Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Большекибячинский детский сад «Кубэлэк» Сабинского муниципального района РеспубликиТатарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Кибячи, ул Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(917)-227-40-42 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-"Большекибячинский детский сад"Күбәләк" |
| Руководитель: | Шакирова Рузия Шайхлсламовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 25 |
| У нас учат: | 3 |
-
"Безнең Тукай бабабыз!" 26.04.2026

Бакчабызда Бөек Тукаебызнын тууына 140 ел тулуга багышланган "Безнен Тукай бабабыз" дип аталган бик матур чара узды.Балалар мэктэптэ кунакка кергэн 1-2 нче сырныф укучыларына Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр,"Кэжэ белэн сарык" экиятен сәхнәләштерделәр, җырларын башкардылар. Бәйрәм Г.Тукайның "Туган тел "җыры белән тәмамланды.
Габдулла Тукайга
Белмим, кайсы таулар күкрәгеннән
Һәйкәлеңнең ташы, тимере, –
Тик син үзең халык йөрәгеннән,
Халык мәхәббәте – синең исемең.
Халык гомере – синең гомерең.
Әхмәт ФӘЙЗИ -
Эколяталар көне 25.04.2026

25 апрельдә Бөтенроссия Эколяталар көне билгеләп үтелә. Безнең балалар бакчасында да әлеге вакыйгага багышланган чаралар старт алды. Олылар төркемендә «Эколяталар — табигать сакчылары» дип исемләнгән мавыктыргыч күңел ачу чарасы узды. Балалар күңелле персонажлар-чараның талисманнары белән таныштылар, аларның һәркайсы үзе һәм үз миссиясе турында сөйләде. Балалар табигатьтә үзләрен ничек дөрес тотарга кирәклеген искә төшерделәр, кошлар һәм хайваннар турында кайгыртуның мөһимлеге турында фикер алыштылар, рэсемнэр ясадылар, остэл уеннары уйнадылар.
-
Халыкара -җир көне 23.04.2026

22 апрель- Халыкара жир коне
Безнен бакчада да Җир көненә багышланган тематик шогыль узды. Шогыль барышында балалар белэн жир турында кызыклы һәм белемле әңгәмэ үтте. Балалар Җирне ни өчен «зәңгәр планета» дип атауларын, урманнарны, елгаларны һәм хайваннарны саклауның мөһимлеген, безнең һәрберебезнен табигатькә ничек ярдәм итә алуыбызны белделәр. Табигатьне пычратмау,чүпләмэу, чәчәкләр утырту ,суны экономиялэу буенча фикерләре белән уртаклаштылар. Блума кубигындагы сорауларга жаваплар бирделэр. Белемнэрен домино, дубль уеннары белэн ныгыттылар.







