Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тубылгытауская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан» «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгы Тау төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 4231, Республика Татарстан, Новошешминский район, Тубылгы Тау, ул. Молодежная, д. 100 |
| Телефон: | +7(843)-483-82-93 |
| E-Mail: | Stbt.Nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тубылгытауская ООШ" |
| Руководитель: | Хусаинова Нафиса Рафиковна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 33 ученика, иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тубылгытауская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан» «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгы Тау төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Күңелле старт! 06.03.2019

Бөтендөнья хатын-кызлар көне уңаеннан балалар өчен "Күңелле старт" бәйгесе үтте. Монда безнең мәктәп командасы 3 урынга лаек булды.
-
Хуш, кадерле Әлифбам! 06.03.2019

Беренче сыйныф укучылары Әлифба китабы белән хушлашты. Алар бөтен хәрефләрне өйрәнеп, олы белем юлына юл тоттылар.
-
Әдәби марафон 02.03.2019

Ай буена татар теле укытучысы белән 7нче сыйныф укучысы әдәби әсәрләр укып, интернет челтәрендә кичергән кичерешләре белән уртаклаштылар. Финалга 21 көн дәвамында онлайн-марафонда барлык таләпләрне үтәп катнашкан китап укучылар чакырылды. Финал тантанасында, дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән беррәттән, танылган татар язучылары һәм шагыйрьләр белән очрашу үткәрелде, Татарстан китап нәшриятында яңа нәшер ителгән китаплар белән таныштыру оештырылды.
-
Җир-табышмаклар планетасы 28.02.2019

Башлангыч сыйныф укучылары фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясадылар. Алар жюрига үзләренең проект эшләрен тәгъдим иттеләр.
-
Ватанны саклаучылар көне 21.02.2019

Ватанны саклаучылар көненә багышлап мәктәптә маршировка, бәйрәм концерты,"Ягез әле, егетләр!" кебек чаралар оештырылды.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2019

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Бүген дөнья халыклары алты мең телдә сөйләшә. Шуның яртысы диярлек юкка чыгу куркынычы астында тора. Туган тел – беренче тапкыр әти, әни дигән тел. Һәр милләт кешесе дөньяны беренче тапкыр туган теле аркылы аңлый башлый, дөньядагы иң матур, иң изге сүзләрне күп вакыт үз телендә ишетә, шул телдә әйтә, шушы телдә шатлана, куана. Бүген балаларның үз телләрендә һәм татар телендә никадәр матур итеп сөйләгәннәрен, никадәр матур итеп җырлаганнарын тыңладык. Алар викторинада катнашты, шигырләр сөйләде.
-
"Яхшылык эшлә" акциясе 19.02.2019

Ай буена мәктәп балалары өлкән яшьтәге авылдашларына ярдәм күрсәтте. Алар йорттагы булган эшләрен эшләште, аларның хәлләрен белеште.
-
Ата-аналар игьтибарына! 19.02.2019

-
Муса Җәлилнең тууына 113 ел. 15.02.2019

Әлеге чарага багышлап мәктәбебездә китап күргәзмәләре, ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре, викторина үткәрелде. Бөек шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты янәдән көн кадагына куелды, шигырьләре яттан сөйләнде.
-
"Татарстан чаңгы юлы-2019" 09.02.2019

Бүген "Татарстан чаңгы юлы-2019" старты булды. Ярышта 45 укучы һәм укытучы катнашты. Соңыннан чәй белән коймак ашап бәйрәм иттеләр







