Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Афәрин! Афәрин! 14.11.2020

Менә бит, 1 нче сыйныф кына димәгез! 1в сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Лаяна башлангыч сыйныфлар өчен әзерләнгән "Техника чтения" дип исемләнгән олимпиада да призер булып, диплом белән бүләкләнде! Афәрин! Котлыйбыз! Тагын шулай яңа җиңүләр юлдаш булсын барыгызга да!
-
Без булдырабыз! 11.11.2020

Шушы көннәрдә 2 б сыйныф укучысы Гарифуллин Бәхтияр спорт ярышы "Кискбокс"та көрәшеп 3 нче урынны яулап кайтты. Булганнан бар да була инде! Киләчәктә дә зур үрләр яуларга язсын дигән теләктә калабыз! Афәрин!
-
Юлларда сак булыйк! 11.11.2020

Соңгы берничә елларда республикабызда һәм шәһәребездә автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте бик нык артты. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Күп кенә очракта бу куркыныч һәлакәткә балалар үзләре сәбәпче була. Шуңа күрә, ел саен мәктәпләргә ЮХИДИ хезмәткәрләре рейд үткәрә. Безнең гимназиягә дә алар бүген юл тоттылар. Барлык юл кагыйдәләрен дә укучыларыбызга аңлаттылар. Бу әңгәмәдә укучылар бик теләп катнаштылар.
-
Лагерь белән хушлашу. 07.11.2020

Ял лагерының 5 нче көне дә үтеп бара. Әле кайчан гына башланган иде... Инде соңгы көне. Һәр көнне иртәнге линейкаларга, зарядкаларга күнегеп тә беттек. Бер - беребез белән аралашып, чын дуслар булырга өлгердек. Көн дә ашханәдә бик яхшы итеп тукландык, анда эшләүче хезмәткәрләргә зур рәхмәт... Зур рәхмәт укытучыларга, көн дә төрле уеннар уйнатып, конкурслар оештырып торганнары өчен. Бу ял гомергә истә калырлык булды! - дип җиткерә укучыларыбыз! Без бик шатбыз сезнең өчен укучыларыбыз! Сез безнең горурлыгыбыз!
-
Афәрин! Афәрин! 07.11.2020

Район күләмендә уздырылган "Татар кызы 2020" бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле! Зәйнуллина Диләрәне 3 нче урын алуы белән тәбрик итәбез! Аңа киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз. Афәрин!!!
-
Эй күңелле балачак! 02.11.2020

Менә ниһаять каникуллар да башланып китте! Бүгеннән гимназиябездә көзге лагерь эшли башлады. Бу мизгелне укучыларыбыз да, укытучыларыбыз да бик дулкынланып көтте. Лагерь ачылышына укучылар торле җырлар, биюләр һәтта төрле кызыклы уеннар да әзерләп килгән иделәр. Үз осталыкларын бик теләп дусларына җиткерделәр. Шуннан соң классларга таралып рәсем бәйгесендә катнаштылар. Укучылар анда да сынатмадылар. Афәрин укучылар! Лагерьның соңгы көненә кадәр шулай уйнап, тәмле ашап, күңелле яллар теләп калабыз сезгә!
-
Хеллоуин 31.10.2020

31 нче октябрь инглиз теле дәресләрендә "Хеллоуин" булып узды. Балалар бу бәйрәмгә төрле костюмнардан килгән иделәр. Үзләренең тел осталыкларын күрсәттеләр. Укучыларыбызга бу чара бик ошады.
-
Уңышларыбыз!!! 29.10.2020

13 нче октябрь көнне, башлангыч сыйныф укучылары арасында узган математика олимпиадасында "Магистр счета" дигән номинациядә 2 нче А сыйныфы укучысы Бадгиева Нәргизә җиңү яулап, диплом белән бүләкләнде. Бу җиңүдә зур өлешен керткән сыйныф җитәкчесе Хөснетдинова Резедә Фатыховнага да зур рәхмәтебезне әйтмичә булдыра алмыйбыз! Аларга бары тик яңадан- яңа җиңүләр яуларга язсын дигән теләктә калабыз! Афәрин!!!
-
Булганнан бар да була! 28.10.2020

1а сыйныф укучылары быел гына укырга керсәләр дә, бик нык активлашып киттеләр. Бу юлы инде алар әйләнә тирә дөнья дәресендә, үзләренең хайваннар дөньясына багышланган проект эшләнмәләрен лэпбук формасында оештырдылар. Бу дәрес барысының да күңеленә хуш килде. Дәрес бик күңелле узды. Афәрин укучылар.
-
Планетарий2020 26.10.2020

20нче октябрь көнне 3в сыйныф укучылары "Планетарий"га барып , үзләренә белемнәр туплап кайттылар. Галәм серләренә төшенеп, йолдызларга хозурланып утыру аларга бик ошады.










