Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1362 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 67 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Билгесез солдат көне 03.12.2023

3 нче декабрь көнне Мәңгелек ут янында Билгесез солдат көненә багышланган хәтер митингы булды. Билгесез солдат көне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан 2014 елда ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм совет сугышчылары истәлегенә гамәлгә куелды. Без «рәхмәт» дибез һәм Ватаныбыз өчен курыкмыйча көрәшкән Геройларга хөрмәт күрсәтәбез.
-
"Мәктәп экопатруле" 02.12.2023

1 нче декабрь көнне "Мәктәп экопатруле" республика бәйгесендә Түбән Кама муниципаль районы иң яхшысы, дип танылды. Бүләкләү тантанасы В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә узды. Катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков сәламләде.
«Бу безнең яшь буынның зур адымы һәм активлыгы. Хәзерге вакытта экологиягә һәм табигатькә игътибарның артуы бик мөһим роль уйный. Биредә иң яхшылары җыелды», - диде министр. Иң яхшы муниципаль берәмлекне билгеләүдән тыш, өч яшь категориясендә җиңүчеләрне дә бүләкләделәр. «Иң актив класс» номинациясендә безнең гимназиянең 8 нче Г сыйныфы билгеләнде. «Шәһәр гомуми белем бирү оешмасының иң актив укучысы» номинациясендә безнең гимназия укучылары аерылып торды. 7 нче Б сыйныфы укучысы Рамазан Фәттахов 2 нче урынны, 8 нче Г сыйныфы укучысы Ринат Сәлахетдинов һәм 11 нче В сыйныфы укучысы Таһир Әшрәпов 1 нче урынны алдылар.
Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар, сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. -
Россия федерациясенең дәүләт флагы көне 01.12.2023

30 нчы ноябрь Россия федерациясенең дәүләт флагы көне. Безнең гимназия укучылары әлеге чарага багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрделәр.
-
«ЭкологиУм» 30.11.2023

Безнең гимназия укучылары «Пушкин картасы» программасы кысасында «ЭкологиУм» квизында катнаштылар. Катнашучылар экологик юнәлештәге катлаулы, әмма кызыклы сорауларга җавап бирүдә ярыштылар. Уенчылар табигатьнең кыйммәте һәм аны саклап калуның мөһимлеге турында күп яңалыклар белделәр.Балаларга әлеге чара бик ошады.
-
«Ел укытучысы - 2024» 29.11.2023

28 нче, 29 нчы ноябрь көннәрендә Түбән Кама педагогика көллияте базасында «Ел укытучысы - 2024» республика һөнәри осталык конкурсы кысаларында мастер-класслар узды. Безнең гимназия укытучылары: Маннапов Эльвира Мэлисовна белән Ахмедова Александра Михайловна бөтен осталыкларын күрсәтеп, лаеклы чыгыш ясадылар.
Әлеге чыгыш конкурсның беренче этабы.Конкурсант укытучыларыбызга уңышлар телибез. -
КДда Бөтенроссия ярышлары. 28.11.2023

Безнең гимназия укучылары Загреев Илшат һәм Шәйдуллин Самат "Дуслык" радиоспорт ярышларында катнаштылар. "Дуслык" кыска дулкыннарда радиоэлемтә ярышлары ел саен үткәрелә. Россия һәм якын чит илләрнең яшь радиосөючеләре арасында бик популяр. Илшат белән Самат бу ярышларда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм югары спорт ярышларына дәгъва итәләр. Команданың тренеры Ильяс Нурисламович. Уңышлар балалар
-
«Библиотечный космодром» 27.11.2023

Бөтенроссия «Пушкин картасы» кысаларында 10 А сыйныф укучылары өчен, 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Библиотечный космодром» дип аталган, космик квиз интеллектуаль уен уздырдылар. Әлеге чарада катнашучылар космос турында белемнәрен тикшереп, аның турында кызыклы фактлар белделәр.
Мәсәлән...
Марста көн җир планетасына караганда 41 минут озаграк дәвам итә.
Юпитер планетасында тәүлек 10 сәгать кенә дәвам итә, һәм ул болытлар тупланмасын зур тасмаларга әйләндерә икән.
Командалар космосның иң яхшы белгечләре исеме өчен көрәштеләр. Укучылар яхшы белемнәрен күрсәттеләр һәм конкурс программасы вакытында көчле эмоцияләр алдылар. -
Әниләр көне белән! 26.11.2023

Кадерле әниләребез,бәйрәм белән Сезне. Җир йөзендәге иң матур теләкләр-сезнең өчен. Исән-сау булыгыз.
-
"Горизонты поиска и достижений" 25.11.2023

25 нче ноябрь көнне Зәй шәһәрендә II Республикакүләм "Горизонты поиска и достижений" фәнни-гамәли конференциясе узды. 8 нче Б сыйныф укучысы Мухамедшин Самат (җитәкчеләре Шигапова Б.Х.һәм Мухамедшина Р.И.) җиңүче булды. Җиңү белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Баскетбол лигасы 24.11.2023

23 нче ноябрь көнне 38 нче лицей базасында Түбән Кама муниципаль районы командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Безнең гимназиянең егетләр һәм кызлар командасы 2 нче урынга лаек булдылар. Молодцы, котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.











