Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Каенлинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423555,Республика Татарстан,Нижнекамский муниципальный район, Каенлинское СП, с.Каенлы, ул.Школьная, д.17 |
| Телефон: | 8(8555)44-91-23 |
| E-Mail: | kaenly.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Каенлинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Сулейманова Лейсан Ильдусовна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 62 обучающийся/62 укучы, из них иностранных граждан 1 |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Каенлинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Озын толым" бәйгесе 06.03.2015 Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара "Озын толым" бәйгесе узды. Бәйгедә башлангыч сыйныф кызлары катнашты.Кызлар үзләрен төрле яктан күрсәттеләр: прическа ясау, йомгак урау, сорауларга җавап бирү, талантларын күрсәтү һ.б. Алар югалып калмады, төрле номинацияләрдә җиңеп, бәйрәм бүләге алдылар.

-
Ветеран белән очрашу 26.02.2015 Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәптә "Онытылмый әле яралар" исемле кичә үткәрелде. Очрашуга Бөек Ватан сугышы ветераны Кирилов С.П. килде. Ул Ленинград блокадасы, сугыш чорының газаплы көннәре турында сөйләде. Укучыларның сорауларына җавап бирде. Укучылар ветеранны зур кызыксыну белән тыңлады. Кирилов С.П. балаларга аяз күк йөзе, елларның имин булуын, тыныч тормышта яшәүләрен теләде.

-
"Зарница" 20.02.2015 Команды зеленые и красные проходили испытания на меткость, быстроту, ловкость и демонстрировали свои интеллектуальные способности. А на «привале» отдыхали и ели плов в полевых условиях.

-
"Җыр һәм строй" бәйгесе 19.02.2015

Җиңүнең 70 еллыгына һәм Дан орденының тулы кавалеры Ибрагимов Г.И. истәлегенә багышланган "Җыр һәм строй" бәйгесе үтте. Бәйгегә Каенлы авылы җирлеге башлыгы Набиуллин Ф.М. та килде. Ул укучыларны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады һәм беренче урынны яулаган 10 нчы сыйныф укучыларына күчмә кубок тапшырды. Мәктәп директоры җиңүче взодларга пироглар бирде.
-
Шигърият бәйрәме 18.02.2015

Мәктәптә туган тел атналыгы бара. Шул уңайдан Халыкара туган тел көненә багышланган кичә узды. Очрашуга якташ шагыйрәләребез дә килде. Алар үзләренең шигырьләре белән бәйрәм тантанасына тагын да ямь өстәде. Укучылар да иҗат җимешләре- шигырьләре белән таншыштырдылар.
-
"Гашыйклар көне" 14.02.2015 Бүген укучылар хөрмәт йөзеннән, күтәренке кәеф теләп, бер-берсенә "йөрәкләр" бүләк иттеләр, котлау сүзләре җиткерделәр. Без дә үзара дус, тату булыйк дип телибез. Таудай бәхет һәм шатлыклар Юлдаш булсын сезгә. Үрнәк булыгыз укуда һәм эштә. Кайгы – хәсрәт кагылмыйча үтсен сезгә.

-
"Сау бул, әлифба" 13.02.2015

-
"Ягез әле, егетләр!" 12.02.2015

Әтиләр, укучылар, яшьләр арасында ярыш узды. Барлыгы өч команда катнашты. Алар ату, таяк, аркан тартышу һ.б. төр бәйгеләрдә көч сынаштылар. Бик аз аерма белән генә әтиләр командысы җиңү яулады.
-
"Дусларым исемендәге бакча" 09.02.2015 2-7 февральгә кадәр Дан орденының тулы кавалеры Ибрагимов Г.И. истәлегенә "Дусларым исемендәге бакча" исемле рәсем бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Алар Ибрагимов Г.И. тормыш юлын өйрәнделәр, туганнары белән очрашып, аның турында мәгълүмат җыйдылар. Бүген исә бәйгегә йомгак ясалды, җиңүче укучыларга грамоталар тапшырылды.

-
Тыл ветеранында кунакта 08.02.2015










