Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1362 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 67 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Безнең Заман-Наше время" 23.11.2023

Түбән Кама муниципаль районы, мәгариф идарәсе яшь белгечләре "Безнең Заман-Наше время" фестивалендә "Трио" номинациясендә 3 нче урынга лаек булдылар, ә "Ансамбль"номинациясендә -махсус бүләккә ия булдылар. Молодцы кызлар,котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Йөзү ярышлары 22.11.2023

ГТО фестивале кысаларында гимназиянең 6 нчы, 7 нче сыйныф укучылары арасында йөзү ярышлары үткәрелде. Укучылар бу ярышларда бик теләп катнаштылар һәм үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
-
"Ата-аналар патруленда" 21.11.2023

21 нче ноябрь көнне безнең гимназиянең әти-әниләре "Ата-аналар патруленда" катнаштылар . Әти-әниләр көйләнмәгән юл чатында сакта тордылар, алар мәктәпкә баручы һәм мәктәптән кайтучы балаларга ярдәм иттеләр. Балалар Юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр һәм дөрес җавап бирүчеләргә баллы бүләк белән буклетлар тапшырдылар.
-
"Психология атнасы" 20.11.2023

20 нче ноябрьдән 24 нче ноябрьгә кадәр барлык мәгариф оешмаларында Бөтенроссия "Психология атнасы" уздырыла. Безнең гимназиядә психология атнасы 10 нчы А психолого-педагогик сыйныф укучыларының психологиядән XI Бөтенроссия дистанцион олимпиададан башланды. Укучылар "Чиксез психология" олимпиадасында шәхси һәм команда белән катнашалар. Барлык катнашучыларга уңышлар телибез һәм нәтиҗәләрне түземсезлек белән көтәбез.
-
"Географик диктант-2023" 19.11.2023

19 нчы ноябрь көнне гимназия базасында "Географик диктант-2023" Халыкара мәгариф акциясе узды. Быел гимназия беренче тапкыр ябык мәйданчык буларак катнашты. Акциядә 10 һәм 11 сыйныфларда укучы һәм гимназия укытучылары катнашты. Уңышлар телибез. Молодцы
-
"Бәхет йолдызы" 18.11.2023

18 нче ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Бәхет йолдызы" республикакүләм фестиваль-конкурс узды. Безнең гимназия,укучылары югары нәтиҗәләргә ирештеләр. 2 нче Д сыйныф укучылары Ярмолюк Амирә - 3 нче дәрәҗә лауреат, Насибуллин Камил-1 нче дәрәҗә дипломант (җитәкчеләре Мухамедшина Р. И.).3 нче В сыйныф укучысы Галиуллина Зәмирә - 3 нче дәрәҗә лауреат (җитәкчесе Сайфутдинова Н.Н.). 8 нче В сыйныф укучысы Галиуллина Айзирәк - 2 нче дәрәҗә лауреат (җитәкчесе Зарипова А.Г.). Молодцы балалар, котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Авыл халкы мөһим эш - "Каз өмәсе" 17.11.2023

Татар авылларында салкыннар башланып, җиргә беренче кар төшкәндә, авыл халкы мөһим эш - "Каз өмәсе" үткәргәннәр. Авыл халкы кышка каз итен әзерләү эшен башлаган. Ә эшләр тезрәк һәм күңелле үтсен өчен, аларга туганнары, дуслары, якыннары ярдәм иткәннәр. 17 нче ноябрь көнне безнең гимназиянең 10 нчы А сыйныф (сыйныф җитәкчесе Ханнанова Г.Р.)укучылары Халыклар дуслыгы йортында якты, сәхнәләштерелгән, музыкаль чарада булдылар. Балаларга әлеге чара бик ошады.
-
"Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде" 16.11.2023

Безнең 10 нчы Б сыйныф (сыйныф җитәкчесе Ситдикова А.Ф.) укучылары Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар Дәүләт драма театрына Б.Васильевның "Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде" спектаклен карарга бардылар. Үз гомерләрен кызганмыйча, Ватан, тынычлык өчен көрәшкән хатын-кызларның батырлыгы, беркемне дә битараф калдырмады.
Сугышлар беркайчан да булмасын!
Җирдә матурлык яшәсен!
Илдә тынычлык булсын! -
"Орлята России" сафларына кабул итү тантанасы 13.11.2023

Россиядә яңа хәрәкәт- "Алдынгылар хәрәкәте" эшләп килә Һәм бүген гимназиядә башлангыч сыйныф укучыларын "Орлята России" сафларына кабул итү тантанасы үтте. Бу бәйрәм көнендә Орлятлар янында укытучылар, остазлар да бар иде. Алар,укучылар белән тормышларының яңа битен башлау шатлыгын бүлешәләр. "Орлята России" программасы "Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән һәм кече укучыларның социаль активлыкка ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатында оештырылды.Уку һәм дәресләрдән тыш эшчәнлек төрләренә, белем алучыларның шәхесенең формалаштыру мөмкинлекләрен игътибарны арттыру. Балалар һәм яшүсмерләр оешмасының әгъзасы булу - бу һәрвакыт алда булырга, Ватанга мәхәббәт, хезмәткәрлек һәм белемгә омтылышны, чынбарлык һәм игелекне, кешелекне, тәртиплелекне һәм иптәшлекне тәрбияләргә кирәк.Чын күңелдән котлыйбыз балалар.
Сегодня- Орлята! А завтра -Орлы! Традициям Родины- Будем верны! -
Мәгариф оешмаларының музей җитәкчеләре семинар-киңәшмәсе 10.11.2023

2023 елның 9 ноябрендә Н.В.Лемаев исемендәге КНН көллиятендә мәгариф оешмаларының музей җитәкчеләре семинар-киңәшмәсе узды. Колледж директорының урынбасары Ю.В. Платунова, ТР Түбән кама муниципаль районы Ветераннар советы рәисе урынбасары Наговицына T.A. сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Эш тәҗрибәсе, музей-туган якны өйрәнү эшен алга таба үстерү буенча тәкъдимнәр белән семинарда катнашучылар чыгыш ясады. Колледж студенты Никонова Ангелина һәм аның җитәкчесе, тарих укытучысы Валитова "Профессиональ осталык буенча - 2023" төбәк чемпионатына әзерлек һәм катнашу тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Алар "Сугышчан дан" һәм "Химкомбинат тарихы" музейларында катнашучылар өчен экскурсия уздырдылар. Семинар нәтиҗәләрен СДЮТиЭ директоры В.Г. Лукманова чыгарды.











