Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-52-81 |
| E-Mail: | Sfom.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сафиуллин Халим Салихович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 13 педагогов / укытучылар |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50
- Недели детской книги 07.04.2014
-
Әниләр,мәрхәмәтле безнең әниләр
20.03.2014
Фома урта мәктәбендә үткәрелгән кичә “ Әниләр,мәрхәмәтле безнең әниләр!” дип аталды. Тормышыбызга ямь бирүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләребез- әниләр. Әниләребез безне сулышлары белән җылыта, назлары белән иркәли, гомерләре буе безнең өчен сызлана. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана. Ә бездә балалары, оныклары өчен горурланырлык әниләр,зур әниләр бик күп. Кичәгә нәкъ шундый әниләр, зур әниләр( әбиләр) чакырылды да . Сәхнә түренә иң беренче булып фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларның зур әниләре күтәрелде. Алар бездә -унберәү. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә үзләреннән зур өлеш керткән, тормыш тәҗрибәләрен оныклары белән уртаклашкан әбиләргә уку-укыту буенча директор ярдәмчесе Лилия Йосыф кызы рәхмәтен җиткерде. Әлеге чарада шулай ук Татарстан президенты Рөстәм Минеханов инициативасы белән үткәрелгән “ Туган мәктәбеңә булыш “акциясенә катнашучылар һәм аларның әниләре дә килү бәйрәмдә нур өстенә нур кебек булды. Алар- Садретдинова Разия Идрис кызы, Каримова Асия , Шарапова Гамбәр, Сафиуллина Амалия, Шайхетдинова Зәйтүнә, Гыйззәтуллина Хәлимә,Каняфина Зәйтүнә, Газизова Сания, Гафурова Сәлимә апалар. Мәктәп директоры бу әниләрне зур йөрәкле, киң күңелле, шундый игелекле балалар үстерүләре белән горурлана алулары хакында шатланып сөйләде һәм һәркайсына истәлекле бүләкләр тапшырды. Укучылар әниләрен ничек яратуларын моңлы җырлары, дәртле биюләре, шаян сүзләре белән ирештерделәр. Садретдинова Рузилә башкарган “Әнием бар шул минем “ җыры бик күпләрнең күңелен йомшартты. Кичә Гафурова Сәлимә апаның үзе иҗат иткән “Балалар дип яшим” исемле шигырен тыңлау белән тәмамланды. Аналар булмаса, кешелек яшәүдән туктар иде.
Сафиуллина Р.Д. Фома урта мәктәбе укытучысы.
- Успех в олимпиаде – заслуга родной матери! 07.03.2014
-
“ Әтиләр белән көчле без” 21.02.2014

Фома урта мәктәбендә гаилә тәрбиясенең бала тормышында тоткан ролен ачыклау, мәктәп- гаилә элемтәләрен ныгыту, әтиләрне дә балаларга белем һәм тәрбия бирүдә активлаштыру максатыннан , “ Әтиләр белән көчле без” исемле әтиләр конференциясе булды.
-
Батыр Ватанны саклый 20.02.2014

“Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, батыр Ватанны саклый”,- ди халкыбыз. Ир-ат җәмәгате – гайрәтле, гыйлемле, тәвәккәл зат. Ходай аларга зур бурычлар йөкли. Имам, пәйгамбәр, дин эшлеклеләре, ил башлыклары фәкать шушы заттан. Никахларны, балага исем кушуны да фәкать алар гына укырга тиеш. Җирдәге тынычлыкны, Ватанны саклаучылар да - алар.
-
Батырлык дәресе 15.02.2014

15нче февраль көнне мәктәптә , патриотик айлык кысаларында, Герой- шагырь Муса Җәлилне искә алу кичәсе булды.Чарада 5-8 сыйныф укучылары катнашты. “Үлгәннән соң яшәү” исемле радиотапшыру укучыларда зур кызыксыну тудырды. Чарада катнашкан укучылар һәркайсы Туган илебезне Җәлил кебек яратырга, аңа тугрылыклы булырга тиешлегенә төшенде.
-
Фома мәктәбендә үткән очрашуда сугышчы-интернационалистлар иң тирән хатирәләрен уртаклашты 14.02.2014

Телерадиокомпания "Нурлат".My WebPage
Бу көннәрдә илебез Әфган сугышыннан совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгын билгеләп үтә. Бер караганда, 25 ел аз вакыт түгел, бу арада йөрәк яралары да төзәлергә, шул еллар буена күңел түрендә сакланган югалту, әрнү хисләре дә сабыраерга тиеш иде сыман. Әмма юк икән шул – чәршәмбе көнне Фома урта мәктәбендә Әфган вакыйгаларын кичкән сугышчы - интернационалистлар катнашында үткән чаралар да хатирәләрнең мәңгелек икәнлеген раслады. 10 елга якын дәвам иткән әлеге сугышчан хәрәкәтләрдә Фома, Зирекле һәм Биккол авылларыннан барлыгы 16 ир-егет катнашкан икән бит. Бу көнне очрашуда исә Фомадан Илшат Сәгыйров, Нурислам Садретдинов, Камил Гафуров, Илгиз Гыйләҗев һәм Бикколдан Мөнир Әхмәтшин катнашты. -
Фән юлына беренче адым
12.02.2014
Узган атнада күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган IX Республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясендә катнашып кайттык. Укытучым Г.Д.Әһлиуллина җитәкчелегендә бәйгегә әзерләнгәндә, мин үзем өчен күп яңалык ачтым.
Гөлшат Гайсина, 5 нче сыйныф укучысы.
-
Творческий отчет о проведении Недели информатики 03.02.2014

В МБОУ « Фомкинская СОШ» с 27.01. по 01.02.2014г. проходила Неделя информатики.
Цель предметной недели: повысить интерес учащихся к изучению предмета.
Задачи предметной недели: расширение кругозора, творческих способностей школьников, обогатить кругозор и интеллект учащихся дополнительными знаниями; выявление творчески одаренных учащихся в области применения компьютерных приложений; формирование прочных пользовательских навыков у учащихся; воспитание дружного и сплоченного коллектива в ходе проведения недели информатики.
-
Фома мәктәбе кунаклар чакырды 29.01.2014

Телерадиокомпания "Нурлат".My WebPage
Район һәм авыл мәчетләрендә Мәүлидкә багышланган күркәм чаралар ай буе дәвам итте. Фома авылының яше-карты да Мәүлид бәйрәмен көтеп ала икән. Мәктәптә укучылар катнашында Мәүлид бәйрәмен оештыруны да матур гадәткә керткәннәр.
Агымдагы ел республикада дини гореф-гадәтләрне кайтару елы итеп игълан ителде. Фома урта мәктәбе директоры Хәлим Сафиуллин Мәүлид бәйрәмен мәктәп укучылары һәм авыл аксакаллары өчен истәлекле итеп уздырырга карар кыла.
– Әлеге идеяне район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюповка җиткергән идем, ул моны хуплады, - ди мәктәп директоры. – Үз чиратымда гаиләм белән аш мәҗлесен әзерләдем. Мәүлид бәйрәме ул – безнең күпгасырлык традициябез. Мәүлид мәҗлесләре, кичәләре оештыру – балаларны, халыкны дингә, әхлакка өндәү өчен зур форсат. Исламда бергәләп гыйбадәт кылу, динне өйрәнү, сәдакалар һәм төрле бүләкләр тарату өчен җыелган мәҗлесләр хуплана.














