Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №36 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420011, г. Казань, ул. Рауиса Гареева 105А |
| Телефон: | 590-64-26, 590-64-29, 590-64-31 |
| E-Mail: | ds-36.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ №36 комбинированного вида |
| Руководитель: | Миннекаева Гузелия Вахитовна |
| Год основания учреждения: | 2019 |
| У нас учатся: | 332 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №36 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Җәйнең беренче көне 01.06.2026

Беренче җәй көне 1 июнь, безнең балалар бакчасында чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнде. Балаларны яклау көнендә балалар спорт эстафеталарында бик теләп катнаштылар: эстафета таякларын тапшырдылар, киртәләрне оста урап уздылар һәм бер-берсенә ярдәм иттеләр. Ә спорт ярышларыннар сон, бакча каршындагы асфальт гаять зур иҗади мәйданчыкка әверелде. Күңелле тавышлар һәм көлүләр астында балалар төсле акбур белән - кояш, чәчәкләр, өйләр һәм салават күпере ясадылар. Менә шулай яңа җәйге сезон башланды: хәрәкәт, иҗат һәм шатлык белән!
-
Сабантуй 28.05.2026

Балалар бакчасында традицион бәйрәм-Сабантуй узды. Сабантуйга бүләк җыюның борынгы йоласын да искә төшердек.Сабантуй алдыннан бер төркем егетләр һәм кызлар ярышларда җиңүчеләргә бүләк җыйганнар иде. Балалар барлык милли ярышларда һәм уеннарда актив катнаштылар: йомырка белән йөгерделәр, мендәрләр белән көрәштеләр, аркан тартыштылар, көянтәләргә чиләкләп су ташыдылар, атларга атланып күңелле чабыштылар һәм биеделәр. Уеннар һәм конкурслар дәртле музыка белән үрелеп барды. Балалар үзләренең көчләрен, җитезлекләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр һәм, әлбәттә инде, бүләкләр алдылар. Сабантуй күңелле һәм дәртле үтте! Бәйрәм азагында барысын да татлы сюрприз көтә иде.
-
Информация для родителей 16.03.2026

Комплектование детских садов города Казани на новый учебный год 2026-2027 гг.
Уважаемые родители!
С 1 апреля 2026 года начнется комплектование детских садов города Казани на новый учебный год.
Направление ребенка в детский сад необходимо отслеживать в личном кабинете на Портале государственных услуг РФ.Статусы заявлений:
- «Направлен в ДОУ» означает, что в течение 30 дней после присвоения данного статуса вам необходимо обратиться к руководителю детского сада.
Рекомендуем предварительно позвонить по номеру телефона детского сада (8 (843) 590-64-26) для согласования времени личного приема.
Если до 15 апреля ребенок не получит направление, рекомендуем родителям связаться по телефону горячей линии:
- 223-22-10или обратиться к специалисту районного отдела образования.
Горячая линия работает ежедневно с понедельника по пятницу с 9:00 до 17:00 (перерыв на обед с 12:00 до 13:00).
Специалист по вопросам устройства детей в детские сады принимает в районном отделе образования ежедневно с 10:00 до 17:00 (обед с 12:00 до 13:00).
Планируемое количество мест в детском саду №36:
- От 2 до 3 лет: 23 ребенка
- От 3 до 4 лет: 54 ребенка
- От 4 до 5 лет: 0 детей
- От 5 до 6 лет: 0 детей
- От 6 до 7 лет: 0 детей
-
Әниләр көненә багышланган шигырь сөйләүчеләр бәйгесе 26.11.2025

Әниләр көне алдыннан балалар бакчасында «Әнием турында сөйлим сезгә »дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрелде. Тәрбияләнүчеләр күңелгә үтеп керерлек шигырьләр әзерләделәр, аларда әнидә булган мәхәббәт, аның кайгыртуы һәм җылысы турында сөйләделәр. Һәр бала үзенең сөйләмендә ,тормышының иң мөһим кешесе турында бөтен ихласлыгын һәм назын салды.
Конкурста катнашучылар дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучыларга иҗаты һәм кыюлык өчен, шулай ук ата-аналарга ярдәмнәре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез
-
Спорт бәйрәме "Ягез әле, әниләр!» 26.11.2025

Балалар һәм ата - аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, шатлыклы һәм уңай кәеф булдыру максатыннан балалар бакчасында урта яшьтәге балалар төркемендә Әниләр көненә багышланган "Ягез әле, әниләр!" бәйгесе оештырылды. Бәйрәмдә иң чибәр, иң кыю, иң җитез һәм иң оста әниләр һәм аларның искиткеч балалары катнашты. Бәйрәм барышында балалар әниләр өчен җырлар һәм күңелгә үтеп керерлек шигырьләр укыдылар, әниләр белән бергә күңелле уеннарда катнаштылар. Барысы да зур күтәренке рух һәм яхшы кәеф алды. Бәйрәм белән сезне, әниләр! Игелекле йөрәгегез, кайгыртучанлыгыгыз һәм күңел җылыгыз өчен рәхмәт.
-
«Р»хәрефенең туган көне 17.11.2025

«Р» хәрефе безнең балалар бакчасына кунакка килде һәм чын бәйрәм ясады! Балалар белән бергә ул аваз һәм хәрефләрнең тылсымлы дөньясы буйлап сәяхәткә чыкты,анда һәр бала үз сәләтләрен һәм осталыкларын ачып бирә алды.
Балалар төрледән-төрле биремнәр башкардылар: табышмаклар чиштеләр, р авазын сүзләрдә танып аердылар, сүзләрне иҗекләргә бүлделәр, р авазының сүздәге позициясен билгеләделәр, иҗекләр төзеделәр һәм укыдылар. Әлеге чара тавыш әйтелешен, фонематик процессларны үстерүгә, грамотага өйрәтүгә юнәлдерелгән иде, бәйрәм кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Бәйрәмнән соң балаларны сюрприз - бүләкләр көтте!
-
Без-җиңүчеләр! 14.11.2025

Безнең бакчабызның талантлы һәм актив тәрбияләнүчеләребез «Бозда һәм суда уяу бул» республика ара видеороликлар конкурсында беренче урынны алып, искиткеч нәтиҗәләргә ирештеләр. Аларның иҗади проекты бөтен республикадан килгән катнашучылар тарафыннан тәкъдим ителгән күпсанлы эшләр арасында иң яхшысы булып чыкты.
Бу җиңү педагогларның һәм балаларның уртак эше нәтиҗәсе булды, алар тамашачыларны сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өндәүче сыйфатлы ролик булдыруга бик күп көч куйдылар һәм иҗади осталыкларын күрсәттеләр.
Яшь авторларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм казанышлар телибез!
-
Эксперименталь лаборатория " Барысын да белергә телим!» 11.11.2025

Без үз тирәбездәге дөньяны танып белергә яратабыз, шуңа күрә дә фән көненә багышланган гадәти булмаган тематик көн үткәрергә булдык. Бу көнне безнең балалар бакчасы чын могҗизалар һәм ачышлар лабораториясенә әверелде, анда балалар үзләрен чын галим-тикшеренүчеләр итеп хис итә алдылар.
Безнең тәрбияләнүчеләр өчен танып белү уеннарын, экспериментларны һәм иҗади биремнәрне үз эченә алган төрле программа әзерләнгән иде.
Бу көн балаларыбызга әйләнә-тирә дөньяны өйрәнүнең никадәр мавыктыргыч һәм кызыклы булуын күрсәтте. Алар фәннең күңелсез формулалар һәм теорияләр түгел, ә чын илһам һәм иҗат чыганагы булуын аңладылар.
-
Халыклар бердәмлеге көне 05.11.2025

Безнең бакчабызда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган матур бәйрәм чарасы булып узды. Илебезнең барлык халкын берләштерүче бу бәйрәм, Россия халыкларының бердәмлеге һәм бер-берсенә хөрмәтен символлаштыра.
Балалар аңлаешлы формада бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, Ватаныбызның никадәр бөек һәм матур булуы, аның тарихи вакыйгаларга бай булуын искә төшерделәр, дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар, Россия территориясендә яшәүче башка халыкларның гореф-гадәтләре турында белем алдылар.
Мондый чаралар вакытында балалар, үзләрен зур күпмилләтле дәүләтнең бер өлеше итеп тоеп, башка халыкларның мәдәниятен аңларга һәм бәяләргә өйрәнәләр.
-
Көзге ярминкә 08.10.2025

8.11.2025 - безнең балалар бакчасында һәркемнең хәтерендә озакка калачак зур,матур, тату һәм бай көзге ярминкә булып узды.
Ярминкәдә һәр төркем үз өстәлләрен мөстәкыйль бизәде.Өстәлләр өйдә пешкән ризыклардан, төрле төрдәге кайнатмалардан, тәм-томнардан һәм башка бик күп нәрсәләрдән тулып торды!
Ләкин ярминкә-ул зәвыклы һәм матур сәүдә мәйданчыгы гына түгел!
Әти-әниләрнең бакчада тәрбияләнүче балаларының иҗади сәләтләрен күрү мөмкинлеге бар иде. Балалар шигырьләр, җырлар, биюләр әзерләделәр.
Шундый гаҗәеп вакыйганы истә калдыру өчен,һәркем фото төшерә ала торган фотозона тәкъдим ителде. Бу ярминкә чыннан да киң колач белән үтте! Без дуслыкның никадәр мөһим булуы,шатлык һәм күңелле хис-кичерешләр белән уртаклашып, бергә вакыт үткәрүнең ничек шәп булуын күрдек.
Беркем дә ярминкәдән үзе өчен ошаган әйбер сатып алмыйча һәм яхшы кәефсез китмәде!













