Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
E-Mail: | mbdoy082@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 270 детей |
У нас учат: | 29 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Танышып чыгу өчен! 17.02.2021
Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының "Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы муниципаль белем бирү учреждениеләренә йөрүче балалары булган гражданнарга компенсация түләүләре бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында" гы карары белән танышып чыгыгыз.
-
Котлыйбыз! 17.02.2021
Мухаметова Сәйдәне III Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең, Яр Чаллы шәһәрендәге муниципаль этабында җиңүе белән котлыйбыз! Яңадан-яңа уәышлар теләп калабыз! Сәйдәбезне әзерләгән педагогларыбызга зур рәхмәт!
-
Каз өмәсе 16.02.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлек елына багышланган чаралар планы кысаларында, бакчабызда "Каз өмәсе" булып узды.
Бии-уйный сылу кызлар,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән йола
Татарның каз өмәсе.
-
Педагоглар өчен консультацияләр 16.02.2021
82 нче “Көнбагышкай” балалар бакчасында үзбелем үстерү өстендә эш алып бару белән генә тукталмый. Педагогик сәгатьләрдә консультацияләр үткәрүне дә планлаштырабыз.
2 нче февраль көнне педагогик сәгатьтә “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерүдә актуаль проблемалар” дигән тема буенча 8 нче төркем тәрбиячесе Хайруллина Луиза Мустафовна чыгыш ясады.
16 нчы февраль көнне педагогик сәгатьтә “Тел тирәлеге тудыру - сөйләм үстерүнең нигезе” дигән темага 4 нче төркем тәрбиячесе Халитова Гөлшат Әхмәтназиповна консультация үткәрде.
-
Муса Җәлилнең тууына 115 ел 15.02.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлек елына багышланган чаралар планы буенча эшчәнлек алып бару дәвам итә. Бөек татар язучысы Муса Җәлилнең тууына 115 ел. Әлеге датага багышлап бакчабызда, Сабирова Ләйсирә Рафаэлевна җитәкчелегендә, тематик шөгыльләр узды. Балалар Муса Җәлил турындагы истәлекле мәгълүмәтләр тыңладылар, аның шигырьләрен сөйләделәр.
-
«Муса Җәлил – герой шагыйрь» 15.02.2021
15 нче февраль көнне герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган «Муса Җәлил – герой шагыйрь» дип аталган бәйрәм иртәсе үткәрелде.
Алып баручылар исә балаларга Муса Җәлил турында бик күп мәгьлүматлар бирделәр. Китап күргәзмәсендәге китаплары белән таныштырдылар.Тоткында язылган “Моабит дәфтәрләре” балаларга аеруча зур тәэсир ясады. Балалар җырлар җырлап, уеннар уйнап, табышмаклар чишеп бәйрәм дәвам итте.
Бәйрәм иртәсендә әти-әниләр дә үз өлешләрен керттеләр. Балалар белән бергәләп М. Җәлилнең шигырьләре, әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар. Әлбәттә, башка елларны әти-әниләрне бәйрәм иртәсенә чакыра идек. Билгеле сәбәпләр аркасында 2021 нче елда видеога төшереп коридорга куелган телевизордан трансляция алып барылды. Әти-әниләр бик канәгать калдылар.
-
Меню 12.02.2021
Меню с 15.02.2021 г. по 20.02.2021 г.
-
"Ел тәрбиячесе 2021" конкурсының зона этабы 12.02.2021
12нче февраль көнне Алабуга шәһәрендә узган, "Ел тәрбиячесе 2021" конкурсының зона этабында хезмәттәшебез Муллагалиева Алия Альбертовна катнашып, уңышлы чыгыш ясады! Котлыйбыз!
-
Ата-аналар җыелышы 10.02.2021
Кечкенәләр төркеменә йөрүче балаларның әти-әниләрен бакчабыз тормышы белән якыннанрак таныштыру максатыннан, 8нче һәм 9нчы февраль көннәрендә, ата-аналар җыелышлары булып узды. Җыелыш барлык санитар-гигиеник таләпләрне истә тотып оештырылды. Әти-әниләр белгечләрнең чыгышын тыңлады, булган сорауларына җаваплар ишеттеләр һәм инде иң мөһиме, балаларның туклануы белән таныштылар. Пешекчеләребез әзерләгән ризыкларны авыз итеп карадылар.
-
Мошенниклар йокламый, сак булыгыз! 09.02.2021
2020 елның 12 ае, шулай ук 2021 елның узган чоры нәтиҗәләре буенча, Яр Чаллы шәһәре территориясендә элемтә һәм интернет челтәре ресурсларын кулланып дистанция юлы белән кылынган җинаятьләрнең шактый артуы күзәтелә. Китерелгән зыянның суммасы уннарча миллион сум күләмендә исәпләнә. Киләчәктә мондый җинаятьләрне кисәтү максатыннан, сезнең брошюрадагы мәгълүмат белән танышуыгызны сорыйбыз.