Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
E-Mail: | mbdoy082@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 270 детей |
У нас учат: | 29 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Ак юллар сезгә! 30.05.2020
Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз.
Кадерле балалар! Менә мәктәп яшенә үсеп җиттегез. Әлеге бакчада шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек, бергә уйнадык, шаярдык. Бүген безгә бик моңсу. Шуклыклары белән безне сагайткан, уңышлары, шат авазлары белән сөендергән нәни дусларыбыз мәктәпкә китә. Балалар! Киләсе тормышыгызда да матур истәлекле вакыйгалар күп булсын. Ак юл сезгә.
-
Хезмәттәшебезне лаеклы ялга озаттык! 29.05.2020
Хөрмәтле Гөлшат Вилевна! Сез бар яктан да камил. Күзләрне иркәләгән бу соклангыч тормыш юлы артында күпме акыл зирәклеге, кул тырышлыгы, сабырлык, уңганлык ята. Хезмәт юлыгызда вакытыгызны, көчегезне кызганмадыгыз. Киләчәктә дә исән-сау булыгыз, балалар, оныклар бәхетенә куанып, рух күтәренкелеге белән яшәгез. Тормышыгыз бөтен, мул, йортыгыз кунакчыл. Тапкан бәхетегезне югалтмыйча, бәрәкәттә, муллыкта яшәргә язсын. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, уй-хыялларыгыз матур, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы булсын.
-
Правила пожарной безопасности для детей 27.05.2020
-
Балалар бакчасында "Бала - төп пассажир" дип исемләнгән профилактик акция уздырылды 22.05.2020
Акциянең максаты пассажир балалар катнашында һәлакәтләр санын киметү, балалар арасында юл-транспорт травматизмын булдырмау. Тәрбияче Халитова Г.Н. балалар белән махсус креслодагы куркынычсызлык каешын дөрес куллана белүне камилләштерделәр.
Видеорепортаж: #ребенокглавныйпассажир
-
Пионерия көне белән! 19.05.2020
Чәчәкле май аенда Пионерия көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм кайчандыр пионерлар сафында булган, пионер галстугы таккан өлкәннәр күңелендә кадерләп саклана.
-
Бүген Халыкара гаилә көне! 15.05.2020
Гаилә... 5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. Гаилә ул - әти, әни, балалар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан - буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе. Барыгызны да Гаилә көне белән кайнар котлыйбыз, гаиләләрегезгә иминлек, татулык, ныклы сәламәтлек телибез, балалар куанычын, игелеген күреп яшәргә язсын! Бәйрәм белән!
-
Без дә, #Окна_Победы акциясенә кушылабыз 07.05.2020
#Окна_Победы#деньпобедырт#МыВместе#ОставайсяДома#Росмолодежь#АктивнаяМолодежь#ТворческаяМолодежь#Россия#Патриотизм#ВолонтерыПобеды#ДОУ82ПодсолнушекНЧ
-
Бөек Җиңүгә - 75 ел! 06.05.2020
Быел беренче тапкыр Җиңү көнен өйләребездә каршы алчабыз. Соңгы елларда популярлашкан “Үлемсез полк” акциясе дә бүгенге көн тәлапләренә җайлаштырылды. Илнең тынычлыгы, киләчәге өчен аяусыз көрәшкән гомерен биргән туганнарыбыз, әби-бабайларыбызның исемнәрен мәңгеләштерик!
#деньпобедырт#Судьбасолдата#БессмертныйПолк#Үлемсезполк#Росмолодежь#АктивнаяМолодежь#ТворческаяМолодежь#Россия#Патриотизм#ВолонтерыПобеды
Видеорепортаж: #БессмертныйПолк#Үлемсезполк
-
#өйдә кал 29.04.2020
Дөньяда COVID-19 вирусы тарала. Сәламәт булу өчен, үзизоляциядә булу мөхим. Өйдә кал!
#өйдәкал#МыВместе#ОставайсяДома#Росмолодежь#АктивнаяМолодежь#ТворческаяМолодежь#Россия#Патриотизм
Видеорепортаж: #өйдәкал
-
Спорт мәйданчыгыбызның җиһазларын яңарттык. 28.04.2020
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның дөрес физик үсеше һәм аларны сәламәтләндерү өчен физкультура җиһазлары белән югары тәэмин ителү зур әһәмияткә ия. Без үз спорт мәйданчыгыбызның җиһазларын яңарттык һәм тулыландырдык.