Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Большеелгинский детский сад "Умырзая"Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык-Бистәсе муниципаль районы Олы Елга "Умырзая" балалар бакчасы муниципаль мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422640, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Большие Елги, ул.Школьная, д1а/ Татарстан Республикасы, Балык -Бистәсе районы, Олы- Елга авылы, Мәктәп урамы, 1а йорт |
| Телефон: | +7(951)-895-41-08;+7(843)-612-52-10 |
| E-Mail: | ds.umyrzay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большеелгинский детский сад "Умырзая"/ Олы Елга "Умырзая" балалар бакчасы ММЯБББУ |
| Руководитель: | Адиатуллина Фания Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 32воспитанника - 32 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 5 воспитателей -5 тәрбияче |
Новости "Умырзая"
"Көз бәйрәме. "Икмәк булса - җыр да була"
Опубликовано: 23.10.2025Бүген балалар бакчасында уртанчылар "Акчәчәк" төркемендә "Икмәк булса - җыр да була" исемле көз бәйрәме үтте.
Бәйрәм буласы көнне балалар да, әти – әниләр дә түземсезлек белән көттеләр. Балалар бәйрәмгә кунак булып килгән көз кызы Сөмбеләгә тәрбияче апалары белән өйрәнгән җырларын, шигырьләрен сөйләделәр. Бергәләп “Көз һәм балалар”, “Дустым бар” җырлы – биюле уеннарын уйнадылар. Сөмбелә балаларны табышмаклар, төрле сораулар аша тапкырлыкта, зирәклектә сынады. “Шалкан”әкияте геройлары булып киенгән балаларны сәхнәдә күрү бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
Көз кызы Сөмбелә, балаларны, алып килгән күчтәнәчләре белән сыйлады. Үз чиратында әти – әниләр дә өлешсез калмады, Сөмбелә аларны матур, эчтәлекле кул эшләре өчен грамоталар белән бүләкләде. Бәйрәм бик җылы һәм күңелле үтте. Барысы да бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралыштылар.
Сегодня в детском саду в группе «Акчәчәк» прошел осенний праздник совместно с родителями "Икмәк булса - җыр да була"
Источник: МБДОУ "Умырзая"
К списку новостей






