольнюй зависимостью и популяризации систематических занятий физической культуры проведены мероприятия, посвященные Всероссийскому дню трезвости.








