Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Большекибячинский детский сад «Кубэлэк» Сабинского муниципального района РеспубликиТатарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Кибячи, ул Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(917)-227-40-42 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-"Большекибячинский детский сад"Күбәләк" |
| Руководитель: | Шакирова Рузия Шайхлсламовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 25 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Большекибячинский детский сад «Кубэлэк» Сабинского муниципального района РеспубликиТатарстан» - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Террорчылыктан саклану 21.04.2026

Террорчылыктан саклану буенча Бөтенроссия өйрәнүләре кысаларында 2026 елның 21 апрелендә Олы Кибәче "Күбәләк" балалар бакчасында хезмәткәрләрнең һәм тәрбияләнүчеләрнең террорчылык актлары кылу куркынычы туганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре буенча, шул исәптән пилотсыз очу аппаратлары куркынычы янаганда укыту күнегүләре үткәрелде. Әзерлек вакытында хезмәткәрләргә һәм балаларга инструктаж үткәрелде, эвакуация планы белән таныштырылды. Тренировкалар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 01.08.2025 №под-1230/25 боерыгы белән расланган Методик тәкъдимнәрне кулланып үткәрелде.
-
Халыкара изгелекле эшләр көне. 16.04.2026

16 апрель - Халыкара изгелекле эшләр көне. Бу волонтерлар һәм изге эшләр башкарырга әзер булганнарның бәйрәме. Олылар торкеменэ йоруче балаларга да волонтер тошенчэсе анлатылды. Балалар Татарстаннын танылган хэйриячесе, изгелек иясе- Эсгать Галимжанов белэн якыннанрак таныштылар. Ул игелекле хезмәтләре өчен хөкүмәтебезнең күп бүләкләренә ия.Легендар хәйрияче Әсхәт Галимҗанов истәлеген мәңгеләштереп – Меңъеллык мәйданындагы Хәйрияче һәйкәле куелган скверга аның исеме бирелде. Ул - Казан шәһәренең мактаулы гражданины, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены иясе, Ленин исемендәге Балалар фондының Л.Толстой исемендәге алтын медаленэ лаек
-
"Космик сэяхэткэ эзерлек" 14.04.2026

14 апрель конне бакчабызда зурлар торкеменэ йоруче балалар белэн психология атналыгы кысаларында "Космик сэяхэткэ эзерлек" дип аталган уен дэрес уткэрелде. Балалар аралашу күнекмәләрен үстерделэр һәм камилләштерделэр. Уен дэвамында уңай социаль-психологик хэлэт тудырылды.
-
Космонавтика көне 11.04.2026

12 нче апрель-космонавтлар көне уңаеннан, балалар бакчасында, "Галэм кинлеклэре" тематик атналыгы үтә. Олылар торкемендэге балалар белән, "Кем ул космонавт?" темасына мөһим сөйләшү үткәрелде. Балалар беренче космонавт, космос, планеталар, космик корабльләр турында белделәр, кызыклы мәгълүматлар тупладылар. "Планеталар" жырын ойрэнделэр. Лото "Космос", домино, "Космо баланс" уеннарын уйнадылар. Блума кубигындагы сорауларга жавап эзлэделэр. Эвэлэу шогылендэ пластилиннан планеталар ясадылар.
-
Гөлбикәгә сый 10.04.2026

Кечкенэлэр торкеменэ йоруче балалар белэн "Курчакка сый" исемле эвэлэу эшчэнлеге булды. Балалар милли ризыкларны искэ тошерделэр, торле эвэлэу алымнарын кабатлап, Голбикэгэ клиндерлэр ясап булэк иттелэр
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2026

7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне. "Сәламәт бул" девизы астында безнең балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән чаралар үткәрелде. Олылар торкемендэ "Сәламәт булу нәрсә ул?", "Витаминнар- организмны саклаучылар", "Нәрсә ул микроблар", "Файдалы һәм зарарлы матдәләр!" дигән темаларга әңгәмә уздырылды. Әңгәмәдән соң, балалар да ни өчен иртәнге гимнастикаларның кирәк булуын аңлап алдылар. Дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, чиста һәм матур киенеп йөрергә кирәклеген искә төшерделәр. Балаларның сәламәтлеген кайгырту- һәркемнен бурычы!
-
"Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” 04.04.2026

Бакчабызнын олылар торкеменэ йоруче балалар "Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” атнасы кысаларында юл йору кагыйдэлэрен искэ тошерделэр. Юл билгелэре, велосипедта йору, машиналарда махсус утыргычларга дорес итеп утыру турында энгэмэдэ катнаштылар. "Мин шофер", "Светофор утлары", "Трамвай" жырларын жырладылар.Шогыль ахырында викторина сорауларына жавап биреп, рэсем ясадылар.
-
Бөтендөнья диңгез хайваннары көне 03.04.2026

Бүген безнең өлкән төркемдә Бөтендөнья диңгез хайваннары көненә багышланган танып белү чарасы узды! Балалар бу мөһим коннен тарихы турында белделәр. Диңгездэ яшэуче тереклек ияләрен нинди янаулар сагалавы һәм безнең һәрберебезнен аларга ничек ярдәм итә алуы турында фикер алыштылар. Балалар үзләренә таныш булган хайваннарны кызыксынып искә алдылар. Яңа гаҗәеп диңгез хайваннары тошерелгэн рэсемнэр карадылар, табышмакларга жаваплар эзлэделэр.
-
27 март- ботендонья театр коне 27.03.2026

27 март- ботендонья театр коне.Балалар белэн «Театр торлэре» һәм «Театрда үзеңне ничек тотарга»дигән мавыктыргыч әңгәмэ алып бардык. Алар театр формаларының төрлелеге белән таныштылар, курчак театрының күләгэ театрыннан, өстәл театрының бармак театрыннан нәрсә белән аерылганын белделәр.Узләрен чын актерлар ролендә сынап карадылар, театральләштерелгән уеннарда актив катнаштылар!
-
"Уттан саклан" 25.03.2026

Олылар торкеменэ йоруче балалар "Уттан саклан" атналыгы кысаларында янгын куркынычсызлыгы турында тирэнрэк таныштылар. Балалар ут сүндергеч, куркыныч хәлләр, янгын килеп чыгу сәбәпләре турында белемнәрен киңәйттеләр һәм янгын вакытында уз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. "Ут дус та дошманда" дигән төшенчә белән таныштылар.







