Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423558, Республика Татарстан, Нижнекамский муниципальный район, Краснокадкинское сельское поселение, с. Верхние Челны, ул. Молодежная, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-544-50-16 |
| E-Mail: | vchelny.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнечелнинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Ахтямов Фанис Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 52 учащихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
1 нче сыйныфта Әлифба бәйрәме үтте 18.02.2023

1нче сыйныф укучылары беренче укытучылары Емельянова Нина Михайловна белән белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре, дәү әниләре, 2, 5нче сыйныф укучылары һәм башлангыч сыйныф укытучылары катнашты.
Бәйрәмгә кунак итеп , үзе дә гомерен башлангыч сыйныф укытучысы буларак узган, РСФСР ның атказанган хөрмәтле укытучысы - Хайруллина Изалия Габделхәй кызы да чакырылган иде. Ул балаларга үзенең матур-матур теләкләрен теләде, киңәшләрен бирде.
Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.
Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар,әлифбаны өйрәтүдә зур тырышлык куйган әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткереп, башларын иделәр. Алар алдында тырыш булырга, ялкауланмаска, алдынгылар рәтендә булырга, "2"ле алмаска, "4"-"5"кә генә укырга, Туган илгә хезмәт итәргә сүз бирделәр.
Ә без беренче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлап, тагын шундый бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын дигән теләктә калабыз -
15 февраль - каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көн 15.02.2023

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил - әнә шундый исемнәрнең берсе. Шагыйрь үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә.
15 февраль - каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көн. Шул уңайдан бүген мәктәпнең актлар залында “Гомерем минем моңлы бер җыр” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә узды.
-
Муса Җәлилнең туган көненә карата чыгарылган стенгазета укучыларның игътибарын җәлеп итте. 14.02.2023

-
Биатлон-2023 13.02.2023

Түбән Кама мэры 2023 елны шәһәр һәм районда "Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан итте. Шул чакыруга кушылып һәм патриотик айлык кысаларында мәктәп укучылары өчен биатлон ярышы үткәрелде.
-
Контроль качества питания родителями 13.02.2023

-
Участие в районной акции "Письмо из дома" 11.02.2023

Яшьармияче укучылар "Өйдән хат"✉️ район акциясе кысаларында Мәскәү өлкәсендә хезмәт итүче авылыбыз оныгы Гайнуллин Инсафка якынлашып килүче 23 февраль белән котлап хат язып салдылар.
-
"Россия чаңгы юллары" акциясе. Сак булыгыз! Кырыйга чыгыгыз! Башлангыч сыйныф укучылары стартта! НА СТАРТ! ВНИМАНИЕ! МАРШ!!! 11.02.2023

-
Туган телләр айлыгы кысаларында мәктәптә "Татар халык җырлары" исемле концерт куелды. 10.02.2023

Бүген Туган телләр айлыгы кысаларында мәктәптә "Татар халык җырлары" исемле концерт куелды. Аның максаты - укучыларга татар халык җырларының матурлыгын, байлыгын, моңлылыгын күрсәтү, таныштыру һәм аларны өйрәнеп башкару.
Татар халык җырлары–халык иҗатының иң таралган, бай өлеше. Җыр-җаныбызны сафландыручы, өметләрне ныгытучы, рухи көчебезне баета торган илаһи бер көч. Җырны беренче булып уйлап тапкан кеше, мөгаен,”менә мин җыр иҗат иттем әле “дип уйламагандыр да әле. Ул кошлар сайраган, агач шаулаган, җил искән кебек, табигый итеп, үзе дә сизмәстән җырлап җибәргәндер.
Халык җырлары безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган кадерле мирас.
Гасырлар белән безне тоташтырган милли моң хәзинәбезне үзебез белем һәм тәрбия биргән балалар башкаруында ишетү зур бәхет. -
"Өйдән хат" акциясе/ Акция "Письмо из дома" 08.02.2023

ДОО "Дуслык" һәм мәктәпнең Фәйзуллин Шәйхулла исемендәге яшьармиячеләр отряды бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче, 6 сыйныф укучысы Гарифуллин Илсурның абыйсы -Аскаров Илнур Илдар улына хат яздылар. Солдат Иркутск шәһәрендә хезмәт итә. Укучыларыбыз язган хат аңа Ватан сакчылары көненә бәйрәм хаты буларак барып ирешер дип уйлыйбыз.
-
Хоккей - кыюлар уены! 08.02.2023

"Куркак хоккей уйнамый", дип җырлыймы әле атаклы Эдуард Хиль? Нәкъ шулай! Оста спортчылар гөрләтеп хоккей сезонын алып барган вакытта, Югары Чаллы урта мәктәбе укучылары да алардан калышмый. Бүген алар мәктәп яны шугалагында Югары Чаллы интернат-мәктәп укучылары белән иптәшләрчә хоккей матчы уздырдылар. Ерак юлны якын итеп килгән интернат-мәктәп хоккей командасы уен башында бер дә бирешергә уйламады. Әмма һәр көнне диярлек кәшәкә сугарга йөрүче хоккей сөюче укучыларыбыз бик тиз уенның җебен үз кулларына алдылар. Бер-бер артлы көндәш капкасына алканы кертә башлагач, турнирның җиңүчесе нәкъ безнең укучылар булачагы шик-шөбһә тудырмый иде инде. Уен 12:0 исәбе белән урта мәктәп укучылары файдасына төгәлләнде. Ике командага да Кызыл Чапчак авылы җирлеге башлыгы Ильдарханов Б. В. матур уен күрсәтүләре белән котлап чәй табынына тортлар бүләк итте. Кыскасы, афәрин, укучылар, булдырдыгыз!
P.S. Уен беткәч барлык уенчыларны мәктәп ашханәсендә мич коймагы, кайнар чәй һәм тәм-томнар көтә иде.










