Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Бөек шагыйребез Г.Тукайга 135 ел 27.04.2021

И туган тел, и матур тел,
Әткәм - әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135ел. Кыска гөмер эчендә, милләт өчен янып яшәгән шагыйребез шундый тирән эчле шигырьләрен, әсәрләрен язып калдыра. Һәм уйланырга өнди.
Гимназиябездә дә бүген олуг шагыйребезнең туган көнен билгеләп үттек. Һәрбер сыйныф үзенчә әзерләнгән иде.
Күңелебездә мәнге калыр бөек шагыйрь - Тукаебыз!
-
Кремльгә сәяхәт. 24.04.2021

3А, 3Б сыйныф укучылары Казаныбызның үзәге - Кремльдә урнашкан Тарихи музейда сәяхәттә булып кайттылар.
-
"Генетика" дәресе 24.04.2021

Гимназиябездә 9 -11 сыйныфлар арасында "Генетика" дәресе оештырылды. Бу чара кысаларында 10 нчы сыйныфта "Россия генетикасы уңышлары" дигән темага видеодәрес үткәрелде. 9 нчы сыйныфларда "Генетика медиөина" дигән мавыктыргыч дәрес уздырылды. Җитәкчесе: Ханова Э. И.
-
Җиңел атлетика 19.04.2021

Бүген район күләмендә узган, җиңел атлетика буенча ярышта укучыларыбыз катнашып кайтты. Сыйныф җитәкчеләренә, укытучыларга бик зур рәхмәт.
-
Габдулла тукай тууына 135 ел 19.04.2021

Гимназиябездә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 еллыгына багышланган шигьри, әдәби бәйге булып узды. Соңыннан, гимназиябез директоры Садыков Равил Хасанович җиңүчеләребезне грамота белән бүләкләде.
-
Тоталь диктант 2021 10.04.2021

Бүген гимназиябездә Пашкова С. Ф., Шәрәпова Р. М., Галеева Р. З., Елезарова Ю. Н. җитәкчелегендә 10 нчы сыйныф укучылары "Тоталь диктант" яздылар.
-
Изгелек кылыйк 08.04.2021

Елның нәкъ менә шушы фасылында, язын, кошлар гаҗәеп могжиза - оя кора торган урыннарына кайтыр өчен меңнәрчә чакрым араларны узып, Ватаннарын яратуларын күрсәтә. Һәр язда күчмә кошларның тавышлары туган җиргә мәхәббәт җырына әверелә.
2б сыйныф укучысы Шәфигуллин Данис та изгелек эшлим дип, канатлы дусларыбызга нинди күркәм оя ясап килгән.
-
Космик хыяллар 08.04.2021

Бүген гимназиябездә һәрбер сыйныф, "Юрий Гагариннын беренче очыш ясавына 60 ел" булуына дәрестән тыш чара уздырдылар. Укучыларга презентация күрсәтелде.
-
Г. Тукай конкурсы. Нәтиҗәләр. 31.03.2021

8 нче сыйныф укучысы Тимеров Мөһәммәт, Габдулла Тукайның тууына 125 еллыгына багышланган шәһәр конкурсында беренчелекне яулады. Афәрин! Аны шушы җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Линейка 21.03.2021

Менә ниһаять көтеп алынган линейкабыз да 2-3 сәгатҗ эчендә узды да китте. Укучыларны конкурсларда катнашып алынган грамота, дипломнар белән бүләкләделәр. Күрегез әле үзләрен, барысының да йөзләрендә елмаю балкый. Афәрин укучылар!










