Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тубылгытауская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан» «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгы Тау төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 4231, Республика Татарстан, Новошешминский район, Тубылгы Тау, ул. Молодежная, д. 100 |
| Телефон: | +7(843)-483-82-93 |
| E-Mail: | Stbt.Nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тубылгытауская ООШ" |
| Руководитель: | Хусаинова Нафиса Рафиковна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 33 ученика, иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тубылгытауская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан» «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгы Тау төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Эшмәкәрлеккә хәвәслегең бармы? 16.11.2018

Бүген 8нче сыйныф укучылары Предпринимательство РФ сайтында эшмәкәрлелек темасына тест эшләделәр. Үзләрендә нинди сыйфатлар булдырырга, кайсы якта үз-үзең өстендә эшләү җитмәвен тикшерделәр
-
Апробация 10.11.2018

Мәктәптә 9 сыйныфлар өчен рус теле фәненнән апробация үтте. Укучылар телдән сөйләм буенча үзләрен сынап карады.
-
Рәсәйнең бөек исемнәре 31.10.2018

Җиңү волонтерлары "Рәсәйнең бөек исемнәре" дип аталган акция үткәрде. Алар илебезнең данлыклы, атказанган, төрле өлкәләрдә зур уңышка ирешкән кешеләр турында мәгълүмат җиткерделәр.Аларның исемен онытмыйк, алар калдырган байлыкны саклыйк дип ассызыкладылар волонтерлар.
-
Парламент сәгате 30.10.2018

24 октябрь көнне мәктәбебездә Парламент сәгате үтте. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Каримова Роза Сабирҗан кызы укучыларга дәүләт структурасы, законнар, дәүләт оешмалары турында башлангыч белемнәр бирде. Авыл депутаты Валасеев Владимир Григорьевич үз эшчәнлекләре турында мәгълүматбирде.
-
Көзге бал 27.10.2018

Уйнап, гөрләп мәктәбебездә Көзге бал бәйрәме дә үтеп китте. Укучылар, сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар бу бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр иде. Яшелчәләрдән сыннар, көзге букет, көз темасына исем һәм девиз, җыр-биюләр, сценкалар, көзге мода- бар да кызыклы, эчтәлекле булды. Сыйныфлар арасында көчле көрәш барды һәм, нәтиҗәдә, беренче урын 5 сыйныфка, икенче урын-җиделәргә, ә өченчесе-алтынчы сыйныфка эләкте. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Ата-аналар игътибарына! 18.10.2018

-
Экология һәм энергияне саклау! 18.10.2018

16 октябрь көнне "Экология һәм энергияне саклау"буенча бөтенрәсәй дәресе үтте. Химия һәм биология укытучысы Гөлшат Хәлим кызы укучыларга энергияне саклау,аның мөһимлеге турында лекция укыды.
-
Сугыш ветераны бездә кунакта 10.10.2018

Сыйныф сәгате бүген бик эчтәлекле үтте. Җиңү волонтерлары һәм Юнармеецлар кунакка Бөек Ватан сугышы ветераны Зарипов Хәниф Зариф улын чакырдылар. Волонтерлар ветеранга сугыш турында сораулар әзерләгән иделәр, аксакал әлеге сорауларга җавап бирде, укучыларга бүгенге мул тормышның кадерен белергә нәсыйхәт бирде. Аның өчен башлангыч сыйныф укучылары шигырь һәм җырлар әзерләгән иделәр. Соңыннан волонтерлар тарих укытучысы Каримова Роза Сабирҗан кызы белән берлектә ветеранны мәктәп музее белән таныштырдылар. Очрашу эчтәлекле, вакыйгаларга бай булды.
-
Сугыш чоры баласы. 09.10.2018

Җиңү волонтерлары бүген сугыш чоры баласы-Ибнагимова Асия Габдрахман кызы белән күреште. Асия апа сугыш вакытының бала чагына нинди йогынты ясавы турында күз яшьләре аша ачынып сөйләде. Мөмкинчелекләре аз булса да тырышып укуы, мәктәпне яратуы, яланаяк бер кат оекбаштан кар өстеннән мәктәпкә йөгерүе турында тыңлау балалар өчен бик кызганыч булды. Волонтерлар Асия апаның сөйләгәннәрен язып алдылар һәм уртак фотога төштеләр.
-
Агач утырту 06.10.2018

Урманнар,агачларны саклау максатыннан бүген мәктәптә агачлар утыртылды. "Җиңү волонтерлары" отряды калган укучылар белән берлектә мәктәп участогына агач үсентеләре утыртырга чыктылар.







