Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 251 252 ( 253 ) 254 255 256 257 258 259 260
-
Афәрин, кызлар!
27.04.2011
23 апрель көнне Шәмәрдән гимназиясендә узган флорбол буенча район беренчелегендә безнең мәктәптән 2 команда катнашты (малайлар һәм кызлар командалары). Кызлар командасы район күләмендә 1нче урын яулады. Афәрин, кызлар!
-
Без-Тукай оныклары
27.04.2011
22 апрельдә башлангыч класс укучылары катнашында "Без-Тукай оныклары" дип исемләнгән кичә уздырылды.Сөекле шагыйребез Г.Тукайның 125 еллыгына багышлап уздырылыган әлеге кичәдә шагыйрьнең шигырьләре сөйләнде,әкиятләре сәхнәләштерелде. Укучылар кызыклы сорауларга җавап биреп, үзләренең Тукай иҗаты белән яхшы таныш булуларын күрсәттеләр. Кичәдә "Күбәләк" ясле-бакча балалары кунак булды
-
"Син Тукайны беләсеңме?"
27.04.2011
21 апрель көнне "Син Тукайны беләсеңме?" дигән темага әдәби викторина үткәрелде. Әлеге чарада 5-11 класс укучылары катнашты. Сораулар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган иде. Викторинада 1 урынны Сабирова Гөлназ (7 класс), 2 урынны Мусин Булат (9 класс), 3 урынны Газизова Зилә, Гайнанова Резеда (7 класс) яуладылар. Бу укучылар Тукай иҗаты белән бик яхшы таныш булулары белән аерылып тордылар.
-
"Без бергә"
27.04.2011
22 апрельдә район балалар иҗаты үзәгендә узган "Без бергә" Татарстан Республикасы халыклары фестивалендә актив катнашып, уңышларга ирештек:*"Йөрәкләр бергәлеге" номинациясендә мәктәбебезнең "Күңелле сәхнә" түгәрәге членнары, Т.Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре" спектакленнән өзек сәхнәләштереп , 1 урынга лаек булдылар (Җитәкче-Шафикова Г.Р.)* "Дустыма хат" акция-конкурсына Шафикова Зәлинә язган хат район күләмендә 2 урынга лаек булды. (җитәкче-Закирова Р.Г.)* "Бу атнада кунакта..."акция-конкурсында мәктәп командасы Эзмә, Кызыл Мишә, Корсабаш мәктәпләре белән берлектә 3 урынга чыкты.
- Белергә хакым бар 23.04.2011
- Без-сәламәт яшәү рәвеше яклы 21.04.2011
-
Хезмәтне саклау-һәркемнең бурычы
21.04.2011
"Уку һәм хезмәт эшчәнлеге вакытында хезмәтне саклау" бәйгесендә катнашкан 8 класс укучысы Юзеева Сиринәнең рәсеме район күләмендә 2нче урынга лаек булды. Котлыйбыз, Сиринә!
- Президент бәйгесе 12.04.2011
- Аҗаган 12.04.2011
- Батырларыбызны котлыйбыз! 12.04.2011








