ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
Телефон: | +7(855)-563-90-17 |
E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru, stoy.mus@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
Руководитель: | Хабибуллин Ильшат Рафисович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 76 |
У нас учат: | 20 учителей и 10 воспитателей, 1 педагог-психолог |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
18.11.2021
Бүген ZOOM платформасы аша, Мәскәү өлкәсе мәгариф министрлыгы, Мәскәү дәүләт университетының психология факультеты белән берлектә III Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференция булып узды. Әлеге конференциядә үзенчәлекле балалар үсеше, өстәмә белем бирү, мәгариф өлкәсендәге яңалыклар турында бәян ителде.
-
18.11.2021
В рамках социальной программы по профилактике безнадзорности и правонарушений несовершеннолетних "На пороге жизни" в ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат для детей с ОВЗ" специалистом по работе с семьёй было проведено групповое занятие с несовершеннолетними на тему: "Скажем " Нет! вредным привычкам "
-
18.11.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы,"Мөслим кызы.""Мөслим егете". проекты кысаларында укучылар белән "Күп укысаң, күп белерсең- татар халык әкиятләре белән танышу" темасына тәрбия сәгате үткәрелде.
-
18.11.2021
Өлкән сыйныф укучыларының нинди дә булса эшчәнлек төренә яки мәктәп фәненә карата кызыксынуыннан булачак һөнәр сайлау тора. Укучыларга булачак олы тормышта нинди эшчәнлек алып баруын яхшырак аңларга ярдәм итү өчен, 9 нчы сыйныфта психолог балалар белән "Профиль"(укучыларның мәнфәгатьләре картасы") методикасын үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән инструкцияне үтәделәр һәм сораулар бирделәр.
-
«Тормышка хокук»
17.11.2021
Хокукый белемнәр һәм хокук бозуларны профилактикалау айлыгы кысаларында 5-9 сыйныфларда «Тормышка хокук»дигән сыйныф сәгатьләре узды.
Сыйныф сәгате барышында балалар «Кеше хокуклары», «Бала хокуклары», «Нәрсә ул закон» төшенчәләре буенча белемнәрен гомумиләштерделәр, шулай ук кеше хокуклары декларациясенең, административ һәм Җинаять кодексының кайбер маддәләренең эчтәлеге белән таныштылар. Сыйныф сәгатьләре барышында укучылар дискуссиядә актив катнаштылар, үз фикерләрен белдерделәр, балигъ булмаган балаларның хокукка каршы гамәлләр кылган төрле ситуацияләрне анализладылар.
Сыйныф сәгатьләре ахырында балалар «Рөхсәт ителә - тыела " уенында актив катнаштылар һәм «Бәла булмасын өчен" белешмәлеге алдылар. -
16.11.2021
Хокук бозуны кисәтү айлыгы кысаларында мәктәптә төрле чаралар үткәрелүен дәвам итә. Балалар, педагоглар арасында «Суд бара»дигән хокукый уен бик күп уңай фикерләр алды. Төп геройлар- балалар үзләре иде. Үзешчән артистлар әкият персонажлары үрнәгендә урлашу кебек хокук бозу очракларының нәтиҗәләрен ачык һәм матур итеп күрсәтте.
-
16.11.2021
Хокук бозуны кисәтү айлыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары психолог белән берлектә мультфильмнар карадылар һәм төрле хокук бозуларның нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
-
16.11.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы,"Мөслим кызы, Мөслим егете" муниципаль проекты кысаларында Тубән Табын интернат мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының күренекле артисты ,якташыбыз Зөфәр абый Харисовның абыйсы Җәүдәт абыйда кунакта булдылар. Җәүдәт абый балаларга Зөфәр абыйның бала-чагы турында сөйләде, истәлекле гаилә фотоларын күрсәтте. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Әнгәмә бик тә кызыклы булды.
-
16.11.2021
16 нчы ноябрь көнне безнең мәктәпкә Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 123 нче янгынга каршы ПС 4 15 ПСО ФПС ГПС ГУ бүлек командиры-Мирхазиянов Рамиль Х. килде. Ул 1-9 сыйныф укучылары арасында Тормыш иминлеге һәм янгын куркынычсызлыгы нигезләре буенча ачык дәрес үткәрде. Янгын сагы хезмәткәре балаларга янгын һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмау өчен нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге һәм янгын һәм гадәттән тыш хәлләр очрагында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балаларга шулай ук ашыгыч хезмәтләрне чакыру телефон номерларын да искә төшерелде. Һәм, әлбәттә инде, янгын сүндерүченең героик һөнәре, аларның авыр хезмәт көннәре турында сөйләнелде. Тик бу очрашу сөйләү белән генә тәмамланмады: малайлар һәм кызларга хәрби кием-салым һәм янгын сүндерүченең кирәк-яракларын карау гына түгел, үзләрен чын янгын сүндерүче итеп тою да насыйп булды. Әңгәмә барышында укучыларның барлык сорауларына да тулы җаваплар бирелде. Балалар рәхмәт әйттеләр.
-
15.11.2021
Кече мәктәп яшендәге балаларны адаптацияләүнең мультикомпонентлы "Кораб" программасын тормышка ашыру максатында, 10-12 ноябрьдә психолог Гильфанова Г. Г. һәм Әхмәтова Г. В. "Кораб" кече мәктәп яшендәге балаларны адаптацияләүнең мультикомпонентлы программасын интеграцияләү " дигән семинар-практикумда катнаштылар.