Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 816 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Письмо защитнику Отечества 13.02.2023

"Письмо защитнику Отечества" акциясендә укучылары теләп катнашалар. 4 б 7в, 8г сыйныф укучылары аеруча активлар. Тормыш иминлеге хакына сугышка кергән солдатларга рәхмәт җиткерү hәр кешенең бурычы.
-
Лыжня Татарстана 12.02.2023

"Лыжня Татарстана" чарасы шәһәрдә гөрләп уза. Безнең гимназия укучылары да сынатмый.
-
Ак калфаклы татар кызы" бәйгесе 10.02.2023

Гимназиянең 10сыйныф укучысы Ишалина Айсылу ,,Ак калфаклы татар кызы" бәйгесендә җиңү яулады. Тыйнак, белемле, тырыш, сәләтле, гүзәл Айсылу шәһәр данын республикада яклаячак. Әлеге бәйгедә татар кызларының тарихи мирасны никадэр белүләре, иҗади сәләтләре, аш-суга осталыклары сынала. Айсылу - безнең чын татар кызы! Унышлар телибез аңа!
-
"Минем шәмем җылысы" акциясе 09.02.2023

Бүген ,,Минем шәмем җылысы" акциясе кысыларында, 440 консерв савыты, 20 кг парафин тапшырылды. Акция барышында (3 атна эчендә) гимназия укучылары барлыгы 880 консерв савыты, ә укытучылар коллективы 20 кг. парафин тапшырдылар. "Ил төкерсә, күл була",- дигәндәй, гимназиянең hәр укучысы бер генә буш консерв савыты тапшырса да, без атнага 860 савыт җыя алыр идек. Акциядә лидер булган 7б сыйныф укучыларын куып җиткән сыйныф юк эле, алар 96 консерв савыты тапшырдылар. 8в сыйныф укучысы Ганиева Таңсылу берүзе 60 консерв савыты китерде. Консервларны җыю пунктында фидакарь кешеләр эшли, алар безнең гимназия коллективына рәхмәтләрен житкерделәр. Әйдәгез, әлеге эшне дәвам итик.
-
Очрашу 08.02.2023

Гимназия укучыларын hөнәри уку йортлары белән таныштыру дәвам ителә. 11 нче сыйныф укучылары ФСИН ( Федеральная служба исполнения наказаний) хезмэткәре белән очраштылар. Җәза бирүне үтәү федераль хезмәте мәктәпне тәмамлаучы кызлар hәм егетләрне эчке эшләр органнарында эшләү өчен тиешле белем бирүче югары уку йортларына укырга керергә чакыра. Уку вакытында студентлар тулысынча дәүләт карамагында булалар: 4 тапкыр ашау, тулай торакта яшәү, тиешле кием белән тәэмин ителү бушка каралган. Ай саен 14 мең стипендия, югары курсларда - 24 мең түләнә. Курсантларга елына 2 тапкыр отпуск ( ял) каралган. Уку чорында армия хезмәте чигерелә, уку тәмамлануга, ,,эчке эшләр хезмәте лейтенанты" дәрәҗәсе бирелә. Уку хезмәт стажына керә, ә хезмәт башлангач, 1 ел/ел ярымга санала. Югары уку йортын тәмамлагач, хуҗалыкны башлап җибәрү өчен , 80 мең акча түләнә. 33-34 яшьтә пенсиягә чыгу вакыты җитә. Хезмәт хакы 35-75 мең аралыгында. Ел саен отпускка 30 мең сум өстәлеп түләнелә. Квартал саен премия каралган. Югары уку йортлары Воронеж, Пермь, Владимир, Самара,С.Петербург, Рязань шәһәрләрендә урнашкан, уку тәмамлангач, яшь хезмәткәр Татарстанга жибәрелә. Кызыксынсагыз, 8(843)231-71-52 телефоны белән шалтыратып, мәгълумат алырга мөмкин.
-
Әтиләр парады 04.02.2023

Бүген гимназиябездә “Әтиләр парады” шәһәркүләм ярышының мәктәп туры үткәрелде. Әлеге ярышта, әтиләре белән берлектә, 5-6 нчы сыйныф укучыларыннан торган 7 команда канашты. Ярыш 5 этапны үз эченә алды: сикергечтә сикерү, гер күтәрү, граната ату, аркан тартышу, 500 метрга йөгерү. Әлбәттә, физик чыныгуларсыз гына бу уенда катнашу мөмкин түгел. 1 нче урынны, 6а сыйныфыннан Гатиннар гаиләсе, 2 нче урынны Ихсановлар гаиләсе, 3 нче урынны Мәүлиевлар гаиләсе яулады. Афәрин, егетләр!
-
Ашагыз, кошкайларым 01.02.2023

Кыш көне кошларга азык табу авырлаша. Шуңа күрә безнең гимназия укучылары еш кына җимлекләр ясап, кошларга азык салалар. Бу эштә аеруча 1В (сыйныф җитәкчесе Харисова Э.И ), 7А( сыйныф җитәкчесе Шәйхаттарова С.Ө.), 8Г(сыйныф җитәкчесе Гильманова З.Х.) сыйныфы укучылары активлык күрсәтә. Афәрин,укучылар. Игелекле гамәлләрегез белән күпләргә үрнәк сез!
-
Хәл бу ки...Фатих Кәрим 01.02.2023

Гимназия укучылары Аяз Гыйләҗев исемендэге Чаллы татар дәүләт драма театрында ,,Хәл бу ки...Фатих Кәрим " спектаклен карадылар. Спектакльдән соң артистлар, укучылар белән очрашып, укучылар куңелендә туган сорауларга җавап бирделәр. Шагыйрь Ф.Кәримнең язмышы тамашачыны битараф калдырмады, укучылар спектакльне караудан туган тэәсирләре белән бик теләп уртаклаштылар: артистларның кече залда, ягъни тамашачы каршында, рольләрен ышандырырлык оста итеп уйнауларына соклануларын яшермәделәр. Әлеге спектакль берничә татар әдәбияты дәресен алыштыра, замана сулышын ача, сезгә дэ карарга тәкъдим итәбез.
-
Һөнәрле үлмәс 30.01.2023

Дөрес һөнәр сайлау, куйган максатыңа ирешү - киләчәк тормышыңны җайлау, дигән сүз. Гимназиябезгә еш кына 9 -- 11 укучылары өчен төрле һөнәри уку йортларыннан белгечләр килә. Бүген исә, 9 нчы сыйныфлар өчен, Кама техник- икътисад
көллиятеннән килделәр. Алар гимназия укучыларын үзләренә чакырып, чыгыш ясадылар, буклет тараттылар. Укучылар, үзләренә кирәкле һөнәрләрне сайларлар, тик әлегә аларның сынауларны уңышлы тапшырасылары бар.
-
125 грамм икмәк 28.01.2023

Ватан сугышы башлануга, СССРда зурлыгы буенча икенче урында торган Ленинград шәһәре камалышта кала. 23 немец очкычы Бадаевский складында сакланучы 3 мең тонна икмәкне бомбага тотып 1 сәгать эчендә юк итә. Яшәү өчен көрәш башлана. 1941 нче елның җәй – көз айларында икмәкнең көнлек нормасы 800 граммнан 200 граммга, соңрак 125 граммга кала. Уналты мең әни иртә таңнан җан башына 125 грамм икмәк өчен озын чиратларда тора. 872 көн буена барган ачлык, ялангачлык совет халкының рухын сындыра алмый. Ачлыктан кырылса да, фашистлар алдында тез чүкми, җиңү язының киләчәгенә ышанып яшәвен дәвам итә. Ә бу немец оккупаннтларының ачуын китерә. Ипи пешерү урыныда, кешегә дигән икмәкнең бер бөртегенә дә тимичә, ачлыктан үлгән икмәк пешерүче Даниил Иванович Кютиненның батырлыгы үзе генә дә ни тора! Үлгәннән соң Кютинен Д.И. Ленинград блокадасының хәтер китабына кертелә.
Блокада икмәгенең ни исе, ни тәме булмаган, дисәләр дә камалышта калучыларның хәтерләрендә ул иң тәмле икмәк булып саклана.
Мулланур Вахитов исемендәге гимназия укучылары әлеге дата уңаеннан сыйныф сәгатьләре үткәрделәр, Ленинград блокадасы корбаннарын 1 минутлык тынлык белән искә алдылар. “Икмәкне кадерләгез!” дигән стенд ясалды.
Буыннар алмашынса да, блокада корбаннарын истән чыгармасак иде. Хәзерге иркен, мул тормышыбыз өчен Бөек Ватан сугышы корбаннарына, гитлерчылар алдында тез чүкмәгән Ленинград блокадасы халкы алдында бурычлы булуыбызны аңласак иде!














