Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 251 ( 252 ) 253 254 255 256 257 258 259 260
-
21.06.2011
Бүген бик күпләрнең хыяллары чынга ашты. Без Тукай-Кырлайга сәяхәт итеп, күренекле шагыйрь Габдулла Тукай эзләре буенча йөрдек. Музейның эчке һәм тышкы күренешенә, андагы скульптураларга таң калып, заллардагы һәр экспонат турында экскурсоводлардан тулы мәгълүмат алып, "Сөйкемле шүрәле" бәйгесенә җибәрелгән эшләр белән танышып, вакытның узганын сизмәгәнбез дә. Сәгъди абзый йортында булу барыбызны да кечкенә Габдулла яшәгән чорларга алып кайткандай булды. Бүгенге сәяхәтебез барыбыз өчен дә бик файдалы һәм кызыклы узды. Шушы мөмкинлекне бүләк иткән район хакимиятенә, район мәгариф бүлегенә, мәктәп директорына зур рәхмәт!
-
Дин һәм тормыш
09.06.2011
21:24Дин һәм тормыш
Лагерь эшчәнлегенең 6нчы көне "Дин һәм тормыш" дип исемләнде. Сәламәтлек минутында "Ислам дине һәм сәламәтлек” темасына сөйләшү булды. Ял итүчеләр ислам дине тарихы турында мәгълүмат алдылар. Фәнил мәчетендә Тәнзилә апа укучыларга вәгазьләр сөйләде, диннең иң яхшы кешелек сыйфатлары тәрбияләвен, намуслылыкка, чисталыкка, гаделлеккә өйрәтүен төшендерде.
- Без-Мойдодыр дуслары 05.06.2011
- Мин сәламәтлек яклы 05.06.2011
-
Без-табигать дуслары
03.06.2011
Лагерьның 2нче көне "Без-табигать дуслары" дип исемләнде. Бу көнне укучылар Юәшкәгә бардылар.
-
Имтиханнар башланды
23.05.2011
20 май көнне 11 класс укучыларының имтиханнары башланып китте. Бу көнне аларның татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәре тикшерелде. Чыгарылыш класс укучыларына бердәм дәүләт имтиханнарында да уңышлар телибез!
-
Бердәм экологик дәрес
19.05.2011
12 майда мәктәптә "Табигать-тиңсез хәзинә" дип исемләнгән бердәм экологик дәрес узды. Дәрес биология укытучысы Ибушева Ф.Н.ның "Миһербанлы булыйк!" дигән кереш сүзе белән башланып китте. Урман-сулар, үсемлекләр, кошлар, чишмәләрне саклауга багышланган дәрес җыр-биюләр белән үрелеп барды. Укучыларга экологик проблемалар, аларны чишү юллары турында бай мәгълүмат бирелде, табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы икәнлеге төшендерелде.
-
Бөек Җиңүгә багышланган йөгереш
12.05.2011
-
Хезмәтне саклау көне
30.04.2011
28 нче апрель хезмәтне саклау көне уңаеннан мәктәптә барлык укучылар һәм хезмәткәрләр өчен хезмәтне саклау дәресе үткәрелде. Дәрестә янгын куркынычсызлыгы; электр куркынычсызлыгы; юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү (велосипедта йөрү кагыйдәләре, транспортта үз-үзеңне дөрес тоту, юл билгеләре, статистик мәгълүматлар); мәктәп яны тәҗрибә биләмәсендәге эшләр һәм андагы куркынычсызлык кагыйдәләре; махсус эш киемнәре һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү турында бай мәгълүмат бирелде. Бердәм дәресне хезмәтне саклау комиссиясе рәисе Сафин А.К. уздырды.
-
Барыбыз да өмәгә!
27.04.2011
23.04.2011 көнне 6-11 класс укучылары шимбә өмәсендә катнашты. Укучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә мәктәп тирәсе чистарып калды.








