Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-52-81 |
| E-Mail: | Sfom.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сафиуллин Халим Салихович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 13 педагогов / укытучылар |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50
-
Көзге каникул укучылар өчен файдалы һәм кызыклы үтте 15.11.2012

11 һәм 9 нчы сыйныф укучылары хәрби-патриотик юнәлештә оештырылган мәктәп яны лагерына йөрде. Ял лагерына йөргән укучылар саф һавада төрле уеннар уйнады, атуда көч сынаштылар.Шул ук вакытта алда торган имтиханнарга әзерлек тә әйбәт оештырылган иде.
-
Тырышлык-зурлык, ялкаулык –хурлык.
07.11.2012
Тормыштан рәхәтлек, канәгатьләнү алуның чыганагы- үз хезмәтең белән яшәү. Татар халкы элек-электән хезмәтне тәрбия чыганагы буларак файдаланган,балаларны кечкенәдән үк хезмәткә өйрәткән. Бу очракта балалар яшьтән үк мөстәкыйль булып үскән , чөнки алар бар эшне дә үз көчләре белән башкарган, башка кеше ярдәменә мохтаҗ булмаганнар. Шуңа да, укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү- Фома урта мәктәбенең төп максатларынан берсе. Бик күп еллардан бирле мәктәптә укучыларның производства бригадасы эшләп килә. Авыл хуҗалыгының төрле тармакларында безнең укучылар хезмәт итәләр. Мәсәлән,быел җәй без 4 гектарда бәрәңге үстердек. Бу эш белән 10 сыйныф укучылары шөгыльләнде.Барысы 25 тонна бәрәңге үстерелде. Моннан тыш, мәктәп янында 1,8 гектарлы мәйданда тәҗрибә участогы бар.Һәр елны биредә төрле җиләк-җимеш, яшелчә үстерелә.Быел да 2888 кг кишер, 2660 кг чөгендер, 1762 кг суган, 1000 кг кәбестә,150 кг кыяр,70 кг помидор, кабак кебек яшелчәләр үстердек..Бу яшелчәләрнең 250000 сум күләмендә (бала исәбеннән бер көнгә 8 cум) мәктәп ашханәсендә туклану өчен салынса, 40000 сум сатылды.Шул акчага мәктәптә ел саен яңа уку елына ремонт ясала. Кыскасы,балаларның җәйге ялын оештыру, аларга хезмәт тәрбиясе бирү, авыл хезмәтенә ихтирам тәрбияләү юнәлешендә мәктәп коллективы бик зур эш алып бара.
-
Уңыш бәйрәме 18.10.2012

15 нче октябрьдән безнең мәктәптә Уңыш бәйрәменә старт бирелде. Башлангыч сыйныф укучылары үстерелгән яшелчәләрдән, җиләк- җимешләрдән төзелгән композиция белән катнаштылар.1урынга 2нче сыйныф лаек булды. 16 нчы октябрь көнне башлангыч сыйныфлар өчен Уныш бәйрәме үткәрелде, Көз кызы кунакка чакырылды. Ул 4 нче сыйныф укучысы Гайсина Гөлшат булды.Бу бәйрәмдә төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар, җырладылар,биеделәр. Соңыннан әти-әниләр ярдәме белән әзерләнгән тәмле ризыклар белән сыйландылар.
-
Укытучылар көне белән! 02.10.2012
Хөрмәтле укытучылар! Сезне Укытучылар көне белән котлыйм! Хөрмәтле хезмәттәшләр, һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек,гаилә бәхете, тынычлык телим! Бәйрәм белән!Укытучы – иң игелекле һөнәр ияләренең берсе. Һәр кешенең, ул тормышта нинди генә зур дәрәҗәгә ирешкән булмасын, белем алуы мәктәп бусагасын атлап кергән көненнән башлана. Ә мәктәптә аны ягымлы елмаеп, үз баласыдай якын күреп, беренче укытучысы каршы ала. Һәм баланың киләчәктә нинди булуына, тормышта үз урынын таба алуына беренче укытучысының аны белем дәрьясына ничек алып кереп китүе нык тәэсир итә. Мәктәп еллары бер-бер артлы уза, балага ничәмә-ничә укытучы белем бирә. Алар балаларның барлык шаянлыкларын да кичерә, балада белемгә омтылыш уяту өчен төрле яңа алымнар кулланып дәресләр үткәрә, төн йокыларын калдырып дәфтәрләр тикшерә, шәхси мәнфәгатьләрен читкә куеп, мәктәптән тыш чаралар уздыра, үз белемен күтәрү өстендә эшли, коллегалары белән тәҗрибә уртаклаша һ.б. Кыскасы, укытучы эшенең бөтен авырлыкларын сабырлык белән үткәреп җибәрә алар. Шул сәбәпле күпме укытучы һөнәри авыру алган килеш лаеклы ялга чыга. Укытучыларның сабырлыгына, фидакарьлегенә, тырышлыгына, булдыклыгына таң калырлык хәтта. -
Варислар сафына кабул итү сборы.
28.09.2012
15 нче сентябрь көнне бишенче сыйныф укучыларын варислар сафына кабул итү сборы үткәрелде. Анда 2, 3, 4, 5,6 нче сыйныф укучылары катнашты. Иртүк мәктәпкә йөгердем, Нигә соңга калырга? Бүген безнең бишенчене Алалар варисларга,-дип башланып китте безнең сборыбыз. Сбор барышында кемнәр алар варислар, чын варис нинди булырга тиешлеге турында педагог - организатор Физалия апабыз сөйләде. Варислар үз республикасына булышучы, аның лаеклы гражданины булырга тырышучы, дөреслек, халык өчен кыю көрәшүче уку-чы. Шулай ук варис тугърылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, авыр чакта беркемне дә ялгыз калдырмый. Шуның өстенә варис күп белергә, табигатьне, туган ягының мәдәниятын сакларга тиеш. Шулай ук укучылар бу уку елы дәвамында үзләренең олылар-га булышулары, шәфкатьле гамәлләре турында да сөйләп уздылар. Иң дулкынландыргыч мизгел тантаналы вәгъдә бирү вакыты булды. Аларның изге антын гел хәтерләтеп торыр өчен варисларның билгесе булган галстуклар тактык.Кызыклы уеннар уйнадык. Бүгеннән сез – яшь варислар сафында. Өлкән варислар берлегенә “килеп җиткәнче” сезгә әле бик күп тырышырга, күп эш башка-рырга кирәк булачак. Яшь варислар башкара алмый торган эш булмас -, дип тәмамланды безнең сборыбыз.
-
Мы против насилия 26.09.2012

Нәрсә соң ул экстремизм? Ул теге яки бу милли, дини, мәдәни карашлары бер төрле булган кешеләрнең үз идеяләрен гадәттән тыш өстен итеп тоюлары, тормышларын ахыргача шул идеяләрне чынга ашыруга багышлау һәм дөньяда башка төрле карашлар да булу мөмкинлеген танымау, кире кагу, сайлаган максатларына ирешү өчен чиктән тыш, кайчакларда көчләү чараларын да куллану. Нәкъ менә шуңа да экстремизм социаль киеренкелек мохитен тудыра һәм идеологиядә хокукка каршы гамәлләргә чакыруы куәтле криминал фактор булып тора.Экстремист идеяләрне тормышка ашырырга омтылуның иң яман формасы – террорчылык. Аның барышында террорчылык гамәлләре әзерләнә һәм тормышка ашырыла, заложниклар алына, бер гаепсез кешеләр күпләп үтерелә һәм матди кыйммәтләр юкка чыгарыла. Менә шундый сәбәпләрдән чыгып, дәүләт экстремистлык һәм террорчылык эшчәнлеге өчен җинаять җаваплылыгын гамәлгә кертте. 3 сентябрьдән 30ына кадәр республикада “Экстремизмга – юк!” айлыгы үткәрелә. Бу айлык кысаларында безне ң Фома урта мәктәбендә төрле чаралар үткәрелде. Иң беренче бердәм республика дәрес ләре булып узды. Егетләребез “Спорт экстремизмга каршы” дигән исем астында футбол уйнадылар. Библиотекарь татафыннан “Терроризм корбаннары хакында” дигән күргәзмә оештырылды. Шулай ук җәмгыять белеме дәресендә “Экстремизм в Республике Татарстан . Реалии и перспективы противодействия” ачык дәресләр булып үтте. Зур кызыксыну белән “Мы против насилия” исеме астында рәсем конкурсы булды.
-
Смотр строя и песни 21.02.2012

10 февраля в рамках военно-патриотического месячника в школе прошёл Смотр строя и песни. Участвовали команды 5-11 классов. 1 место в старшей группе заняла команда «Катюша» ( 10 класс); Дипломы 1 степени были вручены в номинации «Лучший командир» Насыбуллину И. ( 9 класс), в номинации «Одиночная подготовка» Вафину А. ( 11 класс). 1 место в младшей группе заняла команда «Дружба» ( 6 класс); Дипломы 1 степени были вручены в номинации «Лучший командир» Хайруллину Б.. ( 5 класс), в номинации «Одиночная подготовка» Закирову И. ( 5 класс).За лучшее исполнение строевой песни была награждена команда «Танкисты» ( 9 класс)
-
Яңа ел теләкләре. 28.12.2011

Хөрмәтле коллегалар, хезмәткәрләр, укучылар, әти – әниләр!
Кешелек тормышыннан зур уңышлары , истәлекле хатирәләре белән тагын бер ел үтеп бара.Узып баручы ел матур вакыйгалар белән тәмамлана: Фома урта мәктәбе Фома,Зирекле, Биккол авыл укучыларын берләштереп,бердәм коллективка әверелеп, 160 балага белем һәм тәрбия бирә. Кешелеклелек, дуслык, туганлык,эшлеклелек сыйфатларын тупланган коллектив белән теләсә нинди киртәләрне җиңеп чыгарга була. Күрше авыллардан килгән укучылар белән һәр сыйныф күнелле мәшәкате, шатлыклы ыгы-зыгысы белән “кайнап” тора. Мәктәптә үткәрелгән төрле чараларда барлык укучылар да, ата –аналар да теләп катнашалар. Мәктәп- укучы-ата-ана өчпочмагы берлегендә аңлашып, киңәшеп эшләү бары уңышлар гына китерә һәм бу 2011 енче ел күңелләребездә матур хисләр, якты хатирәләр белән истә калсын.
Яңа еллар якынлашканда Сезгә бары изге теләкләремне җиткерәсем килә. Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, эшләрегез уң булсын. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Яңа еллар матур, күркәм булсын, балаларыгызның бәхетле вә сагәдәтле булуына сөенеп яшәргә язсын! Җаныгыз тыныч, тәнегез һәм рухыгыз сәламәт булсын! Нигезегез нык, гомерегез озын һәм бәхетле, күңелегез саф, хисләрегез эчкерсез, хыялларыгыз якты һәм матур булсын. Гаилә учагы гел балкып торсын ! Ә укучыларга белем үрлүренең иң биеген яуларга, дәүләт имтиханнарын тапшырганда ныклы белем һәм тапкырлык телисем килә,сәламәт булыгыз!
Туасы 2012 нче елда безнең һәр беребез өчен уңышлы, кайгы – хәсрәтсез ел булсын! Без бары ныклы “өчпочмак” булып, аңлап эш алып барганда гына зур уңышларга ирешеп булачагына ышанып калам.
Сезгә иң изге теләкләр белән мәктәп директоры Х.С.Сафиуллин.
-
Now we are preparing for New Year. 27.12.2011

The main New Year’s guest is a nice fur-tree.
The fur-tree dresses up
The holiday comes nearer
New Year at a gate
The fur-tree waits for children
We wish you Happy New Year!
Hoping New Year brings
All your favorite things!
-
Сәламәтлек көне 03.12.2011

4 нче декабрь көнне укучыларның һәрьяклап үсешенә,сәламәтлеген ныгытуга,сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗны канәгатьләндерү максатыннан мәктәбебездә Сәламәтлек көне үткәрәбез. Бу көн ял көне булуга карамастан, барлык укучыларыбыз да бертавыштан чарада катнашырга теләк белдерделәр.
4 – 7 нче сыйныфлар арасында Хәрби уен үткәреләчәк. Уенда ике команда катнаша. I команда – “Факел”, командиры - Зәйнуллин Нияз; II команда – “Олимп”, командиры - Шагиахметов Илнар.
8 -10 сыйныф егетләре арасында Мәктәп беренчелегенә хоккей ярышы булачак. I команданың җитәкчесе -Хайбуллин Илдар, II команданың җитәкчесе -Гирфанов Илсур. Сөекле кызларыбыз Хоккей командаларының болельщиклары булачак. Ә соңыннан, укучыларыбызны котлап, бүләкләребезне тапшырачакбыз. Аларга нык сәламәтлек, уңышлар телибез.














