Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 816 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Солдатка хат 25.03.2022

Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы хәрби комиссары С.Н. Погодинның мәгълүмати хаты нигезендә “Солдатка хат” акциясе оештырылды. Акция нигезендә гимназиянең 200 дән артык укучысы җылы эчтәлекле хатлар язды. Әлеге хатлар өчпочмак формасында ясалып, тышына Россия Федерациясе солдатына” дип адресланды, хәрби комиссариатка илтеп тапшырылды.
-
Информация о профилях обучения в 10-х классах 24.03.2022

№ ОУ Количество
классов
Количество
учащихся
Профиль Профильные
предметы
2 2 25 Социально-экономический Математика, право, экономика 25 Естественно-научный Математика, химия, биология -
Тимур - татар малае 23.03.2022

Шәһәребездә “Татар малае - 2022“ титулына ия булу өчен көрәш дәвам итә. 15 нче март көнне 14 нче санлы балалар һәм яшүсмерләр иҗат йортында, 5-8 нче сыйныф укучылары арасыннан, сайлап алу турының икенче этабы булып узды. Бәйгегә шәһәрнең 13 мәктәбеннән җыелган укучы малайлар катнашты. Мулланур Вахитов исемендәге гимназия данын яклап 6б сыйныфы укучысы Мөслимов Тимур (сыйныф җитәкчесе Валеева Суфия Василовна) чыгыш ясады. Ул, конкурс таләпләренә туры килерлек итеп әзерләнгәнлектән, апрель аенда узачак финал ярышында катнашу хокукына ия булды. Тимурга үзенең командасы белән зур җиңүләр яулавын теләп калабыз.
Фотогалерея -
Кызык кызганнан кыза 22.03.2022

Шәһәребездә мәзәк, уен – көлке яратучылар өчен «Шаяннар һәм тапкырлар клубы” (ШТК) уеннары уздырыла. Аны 14нче санлы балалар һәм яшүсмерләр үзәге оештыра. Егерме беренче март көнне “Шатлык” Яшьләр үзәгендә ШТК ның өченче ярымфинал уены булып узды. Мулланур Вахитов исемендәге гимназия укучылары бу уенга зур дулкынлану белән әзерләнделәр.
Жюри составында шәһәребездә билгеле шәхесләр белән беррәттән мәгариф идарәсенән дә вәкил бар иде. Нотфуллина Мәликә җитәкчелегендәге “Замба” ШТК (“Замана балалары”) командасы бу уенда, башка көндәшләренә караганда, өстенрәк булып чыкты. Алар 1 нче дәрәҗә грамота белән бүләкләнделәр. Татар халкында: “Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә” дигән әйтем бар. “Замба” командасы узган ел ахырында Казан шәһәрендә булып узган “Әйдә, шаяРТ ТВ” фестивалендә катнашып, шактый шомарганнар. Шуңа күрә дә жюри әгъзалары уңай һәм кимчелекле якларны санаганда финалга тагын да ныклабрак әзерләнергә кирәклегенә басым ясады. Кызыклы уен дәвам итә. Финал уенында да “Замба”га уңышлар телибез.P.S. Сүз уңаеннан: “Замба” һәм “Демокрит- стелит” КВН командаларында уйнаучы егет-кызларга, әти-әниләренә гимназия администрациясе тарафыннан зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә!
-
Информация для участников межрегиональной научно-практической конференции имени М. Вахитова 19.03.2022

В связи с эпидемиологической ситуацией в стране II этап межрегиональной научно-практической конференции имени М. Вахитова пройдет в заочном режиме, то есть экспертная комиссия оценит исследовательские и проектные работы учащихся, прошедшие в I тур и выявит победителей конференции.
Итоги II тура межрегиональной научно-практической конференции имени М. Вахитова будут опубликованы на сайте МБОУ «Гимназия №2 имени М. Вахитова» не позднее 11 апреля 2022 года. Дипломы и сертификаты для участников конференции будут отправлены на личную электронную почту научного руководителя не позднее 30 апреля 2022 года. -
"ТатарQuest" уены 18.03.2022

Бүген квест дигән сүзне белмәгән бала аздыр.Аларның ялын кызыклы һәм мавыктыргыч итү максатыннан,бу чара еш кулланыла.Quest сүзе "эзләү" дип тәрҗемә ителә. 15 нче март көнне бер төркем 7г,8б,8в сыйныфы укучылары да "Заман" яшьләр үзәгенә "ТатарQuest" уенына юл тотты. Ишектән килеп керүгә үк ачык йөзле апа- абыйлар каршы алды.Алардан бөркелгән җылылык,серлелек безнең күңелләрне тагын да җилкендерде. КамАЗ, шәһәр төзелеше елларына кереп киткәнне сизми дә калдык.Уен 7 этаптан торды.Һәр этап кызыклы итеп оештырылган иде.Төрле станцияләрдә үзебезнең белемнәребезне сынадык. Ныклы әзерлек белән килгәнлектән, уен этапларын җиңел үттек.Квест уенында бик күп сорауларга җавап эзләдек.Менә алар: -шәһәр төзелеше тарихы; -Чаллы шәһәрен төзүгә зур өлеш керткән күренекле шәхесләр; -халкыбызның мәдәнияте,гореф- гадәтләре; -КамАЗ заводын төзергә килеп,шушында яшәп калган 70 милләт халкы дуслыгы; - күренекле язучыларыбыз,артистларыбыз һ.б.лар. Бу очрашу күңелләребездә якты эз калдырды.Күпме белем тупладык,сокландык,горурландык.Шәһәребезне төзегән һәр кешегә, әби- бабаларыбызга чиксез рәхмәтле булып кайтып киттек.Уен ахрында тапшырылган бүләкләр очрашу истәлеге булып калды.Өебезгә кайтып җиткәнче яз кояшы иркәләде.Күңелләрне якты уйлар,яшәү дәрте биләде.
8 в сыйныфы җитәкчесе: Фатихова Нәзлия Гаян кызы
-
Список участников отборочного этапа межрегиональной научно-практической конференции имени Мулланура Вахитова 13.03.2022

-
Язның беренче бәйрәме 08.03.2022

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне. Бу бәйрәм көнен билгеләп үтәргә Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укучылары алдан ук әзерләнде: котлау сүзләре белән стена газетасы чыгардылар, укытучы апаларга бүләк итәргә открыткалар ясадылар, бәйрәм концертын әзерләделәр.
Иртәдән җыр – моң яңгырагач, бәйрәм кәефе тагы да күтәрелә. Вәлеева Суфия Василовна җитәкләгән гимназия профкомы Укучылар Советы белән берлектә (Спикер – Нотфуллина Мәликә Руслановна, шәһәр укучылар советы депутаты – Рәхимов Әмир Динарович), укытучыларга изге теләкләр әйтеп, открыткалар, бүләкләр биреп каршы алдылар.
Көндезге 13.00 сәгатьтә гимназиядә хезмәт куючы апаларны котлап бәйрәм концерты күрсәтелде. Концерт башлануга сүз гимназия директоры Набиуллина Лиза Рихмановнага бирелде. Ул бәйрәм белән котлап коллективка изге теләкләрен җиткерде, юбилярларны Мактау хатлары белән бүләкләде.
Концертта Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зәйнуллина Әлфия Тәүфыйк кызы җитәкләгән “Әллүки” вокал ансамбле, Вәлиев Марат Минсабир улы җитәкләгән “Абау!”, “Мизаж” ансамбльләре чыгыш ясады. 11А сыйныфы укучысы Мөхәммәтшина Индира башкаруында “Бас, бас, әйдә бас!” дигән җырын бәйрәм кунаклары аеруча яратып кабул итте. Нәфис затларны котларга гимназиядә эшләүче ир-ат укытучылар шигъри юллардан гөлләмә әзерләгәннәр. “Эх, сез матур кызлар” дигән җырны башкарулары да гүзәл хатын –кызларның күңелләренә хуш килде.
4в сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе – Гыйниятуллина Илфира Сабировна) укытучы апаларга яратып әйтелгән шигырьләрне, шул ук класстан Кашапова Зилия Нәби Дәүлинең “Әни”дигән әсәреннән өзекне чын сәнгать осталарыдай матур итеп сөйләделәр.
Бәйрәм концерты зәвык белән әзерләнгән иде. Концертны нәфис сүз осталары - 10А сыйныфы укучысы Дәүләтшин Рөстәм, 10Б сыйныфы укучысы Евграфова Камилә алып барды.
-
Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел 25.02.2022

Быел Татарстаныбыз Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үтә. Шушы уңайдан Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә класс сәгатьләре үткәрелде. Тарих укытучысы Каюмов Ренат Габдрахман улы үткәргән дәресләр, укучылар эшләгән рефератлар аша әби – бабаларыбыздан килгән динебезнең ничек барлыкка килүе бәян ителде. Гимназия укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. Төрле конфиссияләр, дини агымнар, дингә карата төрле карашлар яшәгән вакытта укучыларга ислам дине турында дөрес мәгълүмат җиткерелде. "Ислам дине ул - кешелеклелек, аек акыл белән яшәү, әти- әниләргә ихтирамлы булу, туганнарга, дусларга, бер – береңә карата дустанә мөнәсәбәттә булу, шулай ук табигатькә, хайваннарга карата миһербанлы булу, һәрнәрсәгә сакчыл караш тәрбияләү, төрле дин, төрле милләт кешеләре белән аңлашып, дус булып яшәү, ягъни толерант булу”, - дип йомгак ясалды.
-
Хәрби–патриотик айлык уңаеннан... 21.02.2022

Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә хәрби – патриотик айлык кысаларында бик матур эчтәлекле чаралар узды.
15 нче февраль - халкыбызның Герой-шагыйре Муса Мостафа улы Җәлилевның туган көне. Бу көн уңаеннан Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә күп чаралар узды: шагыйрьнең буыннан – буынга онытылмаслык батырлыгы турында класс сәгатьләре үткәрелде; Муса Җәлилнең шигырьләрен укучылар көн дәвамында “Ачык микрофон”нан яңгыраттылар; югары класс укучылары Комсомол районы җирлегендә урнашкан Муса Җәлил монументына чәчәкләр салдылар; Әфганстаннан Совет солдатларын чыгаруга багышланган шәһәркүләм чара барышында безнең гимназия укучылары Мәңгелек ут янында постта тордылар һәм батырлар истәлегенә чәчәк салу тантанасында катнаштылар.
Әлеге айлык ГЭС бистәсендә урнашкан Мәңгелек ут янында урнашкан Пост № 1дә гимназия укучыларының Хәтер Вахтасы узуы белән дә үзенчәлекле булды. Постта гимназиянең 14 егете һәм 6 кызы патриотик бурычларын үтәү йөзеннән сакта торды. Алар 1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында гомерләрен биргән, исемнәре Траур стенасына алтын хәрефләр белән уелган 6809 якташыбыз алдында башларын иделәр; күп көч, бик күп югалтулар бәрабәренә яулап алынган җиңү көненең асылын аңладылар; Ватанга тугрылыклы булу белән бергә, дисциплинага өйрәнделәр; Калашников автоматын сүтеп – җыю серенә төшенделәр.
Гимназиянең 10 сыйныф укучылары Пост №1дә Хәтер вахта узучы сыйныфташларына теләктәшлек белдереп, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
Гимназиядә хәрби – патриотик эчтәлектәге җырларны хор белән башкару осталыгы бәйгесе узды. Жюрида Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зәйнуллина Әлфия Тәүфиковна бәя куйды. Укучылар бик матур чыгыш ясадылар; истәлекле дипломнар белән бүләкләнделәр. Бәйгедә 4А һәм 3В сыйныфлары 1 нче урынга лаек булды.
Әлеге айлык кысаларында башкарылган эшләр укучыларда туган илгә мәхәббәт хисләрен тәрбияләү өчен мохит тудырды, чөнки барлык чаралар да зәвыклы итеп, ихлас күңелдән оештырылды. Хәрби – патриотик айлык 28 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Янып калсын исемең маяк булып
Үзеңнән соң килгән буынга.














