Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Каенлинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423555,Республика Татарстан,Нижнекамский муниципальный район, Каенлинское СП, с.Каенлы, ул.Школьная, д.17 |
| Телефон: | 8(8555)44-91-23 |
| E-Mail: | kaenly.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Каенлинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Сулейманова Лейсан Ильдусовна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 62 обучающийся/62 укучы, из них иностранных граждан 1 |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Каенлинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Яз килә... 01.03.2014

Март аенда, кар өстендә,
Кояш нурлар уята -
Яз килә, каршы алыгыз, -
Дигән хәбәр тарата.
Без беләбез, җылы язның
Иң беренче бәйрәме -
Әниләр, әби-апалар,
Хатын-кызлар бәйрәме.
-
Профориентационная работа 26.02.2014

В школе состоялась встреча с учащимися 9,11 классов с представителями института Экономики, Управления и Права
-
"Гыйлаев Рөстәм истәлегенә" волейбол турниры 22.02.2014

Бүген безнең мәктәптә Гыйлаев Рөстәм истәлегенә волейбол турниры булды. Анда янәшә тирә авыллардын җыелма командалар катнашты. 1 нче урынны Тоба авылы командасы яуласа, 2 нче урында Каенлы авылы яшьләре калды. Ярышта мәктәп укучыларыннан да бер команда катнашты.
-
"Халыкара туган тел көне" 21.02.2014

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вә ләкин телгә телне
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
Дәрдемәнд.
-
"XXI гасыр рыцаре" 21.02.2014

Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәптә күп кенә чаралар үтә. Бүген башлангыч сыйныф укытучылары Кәлимуллина И.Г. һәм Краснова Ф.Г. "XXI гасыр рыцаре" исеме астында бәйге оештырдылар. Бәйгедә 2-4 нчесыйныф егетләреннән торган "Җитезләр" һәм "Көчлеләр" командалары катнашты. Алар үзләрен атуда, машина тәгәрмәчен куюда, математикада, вальс биюдә һ.б. ярыш төрләрендә сынап карадылар. Бәйге җанатарларның концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
23 нче февраль -Ватанны саклаучылар көне 20.02.2014

Тиздән 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан һәрбер сыйныф классташ егетләрен, укытучы абыйларын котлап стена газеталары чыгарды.
-
"Яшь сайлаучы көне - День молодого избирателя" 20.02.2014

Тарих укытучысы Гарипов Расим Фаиз улы 7-11 нче сыйныфлар өчен "Яшь сайлаучы" дәресе үткәрде. Укучыларга сайлау тарихы, тәртибе, сайлаучыларның хокукы һ.б. турында сөйләде.
-
"Теле барның - иле бар" 20.02.2014

21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне.
Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше,
Башкаларның телен яратмый.
-
"Ягез әле, егетләр " 19.02.2014

19 нчы февраль көнне физкультура укытучысы Сулейманов Р.Р. мәктәптә "Ягез әле, егетләр!" кичәсе үткәрде. Кичәдә 7 - 11 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар үзләрен спортның төрле өлкәләрендә сынап карадылар. Бәйрәмгә әтиләр дә килде. Кичә күңелле узды. Мәктәп дирекциясе катнашучы командаларга тортлар бүләк итте.
-
"Әлифба" бәйрәме 18.02.2014

Бүген бездә зур бәйрәм - "Әлифба" бәйрәме булды.1 нче сыйныф (укытучылары Атласова А.Д.) укучылары әлифба белән хушлашты. Балалар төрле авырлыктагы сорауларга җавап бирделәр, кызыклы мәсьәләләр чиштеләр, җырлар башкардылар, уйнадылар. Бәйрәмгә килгән әниләр һәм балалар арасында ярыш та оештырылды. Укучыларны котларга "Әлифба", "Математика", "Туган тел" дә килгән. Әниләр балаларына изге теләкләр әйтеп, уңган юллар теләп, бүләкләр тапшырдылар. Мәктәп директоры Сулейманова Л.И. котлап, кызыклы китаплар таратты.









