Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
11 нче сыйныфка аттестат тапшыру 23.06.2014

20 нче июнь көнне 11 нче сыйныф укучыларына тулы мәктәпне тәмамалау турында аттестат тапшырылды. Шулай ук Садикова Гүзәл Нурулла кызы, Хайриева Зөһрә Таһир кызы җәмгыять белеме һәм татар теле фәннәрен, ә Гимадиева Гүзәл Равил кызы җәмгыять белемен бик яхшы үзләштергәннәре өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
9 нчы сыйныфка аттестат тапшыру 20.06.2014

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары Ахметзянов Даниф Равил улына, Хайриева Айсылу Таһир кызына, Хуснутдинова Алсинә Рафис кызына төп белем бирү программасын уңышлы тәмамлаганнары һәм төп дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырганнары өчен кызыл аттестат, ә калган укучыларга зәңгәр аттестат тапшырылды.
-
Җәйге лагерьның ундүртенче көне 15.06.2014

Менә инде лагерьның 13 нче көне дә артта калды. Бу көн хәтирәләргә гаять бай булып, балаларда бары уңай тәэсирләр генә калдырды. Иртәнге аштан соң отрядлар “Иҗат итү”көнен билгеләп үтүдә көч сынаштылар. Балаларга багышланган җырларның караокесына кушылып, җырлар башкардылар, ел буена өйрәнгән җырларны дусларына, иптәшләренә җырлап күрсәттеләр. Ә төшке аштан соң “Йолдызлар яңгыры” дип аталган конкурс үткәрелде. Бу конкурста балалар бик теләп катнаштылар, бигрәк тә актив укучыларыбыз Хабибуллина Эльмира, Хабибуллина Зәринә, Закирова Инзилә, Шайдуллина Зифа, Нуриева Инзилә, Имамиева Рәмзиләләргә тиңнәр табылмады. Отрядлар арасында барган бу ярышта ике команда да тигез очколар җыйды. Молодцы укучылар!
-
Җәйге лагерьның унөченче көне 14.06.2014

Көн сан мәктәп балаларның шат авазыннан яңгырап тора. Бүген дә, көн яңгырлы булуга карамастан,барысы да шатланып килделәр. Иртәнге линейкада көннек план белән таныштырылды, аннары гимнастика ясадылар. Бүгенге көн "Шашка һәм шахмат"турнирына багышланды. Укучылар отрядлар арасында шашка уены буенча ярыштылар. Бигрәк тә өлкәнрәк сыйныф укучылары актив булдылар. Шулай да түбән сыйныф укучылары да абый-апаларыннан калышмадылар.
-
Лагерьда сәламәтлек көне 13.06.2014

Балаларга шәхси гигиена күнекмәләрен бирү,сәламәтлек өчен кирәкле булган факторлар белән танышуны дәвам итү, теш,эчәк авырулары һәм аларны булдырмау турында мәгълумат бирү максатыннан бүген,13 июнь көнне, лагерьда сәламәтлек көне үткәрелде. Һәрвакыт сәламәтлек турында кайгыртып тору өчен кайчак ихтыяр көче җитеп бетми.Кайчагында "Менә бүген ял итәм дә,иртәгедән спорт белән шөгылләнә башлыйм"-дип үз-үзебезгә сүз бирәбез.
"Сәламәтлек - зур байлык" дип исемләнгэн уен - викторинада балалар күп сорауларга җавап таптылар. Алар сәламәтлек турында табышмакларга дөрес җаваплар әйтеп кроссворд чиштеләр. Кроссвордта кичәнең исеме язылган иде. Балаларның "Сәламәтлекне саклау өчен нишләргэ кирәк?" дигән сорауга җаваплары тыңланды.Төрле хәлләр килеп чыкканда бер-береңә ярдәм итәргә өйрәнделәр. Балалар сәламэтлек турында мәкальлэр бәйгесендә дэ актив катнаштылар.Төшке аштан соң спорт уеннары уйнадык.
-
Җәйге лагерьның унберенче көне 12.06.2014

Хөрмәтле балыкбистәлеләр!
Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлыйбыз! 12 июнь – илебезнең яңа тарихында аерым дата. Россия көне ирек һәм демократия, кеше һәм гражданин хокуклары кебек кыйммәтләр белән аерылгысыз.
Әлеге бәйрәм Ватан, аның тарихы бүгенгесе һәм килә-чәге белән өзелмәс бәйләнешне гәүдәләндерә. Безнең барыбызны да Россияне көчле, ирекле, демократик, чәчәк атучы дәүләт итеп күрү теләге берләштерә. Россия үзенең регионнары белән көчле. Татарстан – илнең динамик төстә үсүче субъектларының берсе. Без сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсеше, инвестицияләр җәлеп итү, торак төзелеше күрсәткечләре буенча алдынгы позицияләрне тотрыклы саклап киләбез. Безнең уртак уңышларның нигезе булып икътисадны ныгытуга юнәлтелгән стратегияне дөрес сайлау тора.
Кадерле дуслар! Россиянең һәр гражданины үз иле, халкының киләчәге якты булуын тели. Көчле, имин ил буларак, без үз Ватаныбыз белән горурланабыз. Булганны югалтмау, тагын да югарырак максатларга ирешү өчен безгә кадәр тупланган бай тәҗрибә, рухи кыйммәтләр, туган илгә, хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, кечкенәләрне кайгырту кебек сыйфатларны яшь буынга түкми-чәчми таныту зарур. Балыкбистәлеләр теләктәшлек һәм толерантлык, ватанпәрвәрлек һәм гражданлыкның күпгасырлык традицияләренә тугры калып, үз муниципаль районыбыз, республикабыз һәм илебез өчен рухи ныклык һәм горурлык хисләре белән берләшеп, аларның үсеше өчен барысын да эшләр. Безнең хезмәт сөючән күпмилләтле халкыбыз якты, матур киләчәккә лаек. Без бергәләп куелган максатларга ирешербез, сынауларны җиңәрбез.
Без дә укучыларыбыз белән бу бәйрәмне билгеләп үттек. Авыл китапханәсенә барып китаплар күргәзмәсендә катнаштык, викторина, рәсем конкурслары үткәрдек, күңелле стартлар һәм шашка-шахмат ярышлары оештырдык.
Хөрмәтле балыкбистәлеләр! Сәламәт һәм бәхетле булыгыз! Йортларыбыз – имин, илләр тыныч булсын.
-
Җәйге лагерьның унынчы көне 11.06.2014

Ул 26 июнь – Халыкара наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан оештырыла. Төрле службаларның уртак көче белән үткәрелүче әлеге айлыкка прокуратура җитәкчелек итә. "Наркотикларсыз тормыш" мәгълүмати-профилактика айлыгы республикада инде икенче тапкыр уздырыла. Районыбызда әлеге акцияне үткәрү буенча махсус план эшләнде, социаль хезмәтләргә һәм хокук саклау органнарына конкрет бурычлар билгеләнде. Айлык барышында төрле профилактика чаралары үткәрү күздә тотыла.
Шул уңайдан безнең укучылар да бу акциядә актив катнашырга уйладылар. Лагерьның бүгенге көне нәкъ менә шушы темага багышланды. Укучыларга “Наркомания – кешелек дошманы”, “Тормыш матур, күрә белсәң, тормыш матур, яши белсәң” дигән презентацияләр күрсәтелде. “Яман белән дус булма!”, “Замана афәтеннән сакланыйк” дигән әңгәмәләр оештырылды, рәсемнәр ясатылды.
-
Бүген бездә Сабантуй- Эшләреңнең барын куй! 10.06.2014

Балалар безнең киләчәгебез. Без,өлкәннәр, аларны ятимлектән, ачлыктан, ялангачлыктан, төрле явызлыклардан сакларга , якларга тиешбез. 1июнь –балаларны Халыкара яклау һәм саклау көне.Шул җәһәттән Яңа-Сала авылы сабантуе аланында Биектау, Яңа-Сала, Чаллыбаш балалары белән берлектә,балалар сабантуе үткәрелде.Бәйрәм балаларның яулык җыю күренеше белән башланып китте.Монда балалар күп төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар.Кашыкка йомырка куеп та, капчык киеп тә йөгерделәр, чиләк-көянтә белән су да китерделәр, сикергечтә сикерү ярышларында да бик теләп катнаштылар. Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды.
Җыр номинациясендә Хәбибуллина Зәринә, Хәбибуллина Эльмира һәм Сибгатуллина Фәридә җиңүчеләр булып танылдылар. Бәйрәмдә иң күп китап укучыны да билгеләп үттек. Бу номинациядә Төхвәтуллина Гөлүсә җиңүче булып танылды.
Сабантуй бәйрәменең төп бизәге булган татарча көрәш бәйгесендә дә иң-иңнәр сыналды. Хөкемдар Шомбыт урта гомуми белем мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Төхвәтуллин Рәмис Хәмит улы үзенең шәкертләрен гадел хөкем итте. Иң көчле балалар арасыннан беренче урынны Гарипов Айдар яулады. 2-3 урыннарны Әхмәтҗанов Айрат белән Шәрәфиев Ислам бүлештеләр, 4 нче урынга Сафин Рәсим лаек булды.
Бәйрәм буласын ишетү белән күп кенә авылдашларыбыз үзләреннән матди ярдәм тәкдим иттеләр. Яңа-Саладан Саттарова Гөлсинә апа,Шайдуллина Алсу апа, Биектаудан Вәлиева Минзия апа, Төхвәтуллин Илмир абыйлары, Чаллыбаш авылыннан Вәлиев Фәнис, мәдәният һәм медицина хезмәткәрләре. Сабантуйга килгән кунаклар берсе дә буш килмәгән иде. Аларның барысына да зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Сабыйларны сөендергәннәре өчен Аллаһы Тәгалә үзләрен дә зурласын! Бәйрәмнән бер бала да бүләксез китмәде. Бәйрәмдә теләнгән теләкләр барысы да тормышка ашсын, балаларыбыз сау-сәламәт тыныч тормышта игелекле , тәүфыйклы, тәртипле, көчле, белемле булып үссеннәр! Ә инде бу бәйрәмне алып баруда зур өлеш керткән Яңавыл китапхпнәчесе Салахиева Гөлсинә апага зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Гомумән, шушы бәйрәмне оештыруда көч түккән барлык абый- апаларга рәхмәтебез чиксез.
-
Җәйге лагерьның сигезенче көне 09.06.2014

Укучыларны ял иттерү, сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан эшләп килгән лагерьның көннәре бик кызыклы һәм тиз үтә. Мәсәлән, бүген балалар көндәгечә иртәнге зарядка ясадылар, аннан соңгы вакытлары блок чыгару цехына һәм автосервиска экскурсия белән дәвам итте. Балалар әлеге очрашулардан үзләренә бик кызыклы мәгълүмат алдылар.
-
Җәйге лагерьның җиденче көне 08.06.2014

Туган җир, туган як, туган авыл....Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре була. Туган төбәгебезнең һәр агачы, һәр сукмагы, һәр кешесе безгә таныш, якын.
Туган авыл, туган як темасы – язучылар һәм шагыйрьләр өчен дә мәңгелек тема. Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә,шагыйрьләргә илһам, иҗатларына ямь өсти. Һәр язучының, һәр шагыйрьнең әсәрендә туган як, якты образ булып, иҗатының буеннан буена сызылып бара.
Безнең бүгенге көнебез "Безнең туган як" дип аталды,туган ягыбызга, аның гүзәл табигатенә, күренекле якташ шәхесләренә багышланды. Һәр авылның күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә. Безнең Биектау авылы да да күренекле шәхесләргә бай төбәк.
Бүген без авылыбыз китапханәсенә барып, шушы туган ягыбызга, аның гүзәл табигатенә дан җырлаучы якташ шагыйрьләребез иҗаты белән таныштык, авылыбызның табигате турында сөйләштек, авылыбызның тарихын да искә төшердек.
Әйе, безнең авылыбыз да искиткеч матур. Бормаланып аккан Шомбыт елгасы,катнаш урманнары, мул уңыш бирүче басу-кырлары, хезмәт сөюче кешеләре-авылымның зур байлыклары бар дип, без горурланып әйтә алабыз.









