Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-52-81 |
| E-Mail: | Sfom.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сафиуллин Халим Салихович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 13 педагогов / укытучылар |
Новости школы
Еллык нәтиҗә
Опубликовано: 16.01.2014Нурлат районы “Фома урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Фома авылында урнашкан һәм Биккол, Зирекле авылларында яшәүче укучылар укый. 2010 елдан мәктәп базасында ике филиал эшли. Биккол һәм Зирекле филиалларында 1-2 сыйныф укучылары белем ала.
Хәзерге көндә мәктәптә 136 укучы укый. Шуларнын 5 се Биккол филиалында ,4 се Зирекле филиалында, 127 се төп база мәктәбендә укыйлар. Мәктәптә 11 класс, 13 класс-комплект бар.
Мәктәп бинасы 1964 елда төзелгән. Үз котельные бар, салкын су системасы, канализация эшли, люменисцент лампалар белән яктыртыла. 60 урынга исәпләнгән ашханә, спорт зал, спорт мәйданчыгы, стадион, китапханә, мәктәп яны тәҗрибә участогы (1,8 га) бар. Мәктәптә 11 уку кабинеты . 35 компьютер бар, барысы да интернетка тоташтырылган. Өч компьютер класс һәм һәрбер кабинет интерактив такта белән җиһазланган. Һәр укытучыда ноутбук. Кабинетларда укучылар өчен мебель укучыларның яшенә, буена карап урнаштырылган.
Мәктәп алты көнлек эш атнасы белән эшли, беренче класс укучылары гына биш көнлектә. Укулар бер сменада алып барыла. Дәресләр иртәнге сигез сәгатьтә 30 минутта башлана. Көннең икенче яртысында түгәрәкләр эшли.
Мәктәп белән җитәкчелек итү Россия Федерациясенең “Мәгариф турындагы” законына, мәктәп Уставына нигезләнеп алып барыла. Төп җитәкче орган булып коллективның гомуми җыелышы, педагогик киңәшмә, администрация тора.
Мәктәп күп еллар кадрлар белән тәэмин итүдә стабиль эшләүче коллектив булып тора.
Мәктәптә барысы 38 кеше эшли: 22 педагогик, 11 техник хезмәткәр.Шул педагогик хезмәткәрләрнең 21 е югары белемле, 1 се тамамланмаган югары белемле. Югары кв категориялеләр 5 әү, 1 нче кв категориялеләр 13 әү, 2 нче кв категорияләр 1.
Биккол филиалында 1 укытучы, 1 техник хезмәткәр, Зирекле филиалында 1 укытучы , 4 техник хезмәткәр.
Укытучылар үзләренең белемнәрен Казан һәм Чаллы укытучылар белемен күтәрү институтында күтәрәләр.
2013-2014 уку елында 4 укытучы аттестация үтте: 2 укытучы I квалификацион категориягә, 2 укытучы югары квалификацион категориягә үттеләр.
Грантка ия булган укытучылар: “Наш лучший учитель” -3, ПНПО – 2,”Алгарыш”-1,” Лучший директор школы”-1 укытучы.
Быелгы уку елында район олимпиадаларында призлы урыннар.
|
№ |
Предмет |
Класс |
Ученик |
Учитель |
Место по району |
|
1. |
Математика |
8 |
Сафиуллин Х Х |
Сафиуллин Х С |
призер |
|
2. |
Химия |
10 |
Хузияхметова Э З |
Хайдарзянова Р М |
призер |
|
3. |
Русский язык |
10 |
Шайхутдинова А Ф |
Ситдикова К К |
призер |
|
4. |
Русский язык |
9 |
Миннегулова С А |
Ситдикова К К |
призер |
|
5. |
Русский язык |
11 |
Аглиуллина Г И |
Ситдикова К К |
призер |
|
6. |
Русский литература |
11 |
Абдрахманова Р Р |
Ситдикова К К |
призер |
|
7. |
Татар теле |
10 |
Шайхутдинова А Ф |
Аглиуллина Г Д |
1 |
|
8. |
Татар теле |
11 |
Аглетдинова Л А |
Аглиуллина Г Д |
призер |
|
9. |
Татар әдәб |
9 |
Миннегулова С А |
Сафиуллина Р Д |
призер |
|
10. |
Татар әдәб |
10 |
Гумеров Ф Ф |
Аглиуллина Г Д |
1 |
|
11. |
Татар әдәб |
11 |
Аглиуллина Г И |
Аглиуллина Г Д |
1 |
Бөтенроссия фән олимпиадаларының республика этабында 3 укучы катнашачак.
Беренче яртыеллык нәтиҗәләре: белем сыйфаты 53 %,өлгереш 99,3 %,йөреш 93%.
2013 нче елда мәктәпне 9 сыйныфны 17 , 11 нче сыйныфны 17 бала тәмамлады. Барлык укучылар да БДИ ны унышлы тапшырып, аттестат алдылар. Ә 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар өлгергәнлек аттестаты белән бер рәттән машина йөртү өчен егетләр “В С “ категориясенә һәм трактор йөртү өчен , кызлар “В” категориясенә таныклык алдылар.
ГИА рус теле уртача билгесе -3.64, математика -4.47.
БДИ рус теле – 65 балл (район 68), математика 63 баллл (65),биология – 78.3(70.3), химия – 83.7 (81), җәгыять белеме -59 (65),география -79 балл (61),физика – 53.3 балл (55.4).
11 сыйныфның 17 баладан 11 укучы югары уку йортына керде – 9 бюджетка, 6 укучы урта махсус уку йортына керделәр.
Хезмәт тәрбиясе
Укыту – тәрбия процессы белән бер рәттән баларга хезмәт тәрбиясе бирүгә зур игьтибар бирелә. Мәктәп яны тәҗрибә участогында һава шартлары бик коры булуга карамастан, мул уңыш алынды.
Ашханәдә туклану өчен:
Кишер 2000 кг 30000 сум
Аш чөгендере 2000 кг 30000 сум
Суган 1500 кг 30000 сум
Кәбестә 25000 кг 25000 сум
Тозланган кыяр 500 кг 5000 сум
Төрле кайнатмалар 400 кг 8000 сум
Барлыгы 8900 кг 128 000 сумлык продукция әзерләнде. Бер балага 1000 сумлык күләмендә өстәмә туклану.
Һәр укучы мәктәп ашханәсендә түләүсез кайнар аш белән тәэмин ителә.Көн саен һәр балага 1 нче аш,2 нче аш төрле боткалар, 3 аш яшелчә салатлары ,кайнар чәй бирелә.
Ашханәдән артык калган яшелчәләрне сатып мәктәпнең техник базасын ныгыту өчен ел саен табыш эшлибез. Бу елгы табыш 52 000 сум акчаны мәкптәпнең бюджеттан тыш счетына салдык.
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов тәкъдиме белән 2013 еллның июнь аенда “Үз мәктәбеңә булыш” акциясе игълан ителде. Бу акциягә безнең мәктәпне тәмамлаган укучылар да актив катнаштылар. Менә алар:
1. Шарапов Касыйм Шакир улы
2. Абдулганиев Нәгыйм Миннәхмәт улы 15 000 сум
3. Файзутдинов Фәнил Вәгыйз улы
4. Каримов Илшат Сәлим улы
5. Сафиуллин Нәгыйм Сәлих улы
6. Валияхметова Гөлзидә Нәбиулла кызы
7. Садретдинова Разыя Идрис кызы
8. Галиуллина Рамиля Хәсәнгата кызы
9. Каримов Радик Сәлим улы
10. Абдрахманов Ринат Азат улы
11. Гилязов Илгиз Гәрәй улы
Шул форсаттан файдаланып, олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Быелгы уку елына мәктәпне ремонтлау өчен үзебезнең бюджеттан тыш салынган акчабызны кулландык.
Косметик ремонтлау өчен 26 400 сум, музей ясау өчен 15000 сум, мәктәп ишек алдын яңарту өчен 14000 сум акча сарыф ителде.
Җәйге чорда мәктәп тирәсендәге рәшәткәләрне яңарту өчен 54000 сумлык төзелеш материалы алынды. 120 см профнастил – 100 берәмлек, тимер багана 50 берәмлек, 40х20 тимер торба 240 метр.
Коллективның яңа уку елына максаты:
“Фикер һәм хис мөстәкыйльлегенә ия булган физик яктан сәламәт, конкурентлыкка сәләтле шәхесләр тәрбияләү.”
К списку новостей














