Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Сөмбелә бәйрәме 29.10.2014

Мәктәп күләмендә "Сөмбелә бәйрәме" узды. Башлангыч сыйныф укучылары бик яхшы әзерлек белән катнаштылар. Аларга бик зур рәмәт!
Бәйрәмне карарга әти-әниләрдә килгән иделәр.
-
Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре буенча сыйныф сәгате 28.10.2014

Бүгенге көнебезне интернеттан башка күз алдына да китереп булмый. Күпчелек көндәлек шөгыльләребез компьютер технологияләре ярдәмендә башкарыла. Шулай ук интернет ярдәмендә бик күп файдалы мәгълүматлар алына.Ләкин интернетның файдалы яклары белән зыянлы яклары да күп. 5-11 нче сыйныфларда бүгенге тәрбия сәгате "Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре"нә багышланган иде. Укучылар үзләрен кызыксындырган мәгълүматны презентация аша алдылар.
-
Көзге бал 24.10.2014

Мәктәп күләмендә "Сөмбелә бәйрәме" узды. 8 нче сыйныф укучылары бик яхшы әзерлек белән катнаштылар. Аларга бик зур рәмәт!
-
Әти-Әниләр җыелышы 21.10.2014

Мәктәбебездә ата-аналар җыелышы дәвам итә, буген ул 8 нче сыйныфта узды.
-
Яшел беретлар
17.10.2014
Башкортстан республикасыннан "Яшел беретлар" дип исемләнгән ансамбль егетләре белән очрашу үтте. Аларның һәр сүзе, һәр җыры йөрәк кылларын тибрәтте. Киләчәктә дә бу егетләргә армый - талмый иҗат итеп, игелекле һәм изге эшләрендә уңышлар телисе килә. Рәхмәт аларга!
-
Төмән татарлары белән очрашу 15.10.2014

Төмән татарлары катнашында Биектау мәктәбендә "Туган телем - иркә гөлем" республика семинары булып үтте. Алар "Туган як" музеенда булдылар, соңыннан укытучылар ярдәме белән К. Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектакеленнән күренеш карадылар.
-
Беренче урын!!! 13.10.2014

11 октябрь көнне уздырылган көрәштә 7 сыйныф укучысы Шарафиев Ислам 1 урын алды. Котлыйбыз үзен!!!
-
Ярмарка образовательных организаций 2014 11.10.2014

-
Теннис 09.10.2014

Укучыларыбыз тәнәфес вакытын күңелле һәм файдалы уздыралар.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2014

Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйбыз!
Бу истәлекле көндә барлык педагогларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.
Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – алар да шул исәптә зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел , ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә.
Әлбәттә, укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул тагын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Укытучы – ул һөнәр генә түгел, укытучы булып туарга кирәк!
Укучылар белән эшләүдән канәгатьлек алу өчен актив тормыш алып баручы һәм балаларны яратучы иҗади шәхес булу зарур.
Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын! Бу сезнең хезмәтегез өчен иң югары бәя!
Бәйрәмегез белән сезне кадерле укытучыларыбыз!









