Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423558, Республика Татарстан, Нижнекамский муниципальный район, Краснокадкинское сельское поселение, с. Верхние Челны, ул. Молодежная, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-544-50-16 |
| E-Mail: | vchelny.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнечелнинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Ахтямов Фанис Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 52 учащихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Хәрби-патриотик "Аҗаган-2020" уены 15.02.2020

-
Парламент дәресе - 2020 14.02.2020

Бүген тарих укытучысы Нуруллина Г.Н. 9-11 сыйныф укучылары өчен Җиңүнең 75 һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап "Парламент дәрес-2020" үткәрде. Әлеге дәрескә авылыбызда яшәүче тыл ветераны 95 яшьлек Ильдарханова Зөләйха һәм сугыш чоры баласы Яруллина Әкълимә апалар зур кунак итеп чакырылды.
-
Батарейка җыеп тапшырган өчен "Дюраселл Раша" оешмасы мәктәпкә Рәхмәт хаты җибәрде 14.02.2020

Әти-әниләргә, укучыларга һәм укытучыларга әлеге экологик акциядә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез. Әлеге акция һаман да дәвам итә, кулланылган батарейкаларыгызны көтеп калабыз!
-
Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы Ильдарханов Б.В. 7 нче сыйныф укучысы Аюпов Илфатка Рәхмәт хаты тапшырды 13.02.2020

13 февраль көнне мәдәният йортында авыл җыены булды. Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы Ильдарханов Б.В. Югары Чаллы мәктәбенең 7 нче сыйныфында укучы герой - Аюпов Илфат турында, аның җәй көне эшләгән батырлыгын халыкка сөйләде һәм аңа рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук кызларыбыз үзләренең матур биюләре белән сөендерделәр.
-
Язучылар белән очрашу 13.02.2020

ТАССРның оешуына 100 тулу уңаеннан мәктәптә бүген күренекле шәхесләр белән очрашу булды. Кадерле кунакларыбыз - Дәүләт Советы депутаты, язучы Ркаил Зәйдулла, шулай ук язучы Марат Кәбиров һәм Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нигъматзянов Альфред Галимович. 3-11 сыйныфлар белән берлектә барган әңгәмә сорау-җавап форматында барды. Очрашуны "Чулпы" бию ансамбленең матур биюләре тагын да бизәде.
-
Бездә кунакта - Дәүләт Советы депутаты, язучы Ркаил Зәйдулла, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нигматзянов А.Г., язучы Марат Кәбиров һәм Кызыл Чапчак җирлеге башлыгы Ильдарханов Б.В. 13.02.2020

Мәктәп бүген зур кунаклар кабул итте. Бу Дәүләт Советы депутаты, язучы Ркаил Зәйдулла, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нигматзянов А.Г., язучы Марат Кәбиров һәм Кызыл Чапчак җирлеге башлыгы Ильдарханов Б.В. Алар мәктәп белән таныштылар һәм мәктәбебезнең йөзек кашы булган - музейда булдылар.
-
Патриотик тәрбия бирү максатыннан "Солдатик" фильмы күрсәтелде 13.02.2020

Бүген 1-11 сыйныф укучылары өчен Чаллы шәһәреннән ТатарКино "Солдатик" патриотик фильмы белән килделәр. 1,5 сәгать барган киноны укучылар тын да алмый карадылар. Кемнәр әлеге киноны карый алмыйча калды, карарга тәкъдим итәбез. Биииик яхшы фильм!
-
"Өйдән хат" акциясе 12.02.2020

10 нчы сыйныф укучысы Галимов Илназ безнең мәктәпкә Кызыл Чапчак авылыннан килеп укый. Кызыл Чапчак авыл җирлегеннән армиягә ике егет киткән. Шуның берсе - Чапчак авылыннан. Илназ рус теле укытучысы Махмутова С.И. белән бергә аның адресын әти-әнисенең йортына барып сорашып белеште. Солдат егетебез - Хабибуллин Нәфис Вакиф улы. Саратов өлкәсенең Татищев районы Светлый поселыгында хезмәт итә.
-
Юнармия сафына кабул итү 12.02.2020
Патриотик айлык дәвам итә. Мәктәптә әлеге мөһим айлык уңаеннан укучылар белән төрле чаралар план буенча үткәрелеп тора. Шуның берсе - зур сыйныф укучыларын юнармия сафына кабул итү. Егетләр бар мәктәп каршында юнармияче антын бирделәр һәм юнармия гимнын башкардылар. -
Награждение волонтеров дипломами 11.02.2020
Сегодня директором школы Ахтямовым Ф.Г. были награждены дипломами волонтеры отряда "Доброе сердце-добрые дела" - победители Всероссийского конкурса волонтерских отряд "Добро не уходит на каникулы" в номинации "Добрый старт"










