Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Аҗаган 20.02.2016

Мәктәбебездә традициягә әйләнгән хәрби- спорт уены "Аҗаган" үткәрелде.Булачак солдатлар -егетләребезнең төрле өлкәләрдә осталыклары сыналды. Ярыш ике команда- "ВМФ" һәм "Аврора" арасында үтте. Командирларның таләпчәнлеге сизелә: беркемнең дә артта каласы килми.Егетләр төз ату,автомат сүтеп җыю,ОЗК киеп-салу,кул көрәштерү,аркан тарту, турникта күтәрелү, идәннән этелү кебек ярышларда көч сынаштылар .Бәйрәмдә җанатарлар да күп иде. Бәйрәм кызларыбызның матур чыгышлары белән үрелеп барды.Ярыш "ВМФ" командасының җиңүе белән тәмамланды. "Аврора" командасы да бик азга гына калышты.
-
Ачык дәресләр
19.02.2016
Методик айлык кысаларында мәктәбебез укытучылары үзара дәресләргә кереп тәҗрибә уртаклашалар.Бүген Давлиева В.Н. 2 нче сыйныф укучылары белән әдәби уку фәненнән " Дөньяны бинокль аша күзәтү" темасына,Исмагилова Ч.Р. 5 нче сыйныф укучылары белән инглиз теле фәненнән "Погода.Времена года." темасына ачык дәресләр күрсәттеләр.
-
Урок мужества 17.02.2016

Пеподаватель-организатор ОБЖ Камалов Р.В. проводил Урок мужества на тему "Горячее сердце". Он рассказал о проекте Фонда социально-культурных инициатив, который реализуется с ноября 2013 года. Учащимся дана информация о детях и молодёжи в возрасте до 23 лет,проявивших неравнодушие и активную жизненную позицию, совершивших героические и мужественные поступки,бескорыстно пришедших на помощь людям,а также преодолевших трудные жизненные ситуации.
-
Әфганстан-йөрәк ярасы 17.02.2016

17 февральдә 4-7 классларда "Әфганстан-йөрәк ярасы" дип исемләнгән очрашу-кичә узды. Очрашуда хәрби-интернационалистлар Фәһим Бикмиев һәм Рафик Сөнгатуллин катнашып, укучылар белән үзләренең кичерешләрен уртаклаштылар, хәрби хезмәттә булган еллары турында искә төшерделәр. Армиягә барып хезмәт итү -һәрбер ир-егетнең бурычы булуын искәртеп, егетләрне спорт белән дус булырга, авырлыкларны җиңә белергә өйрәнергә өндәделәр. Фәһим Бикмиев үзенең Әфганстанда булган чакта язган шигырьләрен укып, үзе иҗат иткән җырларны җырлап, очрашуны тагын да ямьләндерде. Чара "Тынычлык" җыры белән тәмамланды.
-
Булдыра безнең кызлар! 15.02.2016

Республика олимпиадалары дәвам итә. Татар теле фәне буенча районыбыз данын яклауда үзебезнең мәктәп укучылары катнашу -барыбыз өчен дә куанычлы вакыйга. Мәктәбебезнең 8нче сыйныф укучысы Шакирова Гөлназ (укытучысы Сафина С.З.),10 нчы сыйныф укучысы Газизова Илүзә (укытучысы Гафиятова Ә.Ф.) призлы урыннар яуладылар. Бу уңыш- тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Афәрин, кызлар! Булдырдыгыз! Ышанычны акладыгыз. Алга таба да зур уңышлар юлдаш булсын!
-
"Чаңгы юлы-2016" 13.02.2016

13 февраль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә узган "Чаңгы юлы - 2016" ярышларында безнең мәктәпнең 2-11 сыйныф укучылары, укытучылар,техник хезмәткәрләр актив катнашты. Шундый матур кояшлы көндә узган бу чара һәркемнең кәефен күтәрде. Ярыштан соң җиңүчеләр билгеләнде, авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм Грамоталар тапшырды. Поварлар чаңгычыларны кайнар коймак һәм чәй белән каршы алдылар.
-
"Инструментальный концерт"
13.02.2016
Бүген Шафикова Г.Р. 6 сыйныф укучылары белән "Инструменталь концерт" темасына музыка дәресеннән ачык дәрес уздырды.
-
"Иң шәп әйдаман-2016" 12.02.2016

"Иң шәп әйдаман - 2016" отряд вожатыйлары конкурсының район этабы булып үтте.Безнең мәктәптән 10 нчы сыйныф укучысы Шафикова Зәлинәнең эше тәкъдим ителде һәм финалга үтте.Зәлинә конкурсның финал өлешендә 2 нче сыйныф укучылары белән "Су-яшәү чыганагы" темасына оешма җыены уздырды, үзе белән таныштырды. Нәтиҗәдә Зәлинә "Самый энергичный вожатый" номинациясендә җиңү яулады.
-
Тәҗрибә уртаклашабыз 12.02.2016

Башлангыч сыйныф укытучысы Бикмиева Д.Н. 4 сыйныфта татар теленнән "Сан" темасына ачык дәрес уздырды. Дәрестән соң укытучылар фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
-
Котлыйбыз! 12.02.2016

10 класс укучысы Газизова Илүзә татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында призлы урын яулады (укытучы Гафиятова Ә.Ф.). Районыбыз данын яклауда укучыбызның өлеше булуы сөенечле хәбәр.Укытучының да, укучының да хезмәте сыналды. Алга таба да сынатмассыз дип калабыз. Афәрин!








