Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тубылгытауская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан» «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгы Тау төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 4231, Республика Татарстан, Новошешминский район, Тубылгы Тау, ул. Молодежная, д. 100 |
| Телефон: | +7(843)-483-82-93 |
| E-Mail: | Stbt.Nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тубылгытауская ООШ" |
| Руководитель: | Хусаинова Нафиса Рафиковна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 33 ученика, иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тубылгытауская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан» «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгы Тау төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 26.12.2018

Бүген бездә гөрләп Яңа ел кичәсе үтте. Балалар төрле костюмнардан, матур күлмәкләрдән иделәр. Алар уеннар, җырлар, биюләр белән бәйрәмне әкияти дәрәҗәгә җиткерделәр.
-
IT чемпионда янәдән җиңү 22.12.2018

IT чемпион конкурсының беренче этабы тәмам. Безнең мәктәп янәдән җиңүчеләр рәтендә. 9 сыйныф укучысы Абдрафиков "Иң актив укучы", 9 һәм 4 сыйныфлар "Тату класс" номинацияләрендә җиңүче дип танылды.
-
"Ел укытучысы" бәйгесе 19.12.2018

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Сунгатова Римма Мәлик кызы "Ел укытучысы" районкүләм муниципаль бәйгесендә катнашты. Ул "Стабильлелек-мастер билгесе" номинациясендә җиңүче исемен яулады.
-
Рәсәй Федерациясенең 25 еллыгы 12.12.2018

Рәсәй Федерациясенең 25 еллыгын мәктәптә сыйныф сәгатьләре, китапханәдә тематик әңгәмәләр аша билгеләп үттеләр.
-
Мәктәптә семинар 30.11.2018

«Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирүдә дәвамчылык» темасына мәктәптә башлангыч сыйныф укытучылары һәм балалар бакчасы тәрбиячеләренең семинары үтте. Килгән кунаклар дәресләр һәм балалар бакчасында шөгель карадылар. Балалар тарафыннан татар халкының милли гореф-гадәтләренең берсе булган "Утырмада" исемле күренеш тә күрсәтелде. Кунаклар бик канәгать калды.
-
Без сәламәт тормыш яклы 29.11.2018

Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Без сәламәт тормыш яклы" исемле спорт уеннары булып үтте. Укучылар ике командага бүленеп көчләрен сынашты. Әлеге ярыш Бөтендөнья СПИДка каршы атналык кысаларында оештырылды.
-
Тематик сыйныф сәгатьләре 28.11.2018

Мәктәптә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чаралар үтә. Бүген укучылар өчен сыйныф сәгатьләре һәм өлкән сыйныфтагылар өчен медицина эшчесе Закирова Г.И. белән "Түгәрәк өстәл" үткәрелде. Мона элеге чирнең килеп чыгышы, анадан саклану һәм булдырмау чаралары турында әңгәмә алып барылды.
-
Әниләр көне 26.11.2018

23 ноябрь көнне мәктәбебездә Әниләр бәйрәме үтте. Кадерле әниләребез өчен укучыларыбыз тетрәндергеч шигырьләрен, матур җыр-биюләрен башкардылар. Бәйрәм өстәл табыны артында дәвам итте.
-
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган атналык 26.11.2018

Мәктәп линейкасында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган атналык башлануы турында игълан ясалды. Укучылар өчен мәгълүмати стенд ясалды, монда алар әлеге чир турында информация ала алачаклар. Атна буе тематик чаралар, сыйныф сәгатьләре үткәреләчәк дип планлаштырыла.
-
Ата-аналар комитеты конкурсы 16.11.2018

Районда ""Тату сыйныф серләре" исемле ата-аналар комитеты конкурсы үтте. Монда безнең мәктәп данын якларга 6нчы сыйныф ата-аналары комитеты барды.Алар дус булу серләрен, мәктәп, укытучыларга эшләрендә нинди ярдәм күрсәтүләре турында чыгыш ясады. Нәтиҗәдә, алар лаеклы 3нче урын яулап кайттылар.Аларга зур рәхмәтебезне белдереп, алдагы көннәрендә зур уңышлар телик.







