Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1362 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 67 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
1 нче сентябрь көнне 01.09.2023

1 нче сентябрь көнне безнең гимназия үзенең укучыларын капиталь ремонттан соң каршы алды. Гимназия ачылышында шәһәр мэры Муллин Р.Х., мәгариф бүлеге җитәкчесе Гарифуллин А.Х һәм башка мәртәбәле кунаклар булды. Бәйрәм чарасы котлау сүзләре, концерт номерлары белән үрелеп барды
-
28.08.2023

Безнең гимназия укучысы Самат Галәвиев Татарстан чемпионы титулына ия булды.Әлеге турнир берничә төргә бүленгән иде. Самат 1 нче урыннарны: Классик шахмат буенча, Блиц буенча, Бурычларны хәл итү буенча һәм 2 нче урынны тиз шахмат буенча яулады.Тагын 28,29,30 августта Казан мэры кубогында катнаша.Молодец Самат Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
25.08.2023

Россия Федерациясе Федераль җыелышы Дәүләт думасы депутаты Олег Викторович Морозов гимназиядә кунакта булды.
-
Укытучыларның август конференциясе 23.08.2023

22 нче август көнне Халык иҗаты йортында укытучыларның август конференциясе узды. Дан аллеясында безнең гимназия укытучылары фотолары да урнаштырылган иде. Горурланабыз.
-
22.08.2023

30 еллык тарихы булган гимназиябездә ремонт эшләре ахырына якынлашып килә.Гимназиябез администрациясе,укытучылар,укучылар,әти-әниләр белән берлектә кабинетларны матурлыйлар, гимназиябез бакчасын һәм янындагы территорияне чистарталар һәм матурлыйлар
-
MEDIA BILER FORUM 19.07.2023

Бүген безнең гимназия укучылары Биләр шәһәренә MEDIA BILER FORUMга киттеләр.Балаларга күңелле яллар, яңа дуслар телибез.
-
"Сәләтле балалар" 22.06.2023

21 июньдә Бөтенроссия һәм Республика мәктәп укучылары олимпиадаларының төбәк һәм йомгаклау этапларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Аларга "Татнефть" гавами акционер җәмгыятенең "Сәләтле балалар" хәйрия фонды сертификатлары тапшырылды. 9 класс укучысы Шафиков Кәрим (җитәкчесе Мурзаханов М.А.) сертификатны ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең хәйрия фонды әгъзасы Сибгатуллин Ренат Рәхатович тапшырды. «Сәләтле балаларга матди ярдәм «Татнефть» АҖ инде унбиш ел күрсәтә. Соңгы ике елда ярдәм күләме артты», - диде Ренат Рәхатович. ПАО ”Татнефть хәйрия фонды күпсанлы программаларны гамәлгә ашыра. Шуларның берсе - "Сәләтле балалар" программасы. Аның ярдәмендә укуда зур уңышларга ирешкән һәм фәнни-иҗат эшчәнлегендә ирешкән укучылар ел саен лаеклы бүләкләр алалар.
-
«Бантиклар көне» 20.06.2023

«Каенкай» мәктәп яны лагеренда «Бантиклар көне» бәйрәме узды. Бу күңелле бәйрәмгә эләгү өчен балалар үзләренең костюмнарын бантик белән һәм бер генә бантик белән түгел,ә күпләп бизәргә кирәк иде. Иртәдән кызлар һәм малайлар бантиклар кулланып кызыклы костюмнар өстендә "сихерләделәр". Һәр отрядтан күп сандагы бантиклы балаларны төрле конкурсларда һәм ярышларда катнашу өчен сайлап алдылар. Шулай ук һәр отрядтан концерт номерлары әзерләнгән иде. Бант - кызлар өчен атрибут, әмма малайлар бик теләп актив катнаштылар. Соңыннан җиңүчеләр һәм бәйрәмдә актив катнашучылар билгеләнде һәм барысы да призлар алды. Лагерь көне буе бизәнү-бантиклардан чуарланды. Көн буе балалар көлкесе ишетелде, күңелләре күтәренке иде.
-
"Балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе" 15.06.2023

Бүген "Каенкай" лагереның өченче отряды "Балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе" ндә булдылар. Балалар бик күп уңай хис-кичерешләр алып кайттылар.Кызыксындырган сорауларга җавап алдылар Калган отрядлар Яр Чаллы шәһәреннән килгән J-GET Робототехника клубы вәкилләре белән "Роботлар ярышы" фәнни-техник квестында катнаштылар, һәм алар үзләренең техник осталыкларын үстерделәр, робот белән идарә итә белү серләрен белделәр.
-
14.06.2023

2 нче гимназия һәм 37 нче лицейның талантлыукучылары катнашында тагын бер каникул проекты 12-18 июньдә Санкт-Петербургта гамәлгә ашырыла. Биредә СИБУР предприятиеләре эшчәнлегенең барлык шәһәрләреннән 30 укучы - компаниянең белем бирү проектларында һәм Junior траекториясе корпоратив программасында катнашучылар җыелган.
Проект Санкт-Петербург тау университеты белән берлектә оештырылган. Балаларның Россиянең иң борынгы техник югары уку йортында бер атналык булу программасы лекцияләр һәм шул исәптән тулыландырылган һәм виртуаль чынбарлык технологияләрен кулланып, практик дәресләрне күздә тота.
Каникуляр смена - Тау университеты укытучылары белән химия, физика, информатика буенча биш көнлек интерактив дәресләр, бу - Гомуми һәм физик химия, Технологик процессларны һәм производстволарны автоматлаштыру, Электр энергетикасы һәм электромеханика кафедраларында практик дәресләр һәм Лаборатория практикумнары. Шулай ук смена кысаларында СИБУРның максатчан студентлары һәм компаниянең профильле сыйныфларын тәмамлаучылар белән очрашу узачак.
«Без яшьләргә мәктәп эскәмиясеннән үк инженерлык тармагында карьера амбицияләрен тормышка ашыра башларга мөмкинлек бирәбез. Моның өчен вакыт чакыруларын кыю кабул иткән һәм киләчәктә югары технологияле производствода эшләргә теләгән мавыккан һәм илһамланган балаларны эзлибез», - дип билгеләп үтте СИБУР Корпоратив университетының баш эксперты Наталья Черных.











